В Казани намечена акция в поддержку татарского языка
Очередная акция “Мин татарча сөйләшәм!” (”Я говорю по-татарски!”) должна пройти в Казани с 24 по 26 апреля. Организаторами стали сразу несколько татарских национальных организаций, а также Министерство образования и науки РТ и казанский горисполком.
Мероприятие в столице Татарстана проводится уже пятый раз. Традиционно организаторами выступают исполком Всемирного конгресса татар, Всемирный форум татарской молодежи и молодежное движение “Узебез” (”Мы сами”). Как сообщало ИА REGNUM Новости, именно движение “Узебез” год назад выступило инициатором сбора подписей за придание татарскому языку статуса второго государственного в России, однако заявленное количество подписей - 100 тысяч для превращения общественной инициативы в законодательную так и не было собрано.
В рамках нынешних мероприятий в Казани должны пройти квест “Татар-дозор”, а также концерт татарской музыки новой волны, конкурсы, раздача словарей, значков и футболок с логотипом акции. Как заявил ИА REGNUM Новости председатель Всемирного форума татарской молодежи и координатор движения “Узебез” Руслан Айсин, основными целями “Мин татарча сөйләшәм!” является “поддержка реального функционирования татарского языка в городе, расширение границы его использования, способствование формированию городской татарской субкультуры”.
По мнению Айсина, народ имеет шансы на сохранение и развитие только в том случае, если сможет сформировать конкурентоспособную городскую культуру. Поэтому сейчас как никогда остро встает вопрос “пропаганды активного использования татарского языка в городских условиях”.
Омскида «Мин татарча сөйләшәм» чарасы үтте
27.04.2010
Мәгълүм ки, бүгенге көндә Халыкара туган тел көне дөнья күләмендә 21 февральдә бәйрәм ителә. Әмма татарлар өчен туган тел бәйрәме – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә.
Апрель аенда күп төбәкләрдә Тукайга багышлап чаралар оештырыла, 15 апрельдә искә алу чаралары үткәрелә, 26 апрельдә шигърият бәйрәме дә оештыралар, шушы көнне хәзер күп төбәкләрдә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дә үтә.
Омскида Тукайның туган көненә багышланган шигърият бәйрәмен Дуслык йортында “Өмет” студиясендә шөгыльләнүче балалар өчен шәһәр милли-мәдәни мохтарияте якшәмбе көнне оештырды. Балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Шүрәле” әкиятенең эчтәлеген аңлатып, берникадәр өлешен татарчадан русчага тәрҗемә иттеләр, «Кәҗә белән сарык» әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар, соңыннан бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.
Шул ук көне, ягъни 25 апрельдә, шәһәр мохтарияте каршында эшләүче «Ялкын» яшьләр оешмасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясен үткәрде. Омски татар яшьләре мондый чараны инде өченче мәртәбә оештыралар.
Моңа кадәр аны үткәрү өчен урын Иртеш елгасы буенда – «Яшел утрау» спорт-ял берләшмәсе биләмәсендә бирелә иде. Бу юлы туган тел бәйрәмен шәһәрнең Музыкаль театры каршындагы мәйданында үткәрергә рөхсәт алынды.
«Яшел утрау»да да начар түгел иде, шулай да монда яхшырак, шәһәрнең нәкъ үзәгендә, халыкка килергә бик тә уңай, ди «Ялкын» яшьләр оешмасы җитәкчесе Шамил Аллагулов.
Бәйрәм кичке сәгать дүрттән башланып ике сәгать буена дәвам итте. Анда рәсми даирәләрдән шәһәр һәм өлкә хакимиятләре вәкилләре булды. Башта котлау сүзе белән өлкә мәдәният министрлыгының милли һәм дини оешмалар белән эшләүче бүлеге баш белгече Нурбол Әлҗанов чыкты.
Оештыручыларга рәхмәт, бу чара аркылы алар тагы бер мәртәбә туган телне саклау проблемына игътибар юнәлтәләр. Әлбәттә, туган телне саклау буенча җаваплылык беренче чиратта шул телдә сөйләшүчеләр өстенә төшә. Гаиләдә сөйләшү, уку йортларында эш алып бару. Бу чараның әһәмияте бәя биреп бетергесез, диде Нурбол әфәнде.
Бәйрәм программасын Айрат Әхкамов белән Зилә Гарифова алып барды. Омскиның нәкъ үзәк өлешендә, бәйрәм барган мәйданда ике сәгать буена татар моңнары яңгырады.
Туган тел бәйрәме программасы төрле уеннар, биремнәр, бәйгеләр, викториналар җыр-бию белән үрелеп барды. Яшьләр уеннарда шактый актив катнаштылар.
Бәйгеләрнең берсендә, җырның һәм җырчының исемен танып әйтүдә беренче урынга чыккан яшьләргә мин берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем. Алар Денис белән Әлфия, медицина көллиятендә укыйлар, шунда танышканнар да. “Татарча сөйләшәбез, телебезне, җырларыбызны яратабыз, интернеттан да тыңлыйбыз”, ди яшьләр.
Соңрак Денис шигырь язу бәйгесендә алга чыкты һәм чигүле түбәтәй белән бүләкләнде.
Ә менә татарча яттан шигырь сөйләү бәйгесенә яшьләрдән чыгучы булмады. Шуңа күрә ахры, «Умырзая» җырчысы Фәгилә Чумарова Муса Җәлил шигырен укыды, аннан соң ул җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп бераз нотык та тотты.
“Без, өлкәнрәкләр, берникадәр дәрәҗәдә телебезне беләбез, ә яшьләрнең шигырь түгел, сөйләшә дә белмәүләре, йөрәкне әрнетә, шуңа күрә без инде өченче ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәрәбез, шуның белән яшьләрдә бераз булса да туган телләренә карата кызыксыну уятырбыз дип уйлыйбыз”, диде Фагыйлә ханым дулкынланып.
Яраткан кешесенә назлы сүзләр әйтү биременә чыгучылар булды, яшьләр көлешә-көлешә, бик күп булмаса да, “алтыным, бәхетем, кечкентәем, шатлыгым” кебек матур сүзләр таба алдылар.
Бәйрәм барышында, уеннарда катнашмыйча гына кызыксынып күзәтеп утырган яшьләргә мин берничә сорау юлладым. Аларның берсе татар кызы, калганнары казах милләтеннән булып чыкты.
Татар кызы Гөлнара бәйрәмгә махсус килгән, телне начар беләм, өйдә сөйләшүче юк, татар теле матур тел, рус арасында яшәгәч, үз телеңне ишетәсе килә, мин аны өйрәнәм, ди.
Бу чараны оештыручыларының берсе, алып баручысы да, биючесе дә булган Омски Дәүләт педагогия университеты талибе Айрат Әхкамов: “Бөтенрусия акциясенең безнең шәһәрдә дә үткәрелүе бик мөһим, бүгенге бәйрәм яхшы үтте, яшьләр күп булды, актив катнаштылар. Мондый чараларны елга бер түгел, 2-3 тапкыр оештырырга кирәк, алда безнең планнар – көзгә чәкчәк бәйрәме үткәрү”, ди.
Оештыручылар ахырда халыкка рус-татар сүзлекләре тараттылар һәм әлбәттә уеннарда актив катнашучылар бүләксез калмадылар.
“Азатлык” радиосы
“Мин татарча сөйләшәм”
Шул ук вакытта студентлар менә бишенче ел инде “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә бара.
Бу идеянең авторы, “Үзебез” хәрәкәтенең координаторы Илшат Сәетов болай дип сөйләде: “Без татар теленең колхозда гына түгел, ә шәһәр яшьләре дә сөйләшә торган тел булуын күрсәтергә теләгән идек. Кеше туган теленнән башка тагын бер телсә, горурлана. Ә татар яшьләре арасында бер гадәт бар: алар татар теленнән хурланалар иде.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең билгесе
Безнең максат шушы хурлану хисен горурлануга әйләндерү иде. Моның өчен яңа заманча технологияләр кулланабыз. Чөнки, мәсәлән, 26 апрельдә Тукай һәйкәле янына җыелып шигырь сөйлиләр иде. Әле дә сөйлиләр. Анда, гадәттә, илле кеше җыела. Без анда яшьләрнең бармаячагын белә идек.
Шуңа күрә кызыклырак чара ясарга уйладык. Беренче тапкыр оештырганда вакыт аз калган иде, ике-өч атна эчендә әзерләдек. Шул көнне татар яшьләренең күп икәнлеге, аларның татарча сөйләшүе, кызыксынуы, алдынгы карашлы булуы аңлашылды.
Шул көннән соң бу акцияне тагын да киңәйтергә тырышабыз. Ул мәктәпләрдә уздырыла башлады, башка төбәкләргә күчте, эшкуарлык, дәүләт өлкәләренә керде”, диде Илшат Сәетов.
Акцияне беренче тапкыр “Үзебез” яңа буын хәрәкәте, яшь татар галимнәре оештырган иде, хәзер аңа Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты да кушылган.
Бу акциянең идеясен мари, чуваш, урыс яшьләре дә хуплаган һәм хәзер алар да “Мин марича сөйләшәм”, “Мин чувашча сөйләшәм” дигән акцияләр оештыралар.
Быел “Мин татарча сөйләшәм” акциясе 24 апрельдә “Татар-дозор” квесты белән башланып китә. Анда да шәһәр урамнары буйлап татарча сөйләшеп, шигырь укып йөрү кебек биремнәр каралган. 26нчы апрельдә көндезге өчтә Бауманда яңа дулкын татар төркемнәре һәм башкаручылар чыгыш ясый.
Тукай туган көндә быел да гадәткә кергән зур чаралар оештырыла. Әдәбият-сәнгать әһелләре шигырьне яраткан һәркем килер дип көтә. Яшьләр хәрәкәте татар яшьләренең күп булуына ышана. Шулай да миллионлы Казан, ике миллион татар яшәгән Татарстанда быел шигъри митингка күпме кеше килер? Татар шигърияте һәм татар теленең тантана итүен күрергә килүчеләр Тукай һәйкәлен сайлармы, Бауманда үтә торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә кушылырмы? Татар җәмәгатьчелеген кайсы күбрәк җәлеп итәр?
Утром Президент РТ Рустам Минниханов, Председатель Госсовета РТ Фарид Мухаметшин, заместитель премьер-министра Республики Татарстан - министр культуры РТ Зиля Валеева, мэр Казани Ильсур Метшин, лауреаты премии Габдуллы Тукая предыдущих лет, писатели и поэты возложили цветы к памятнику поэту в сквере Тукая.
В час дня у памятника Тукаю на площадке у театра оперы и балета имени М.Джалиля начался праздник поэзии. По традиции здесь вручили Госпремии РТ имени Габдуллы Тукая – в этом году в порядке исключения решили присудить пять премий. Представители молодого поколения отметили день рождения Тукая по-своему: в три часа дня на Баумана началась акция «Мин татарча сойлэшэм». Здесь прошел концерт татарской альтернативной музыки. Активисты молодежного движения «Узебез» («Мы сами») раздавали значки «Мин татарча сойлэшэм» («Я говорю по-татарски») владеющим языком и мини-словари тем, кто татарский пока не знает.
Вечером в Татарском академическом театре оперы и балета имени М.Джалиля прошел гала-концерт Международного телевизионного конкурса молодых исполнителей «Татар моны».
А в малом зале Камаловского театра состоялся хореографический спектакль «Бие, бие, Хэйбулла». Альтернативную постановку подготовил Нурбек Батулла.
“Азатлык” радиосы
26 апрельдә Казан татарныкы
21.04.2010
Шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда иртәдән алып кичкә кадәр татар чаралары үтә. 24 апрельдә “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Мин татарча сөйләшәм” акцияләре кысаларында “Татар-дозор” уены да үткәрә.
26 апрельдә опера һәм балет театры янында Шигырь бәйрәме, Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе, Камал театрында биюче Нурбәк Батулланың “Бие, бие, Хәйбулла” спектакле, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында халыкара “Татар моңы” фестиваленең гала-концерты уза.
“Татар-дозор”
Гадәтләнгән уен-маҗарадан аермалы буларак “Татар-дозор” тулысынча татар телендә барачак. Туган телгә, Казанның татарларга кагылышлы истәлекле урыннарына багышлана. Уенда катнашучыларга шәһәрдә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтер өчен көч һәм креатив фикерләүне эшкә җигәргә туры киләчәк.
“Татар-дозор”да катнашыр өчен мәктәп, гимназия, югары, урта уку йортлары студентлары, иҗади коллективлар, маҗара һәм татар телен яратучылар һәм башкалар командаларга туплана ала. Такымда биштән азрак, 10нан артык кеше булмаска тиеш. Команданың үз видеокамерасы, фотоаппараты булу шарт.
“Татар-дозар” уенында катнашучылар шәһәр буенча “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән футболкалардан йөриячәк. Җиңүчеләрне билгеләгәндә төп критерийларның берсе – ул биремнәрне тиз түгел, ә төгәл, сыйфатлы башкару. Иң акыллыларга кыйммәтле бүләкләр дә әзерләнгән.
“Татар-дозор” 24 апрельдә 12.00 сәгатьтә башлана. Уенда катнашучылар Бауман һәм Университет урамнары киселешендә җыела. “Татар-дозор” уенында җиңүчеләрне 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе вакытында билгелиячәкләр, ди “Үзебез” хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова.
Тукай көне Шигырь бәйрәме белән башлана
Шигырь бәйрәме опера һәм балет театры янында 12.30да башлана. Тантанада республика җитәкчеләре катнашлыгында Тукай исемендәге дәүләт бүләге тапшырылачак. Шигырь бәйрәмендә шагыйрьләр шигырь сөйләячәк, театр янында җыр-моң яңгырап торачак.
Бауманда “Мин татарча сөйләшәм”
Шигырь бәйрәменнән соң сәгать өчтә Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе башланып китә. Аны “Үзебез” яңа буын хәрәкәте үткәрә.
“Татарлар! Казан безнең шәһәр һәм без монда хуҗа икәнебезне бар кешегә күрсәтер вакыт җитте. Казанга кем килмәсен, бар кеше сүгенә-сүгенә: “шушымы инде татар башкаласы”, ди. Күпме түзәргә була, маңкортлар атакуют!”, дип язылган интернетта таратылган чакыру кәгазендә.
26 апрельдә Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм!” дип язылган футболкалар кигән, түштамгалар таккан егетләр һәм кызлар халыкны татарча сөйләштерәчәк. Татар телен белүчеләргә махсус түштамгалар, ә белмәүчелөргө сүзлекләр таратылачак. Һәр елдагыча татар альтернатив музыкасы концерты оештырылачак.
“Бие, бие, Хәйбулла!”
Башка елларда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе тәмамлангач, Камал театры янында Тукай бүләге ияләре, иҗат коллективлары катнашлыгында концерт оештырыла иде. Әмма быел бу чара үткәрелми.
Шулай да кичке алтыда Камал театрының кече залында Нурбәк Батулла “Бие, бие, Хәйбулла!” дигән бию тамашасы әзерли.
Татар моңы” килә!
26 апрель көнне кичке сәгать алтыда опера һәм балет театрында халыкара “Татар моңы” фестиваленең гала-концерты башлана. Анда Русия төбәкләреннән, чит илләрдән татар яшьләре катнаша. Оештыручылар сүзләренчә, кунаклардан башка гына да концертта 121 кеше чыгыш ясаячак.
фото отчет с сайта www.inkazan.ru
Leave a Reply