Мәскәүдә дә «Үзебез»!
«Үзебез» яшьләр хәрәкәте һәм Казанның «Шәрык клубы» активистлары Мәскәүдә «Мин татарча сөйләшәм» акциясен узыдырып, татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булуны яклап имзалар җыйды.
Татар мәдәни үзәгендә узган ул чарада Казаннан килгән яшьләр белән дә сөйләшү мөмкинлеге булды. «Мин татарча сөйләшәм» сүзләре язылган футболкалар кигән ике кыз – Рания Садыйкова белән Гөлнара Мөхәмәтшина үзләренең Мәскәү миссиясен аңлаттылар:
«Без бу имзаларны Казанда җыя башлаган идек. Хәзер инде Мәскәүгә дә килеп җиттек. Кемгә генә мөрәҗәгатъ итсәк тә, барысы да кул куя. Ләкин бу акциянең тормышка ашуына ышанып җитмиләр. Без барлык имзаларны да Бөтендөнья татар конгрессына тапшырачакбыз. Аннан соң ул имзаларны Дәүләт Думасына тапшырачаклар», диде алар.
Кызлар шулай ук Мәскәүдә, Мәдәни үзәк каршында «Шәрык» клубының бүлекчәсен ачу турында да хәбәр иттеләр.
Ә менә Александр Долгов «Шәрык» клубының эш юнәлеше турында гына түгел, милләт белән халык дигән төшенчәләр арасындагы аерманы да аңлатырга тырышты.
«Бер милләткә күп төрле халык керергә мөмкин. Әйтик, керәшен, мишәрләр, типтәрләр дә бар. Ләкин без бер халык - татар халкы. Без «Шәрык» клубының эшен башкачарак алып барырга уйлыйбыз. Узган гасыр башында ул җәдитчелеккә юл тотып, рус мәдәниятенә кереп китсә, хәзер инде без аннан чыгу юлларын эзлибез. Үзебезчә, татарчага юнәлтәбез эшне, дөресен әйткәндә, кадимилеккә кайтырга уйлыйбыз», диде.
Шулай итеп, 21 гасыр яшьләре узган гасыр башында барлыкка килеп, җәдитчелекне алга сөргән «Шәрык» клубына үзгәрешләр кертәләр. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирер өчен «Шәрык» клубы кадими клуб булырга тиеш, ди алар.










апреля 29, 2009 at 14:09
Рамай Юлдаш 29.04.2009 13:53:13
Ул ГАМИЛ-МАМИЛ-МАЙМЫЛ !Бер яктан эш башкара ,икенче яктан ызгыш чыгара,суз йортэ,имеш-мимеш ,гэйбэт ин оста чыгаручы,хэм арттан пычак Кадаучы! .Ана бит СЕНСаЦИЯ -Кирек бит!Кешелэрен хэм оешмаларнын Тормышы ,гомере бер минутлык ГАМИЛНЕН СЕНЦасиясе очен генэ кирек !”Безнен гэжит”тэ язып чыкты 2 ел элек “Менэ моселманнарны утырталар ,Ник Тэнгречелэрне Утыртмыйлар дип ???!” то есть-Мине ,Дамир Шайхетдинне,Рафаэл Безертиновны,Зиннур Аглиуллинны хэм башкаларны утыртырга кирек икен!Гамил потом безге Сенцасия ясый хэм Акча ала узенен мэкэльреренэ !Менэ бу Настоящий Провакатор!!!Тагын безне утырткач Гамил абзагыз Тормэгэ передачалар жибэрэр инде-моннан да Сенцасия ясап !!
апреля 29, 2009 at 21:07
Менэ сезге жавап Гамил-Маймылны соючелэргэ!:Эйдэгэз;уз исемегез белэн языгыз !жыен куркак куян !ГАМИЛ-МАЙМЫЛЧЫЛАР куп шул !Татар доньясында !ИкеЙозле ,татар куштаннары ,провокаторлары ,эйе сез куп шул ставкада утыручылар ,подработка дыр сезгэ ,акчагыз эш урыныгызда аз аласыздыр,баларарыгызны,хатыннырагызны ул ,кешелэрне,миллэтне саткан акчага туенырасызмы !!!Шул!Мескеннэр !Сезне Тамырларыгыз белэн Йолкып ,КИЕЗГЕ тореп бащыгызны сындырырга кирек ,каныгызны агызмыйча !Борынгы безнен кануннар буенча !Мондый тявкующий ,кишер чейнеуче правакатор ,шымчы ,кабэхэт жаннарны!!!татарны сатучы,таркатучы,Шовинистларга ,ФСБ га хэзмэт итуче !
мая 1, 2009 at 7:48
Афарин!!! Бик кирэк эш!!!
мая 1, 2009 at 8:44
Kïzganïç! Bez dä Mäskäüdä imzalarïbïznï kujar idek. Sezne uzegezne kajdan tabarga bula?
Bik katï sorïm - bezne kräşennär belän bulgamagïz. Alar bezgä kärdäş bulalmilar…
мая 3, 2009 at 20:46
имза жыю очен бланк бу сылтама аша алырга була:
http://uzebez.org/2009-04-02/startuet-novaya-akciya-tatarskij-yazyk-yazyk-mira-i-materi
тулган бланкларны почта аша жибэрегез, адресы остэге сылтамадагы мэкалэдэ курсэтелгэн
мая 8, 2009 at 20:15
Комментарийлар белән мәкалә арасында бернинди дә бәйләнеш юк кебек. Татар канын эчүчеләр кемнәр соң ул? Әллә бу мәскәүлеләргә кагылмыймы?
мая 16, 2009 at 19:43
http://www.tugan-tel.com - tatarça uku!