Home » масс-медиа

Татар теле өчен кампания көчәя бара

21 апреля 2009 6 views 2 Comments

Имзаларны санаганда оештыручылар рәсми кәгазь бланкларга өстенлек бирергә җыена, әмма интернеттагы тавышларны да игътибарсыз калдырмаячак. Бу көннәрдә активистлар Казан урамнарында рәсми кәгазьләр тутыртып имзалар җыя. Шулай ук, төрле кешеләр Бөтендөнья татар яшьләр форумы бюросына килеп шушы кәгазьләрне өйдә, эш урынында тутырырга алып китәләр, ди “Үзебез” хәрәкәте координаторы һәм форум бюросы җитәкчесе Руслан Айсин.

Татарстаннан читтә эшләүче татар оешмалары да үз төбәкләрендә имзалар җыя. Аннан соң алар бу кәгазьләрне почта аша Казанга, “Үзебез” хәрәкәтенә яки Бөтендөнья татар яшьләр форумы бюросына җибәрергә тиеш була.

Шул арада икенче дәүләт теле кампаниясе интернетта җәелә бара.

Facebook челтәрендә төркем оештырылды, татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү идеясы социаль челтәрләр аша бөтен дөньяга  таратыла башлады. 48 сәгать эчендә бу төркемгә 100 кеше килеп кушылды.

Belem.ru сәхифәсендә әлегә 300-гә якын тавыш җыелган, шулай ук uzebez.org сайтында да тавыш бирү бара.

Аларда шушы чараның рәсми бланкын да бастырып алып була, исем, фамилияләрне язып рәсми тавыш бирергә мөмкинлек бар.

Tatclub.net сайтында да фикер белдерү башланган.

Azatliq.org сәхифәсендәге сораштыруда да ике көн эчендә 100-дән артык кеше тавыш биргән.
Руслан Айсинның әйтүенә караганда, бу интернеттагы тавышлар акциягә нәтиҗә ясалганда игътибарга алыначак. Шушы интернеттагы тавыш бирү нәтиҗәләре Русия Думасына җибәрелергә тиешле аналитик кәгазьләргә керәчәк, ди ул.

Бу мәгълүматлар татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусын бирү турында кануный инициатива белән чыгарга нигез бирәчәк, дип аңлатты Айсин.

Барлыгы бу кампания барышында 100 мең имза җыярга исәплибез, ди “Үзебез” хәрәкәте координаторы. Әлегә 6-7 мең кәгазь бланк җыелган. Шулай ук Русия төбәкләрендә татар яшьләр оешмаларыннан рәсми кәгазьләр килә башлады, ди ул.

Оештыручылар бу акциягә 2009 ел ахырында йомгак ясарга уйлый, әмма соңыннан да аны дәвам иттерергә план кора.

 ”Азатлык” радиосы

Русиядә татар теле рәсми тел булырмы?

Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү өчен Казанда имзалар җыю дәвам итә. Яшьләр форумы ниятләгән 100 мең тавыш әлегә җыелмаса да, бу чара Русиядә ыгы-зыгы китереп чыгарды.

Бүген барлыгы 7 мең тирәсе имза җыелган. Татар яшьләре форумы җитәкчесе Руслан Айсин әйтүенчә, алар барлыгы 100000 тирәсе имза тупларга өметләнә. Әлеге эшкә Русия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмалары да кушылган.

“Мәскәү өлкәсе, Башкортстанда, Ульянда, Самарада, Себердә бик актив эш алып баралар”, ди Айсин.

Мәскәүгә татар телен икенче дәүләт теле итү турында имзалар җибәрелмәгән килеш, Русия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска “татар яшьләрен язгы чир белән авырый” дип бәяләде инде.

Слискага хат язганнар

Руслан Айсин Татар Яшьләре форумы исеменнән Любовь Слискага ачык хат язган.

“Бездә гомумән чир юк, чөнки татар теле өчен гомер-гомергә көрәш алып барганнар. Халкыбызның хокукларын яклау – чын татарның бурычы. Безнең өчен ул гадәти әйбер. Күрәсең, Мәскәү түрәләре өчен ул йә мәзәк, йә чир булып тоела”, ди Руслан Айсин.

Безнең карашыбызча, язгы котыру Дәүләт Думасының үзенә хас. Дума эшчәнлегендә “котырынулар”, шовинистик фикерләүләр һәрдаим булып торды. Канун нигезендә латин графикасын тыйгач, Дәүләт Думасында күп миллионлы татар халкын сатлыкҗанлыкта гаепләдегез, диелә Слискага юлланган хатта.

“Мәгарифтә милли-төбәк компонентын бетерү, Бердәм дәүләт имтиханын да урыс телендә генә тапшыру үзе ни тора. Бу мәсьәләләрдә депутатларның үзләренең сәламәтлекләрен тикшерергә кирәк. Безнең депутатлар чынбарлыктан ерак тора. Алар илдә ниләр барганын күрми”, ди Айсин.

Аның сүзләренчә, Слисканың украиннар белән беларусларның татарлардан күбрәк дип әйтүе илдәге тормышны белмәвен күрсәтә.

“Рәсми мәгълүматларга караганда, украиннар 2 млн, ә беларуслар 800 мең. Димәк, Дәүләт Думасының җитәкчелеге хәбәрдар түгел икән, бу бөтен сәяси даирәнең дәрәҗәсен күрсәтә. Аннан соң татар телен икенче дәүләт теле итү Яшьләр форумының, Айсинның гына теләге түгел. Бу бөтен татар яшьләренең мәнфәгатьләрен яклау. Шуңа күрә дәүләт аны хәл итәргә тиеш”, диде ул.
Чечняда татар теле дәүләт теле булырмы?

Татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итәргә омтылу җитәкче даирәләрдә дә, пәрәвез сәхифәләрдә дә бәхәсләр китереп чыгарды. Хәзер “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең чираттагы чарасы турында Мәскәү матбугаты да шаулый башлады. Әмма Казанда чыга торган татарча газетларның күпчелеге бу турыда артык язмый да, сөйләми дә.

“Русский обозреватель” язуынча, Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Аркадий Баскаев, илдә 80% урыс халкы яшәгәндә, татар теле дәүләт теле була алмый. Әгәр дә татар теле дәүләт теле була калса, Русиядә яшәүче башка халыклар да үзләренең телләрен өченче, дүртенче тел итәргә хокуклы, дип белдергән.

Әлеге язмада, алай гына да түгел, татар җәмәгатьчелегенең һәм милләтче татар яшьләренең теләкләрен дәүләт бәйсезлегенә куркыныч тудыру, дип бәяләргә кирәк диелә.

“Русиягә ике тел кирәкме” исемле шул ук язмага фикер язып калдыручылар арасында илнең Конституция төзелешен үзгәртергә теләгән өчен татар яшьләрен  хөкем итәргә кирәк. Татар теле икенче дәүләт теле булса, Русиянең таркалуы тизләнәчәк бит, дип әйтүчеләр дә бар.

Ә менә украиннар исә хәтта урысларны бетүгә юл тотулары белән тәбрикли дә башлаган.

Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү хыялын күпләр бөтен ил буйлап татар теле урнашыр дип аңлаучылар да бар. Мәсәлән, Чечняда, Ерак Көнчыгышта.

“Русия татарлар һәм төрки халыклар күпләп яшәүче төбәкләрдә, сан буенча икенче урында яки зур диаспора булган җирләрдә татар теле икенче дәүләт булсын, дип әйттек. Мәсәлән, Идел-Уралда, Себердә татарлар бик күпләп яши. Дәүләт Думасы канун кабул итсә, төбәкләрнең хөкүмәтләре әлеге эшне тормышка ашырырга тиеш була, ди Айсин.
Казан халкы татар теленең дәүләт теле булуына ризамы?

Көн саен диярлек Казанның Бауман урамында татар телен дәүләт теле итәр өчен имзалар җыю оештырыла. Имза җыючы Казан Дәүләт Университеты студенты Ләйсән Рәхимова сүзләренчә, өлкән яшьтәге урыслар әлеге эшкә каршылык белдерә икән.

“Урыс хатыннары безнең янга килеп, урыс балаларының татар телен өйрәнергә теләмәүләрен белдерә. Аларның фикерләре үзләрендә генә калсын иде. Бер хатын “сез башта татар телен кызыклы итеп укыта белегез! Урыс балаларының 10 сыйныфтан соң татар телен өйрәнәселәре килми. Югары уку йортларында татар теле мәҗбүри укытыла. Балаларның татар теле дәресләренә барасы килмәүләрен әйтә, ди Ләйсән Рәхимова.

Бауман урамында кул куючыларның күпчелеге татар теленең дәүләт теле булачагына ышанып бетми.

“Кул куюның мәгънәсен аңлап бетерә алмыйм. Әмма барыбер татар теле дәүләт теле булсын”, ди Алинә исемле кыз.

Ә менә Алинә татар теле дәүләт теле булса, бәлки, татар яшьләре туган телләрендә сөйләшә башлар иде, дип өметләнә.

Татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булсын өчен имза җыюлар ел ахырына кадәр алып барылачак. Аннан соң алар Дәүләт Думасына җибәреләчәк.

 саша долгов

  “Азатлык” радиосы

Бу фасыл буенча язулар

2 Responses to “Татар теле өчен кампания көчәя бара”

  1. 1
    Баткаев Эльдар Says:

    Аллах кабул кэлсэн, безнен татар-булгар телебез Россияда икенче государственный булсэн. Телебезне калдырэрга киряк, унутмаскада. Эланнарабызнэ оюрятергя анарга.
    Аллах сезгя булышсен бу кадирле эштя.

  2. 2
    Мамлеев Рустам Says:

    Татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булсын өчен имза җыюларны сабан туйларында да алып барырга кирәк, соң булмаса.

Leave a Reply