СМИ об акции по сбору подписей в поддержку татарского языка
ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК СТАНЕТ ВТОРЫМ ГОСУДАРСТВЕННЫМ В РОССИИ?

Официальная власть к идее относится скептически, но не отрицают, что логика в этой инциативе есть
С необычной инициативой выступили члены Всемирного форума татарской молодежи
- Сами посудите, - говорит председатель бюро Всемирного форума татарской молодежи Руслан Айсин. - Татары - вторая по численности нация в нашей стране. На них в свое время равнялись почти все мусульманские и тюркские народы. В той же Средней Азии, например, почти все представители интеллигенции - татары. Кроме того, ни для кого не секрет, что в нашей стране множество мигрантов из стран ближнего зарубежья. Для них татарский язык - это средство общения. А им тяжеловато понимать какие-то рабочие термины на русском языке.
По мнению Руслана Айсина, это покажет и уровень толерантности нашей страны. В пример он привел… американцев, которые избрали своим президентом темнокожего человека, показав тем самым зрелость своей нации.
Идея эта, кстати, у националистов зрела давно. А когда Казань официально признали третьей столицей, общественники решили: пусть уж тогда и татарский язык станет государственным.
За несколько дней волонтеры уже собрали более тысячи подписей. Задача - собрать сто тысяч «автографов». Союзников нашли уже в Самарской, Саратовской и Челябинской областях, а также в соседнем Башкортостане. Причем подписываются не только татары, но и люди других национальностей.
Официальная власть к идее относится скептически, но не отрицают, что логика в этой инциативе есть.
- Могу привести в пример соседнюю страну - Финляндию, - говорит глава Комитета Госсовета РТ по культуре, науке, образованию и национальным вопросам Разиль Валеев. - Второй по численности нацией там являются шведы, которые составляют чуть больше пяти процентов населения. Тем не менее шведский там - второй государственный язык. А что касается идеи татарстанцев - я знаю, что это безнадежное дело и на российском уровне татарский язык, скорее всего, не признают. Но я их начинание полностью поддерживаю.
Но если в Татарстане и соседних регионах к такой инициативе отнеслись более или менее благосклонно, то российские власти не разделяют стремления молодежи сделать татарский язык государственным. Так, зампред Госдумы РФ Любовь Слиска назвала акцию татарской молодежи издержками «весеннего обострения». И подчеркнула, что в России не татар живет больше всех, а украинцев и белорусов.
Справка «КП»
Всемирный форум татарской молодежи был создан в июне 2004 года. Он объединил представителей из 50 регионов России и 15 зарубежных стран. Форум направлен на сохранение национальной культуры и языка, а также на поддержку отношений между представителями татарской нации, живущими в разных уголках России и мира.
Евгения ЯКОВЛЕВАгазета “Комсомольская правда”
––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––
ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК СТАНЕТ ВТОРЫМ ГОСУДАРСТВЕННЫМ В РОССИИ?
- Татары, - сказал председатель бюро Всемирного форума татарской молодежи, один из координаторов движения “Узебез” (”Мы сами”) Руслан Айсин, - вторая по численности национальность в России. Он отметил, что татарский используют в качестве языка межтюркского общения башкиры, якуты, казахи, киргизы и другие народы. “До конца года мы планируем собрать 100 тысяч подписей и добиться признания татарского языка вторым государственным хотя бы в тех регионах России, где татары - второй по численности народ”, - заявил он.
По мнению Айсина, руководство страны должно проявить толерантность и политическую зрелость. Например, в Финляндии шведский язык является вторым государственным, хотя шведов там живет всего 6% от численности населения.
Первый зампред комитета Госдумы по делам национальностей Аркадий Баскаев считает, что инициативу не поддержат. “На татарском говорит всего 4% населения страны, а остальные 96% им не пользуются, - говорит он. - Не может быть татарский вторым языком, если в стране проживает 80% русских”.
Баскаев отметил, что в Татарстане два государственных языка - татарский и русский. “На уровне национальных республик в России законодательно закреплено, что язык титульной нации может быть вторым государственным наравне с русским”, - добавил депутат. По его словам, в Дагестане государственными считаются 30 языков, в Кабардино-Балкарии - 3.
Зампредседателя комитета Госдумы по конституционному законодательству Виктор Илюхин уверен, что намерение татар поддержки на федеральном уровне не найдет. Он добавил, если инициатива будет поддержана, законопроект необходимо принять в трех чтениях, согласовать в Совете Федерации и правительстве и провести всероссийский референдум. Аркадий Баскаев добавил, что в случае принятия подобного решения придется потратить гигантские средства на изменение документации и прочего. “Если это случится, остальные народы, проживающие в России, вправе потребовать утверждения своего языка третьим государственным и так далее”, - считает он.
Многоязыкие страны
Несколько государственных языков есть в Белоруссии (белорусский, русский), Бельгии (нидерландский, французский, немецкий), Канаде (английский, французский), Финляндии (финский, шведский), Афганистане (пушту, дари), Парагвае (испанский, гуарани), Индии (английский, хинди), Швейцарии (немецкий, французский, итальянский, ретророманский) и других странах.
В Финляндии все вывески и уличные указатели должны быть снабжены информацией на двух языках. В канадской провинции Квебек все вывески, рекламные щиты, названия улиц должны быть на французском языке. Дети франкоканадцев должны ходить во французские школы. Рабочим языком крупных и средних предприятий Квебека должен быть французский, во властных структурах и судах признается равенство английского и французского языков. В Белоруссии русский язык наряду с белорусским изучается во всех школах в обязательном порядке. В Парагвае язык гуарани редко используется в сфере госуправления и бизнеса, но на деньгах некоторые надписи сделаны именно на нем. В Швейцарии в разных частях страны говорят на разных языках. При этом большинство швейцарцев говорят на немецком языке, который в госучреждениях вытесняет остальные.
Цифры
115,8
млн. русских в России
5,5
млн. татар в России
52,9%
населения Татарстана составляют татары
39,5%
населения Татарстана составляют русские
ЯЗГЫ ҖИҢЕЛӘЮМЕ, ТӨШКӘ КАДӘРГЕ АКЫЛМЫ?
Россия тагын татарча сөйләшә башлады. Дөресрәге татар теле хакында. Соңгы тапкыр М.Шәймиев мәгариф системасында милли компонентны бетерүгә каршы кискен чыгыш ясагач, сөйләгәннәр иде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы һәм “Үзебез” хәрәкәте яшьләре Россиядә татар телен икенче дәүләт теле итү өчен имза җыя башлаулары хакында белдергәч, урыс телле матбугат бөтенләй шартлады.
Башта ук шуны билгеләп үтәргә кирәктер Россиядә татар теленә икенче дәүләт теле статусы бирүне яклап имза җыю “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында узучы эшләрнең берсе генә. Журналистларга колак торгызырлык яңалыклар кирәк бит – шуңа да алар башка “кызыксыз” эшләр хакында сөйләп торуны кирәк санамадылар. Татар яшьләренең Татарстан хөкүмәте, Казан хакимияте, прокуратура эшләргә тиешле әйберләргә алынып, төрле оешмалардан “Телләр турында” канунның үтәлүен - этикеткаларның, элмә такталарның татарча да язылуын таләп итүе читтәрәк калды. Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Руслан Айсин, һичьюгы, татарлар сан буенча икенче урында торган регионнарда татар телен рәсми тел итеп тану мөмкин эш дип саный. “50-100 мең имза җыелса, без Русия Дәүләт Думасына хокукый инициатива белән чыгарга телибез. Дөнья күләмендә андый тәҗрибә бар, мисал өчен, Финляндиядә швед халкы 6% гына тәшкил итә, әмма ул дәүләт теле булып тора”.
Имза җыю Россиянең төрле шәһәрләрендә берьюлы башланды. Оешманың координаторларының берсе - “Ирек мәйданы” журналисты Римма Бикмөхәммәтова: “Татарлар куркып калган очраклар була, руслар хуплап тавыш бирә”, - ди. Римманың сүзләрен “Эхо Москвы” сайтында узган тавыш бирү дә өлешчә раслый – Россиядә татарлар 4% кына булуга карамастан, 25% бу тәкъдимне хуплап чыккан. Татарлар гына түгел, Россиядә яшәүче бүтән төрки халыклар өчен дә туган тел дип әйтергә була бит татар телен.
Массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтүләрдән чыгып, берничә нәтиҗә ясарга була. Объективлыкка омтылган “Коммерсант” газетасы, “Эхо Москвы” радиосы кебекләр татар халкының да үз хокукын белдерергә хакы бар икәнен аңлап яза-сөйли. Сәясәтчеләр белән дә шулай ук. Станислав Белковский татар халкының мондый теләген үтәү Россияне ныгытучы адым булыр иде дип белдерде. Татар теле Россиядә рәсми тел дип танылса, бернинди сепаратизмга да урын калмаячак, ди ул.
Моңарчы да үзенең карагруһлыгы белән дан казанганнары “татарлар кая сикеренә, башларына сугарга кирәк, сепаратистлар, фәләннәрен төгән итәргә кирәк”. Андыйларның атамаларын язып та торырга кирәкмидер, андыйларга бушлай реклама ясарга кирәкми дә. Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Любовь Слиска бу эшне “язгы җиңеләю” дип бәяләде. Хәер, Дәүләт Думасының беркайчан да – ни көзен, ни язын - акылдан артык авырайганын күрергә насыйп булмады, бу акциягә ничек бәя бирәчәкләрен дә фаразларга була иде. Үзебезнең татарлар да булдыра - “кычытмаган җирне кашуда” гаепли, “Татарстанда бетеп барган телгә” Россия күләмендә кемгә кирәк дип сукрана һәм сыкрана башладылар.
Беренчедән, әгәр үзебезне демократик илдә яшибез дип саныйбыз икән, законнарга каршы килмәгән акцияләр оештырырга хакыбыз бардыр бит? Мәскәүнең үзәгендә фашистик оешмалар башка милләтләрне илдән сөрергә дигән лозунглар белән чыгыш ясыйлар, аларны тыючы юк. Россиянең үзәгендә көпә көндез расистлар кара тәнлеләрне кыйнап үтерәләр, монысын да “расизм” дип бәяләргә теләмиләр. Православие дине дәүләт дине дәрәҗәсендә. Санкт-Петербург депутатлары Пасхадан дәүләт бәйрәме ясарга тәкъдим итә. Ә имза җыюда экстремизм бармы? экстремизм дигәннең “э” хәрефе түгел, “э” уртасындагы таягы да юк монда.
Икенчедән, “Үзебез” координаторларының берсе Алия Сабирова әйткәнчә: “Татар теленең Русиядә дәүләт теле булуын күз алдына да китерә алмаган кешеләр милли азатлык турында хыяллана да алмый! “Бу – утопия” дип язучылар – куркаклар! Бетсен коллык! Иң беренче чиратта татарның үзендә утырган коллык хисе! Яшәсен азатлык!”
Соңгы ун елда азчылык милләтләрнең телләренә төрле яклап һөҗүм бара. Россиядә милли сәясәт юк диләр. Язылган сәясәт, бәлки, юктыр. Ләкин бик оста сәясәт алып барыла – халыкның үзен үз теленнән баш тартырга мәҗбүр итәләр. Латин графикасын тыю, мәгарифтәге милли компонентны бетерүләрне ничек бәяләргә? Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, бары тик рус телен камил белүчеләр генә югары уку йортларына керә алачак. Бу илдә бер генә телне калдырырга теләү сәясәте түгелме?
Хакимият фикеренә аз гына да каршы килү “экстремизм” дип бәяләнгән заманда бер төркем яшьләр Россиядә татар халкының да хокуклары барлыгын күрсәтә алган икән, аларның кыюлыгын хупларга гына кирәк. Дөрес, бүгенге Дәүләт Думасы, “парламент дискуссияләр урыны түгел” дип санаучы Дума күпме имза җыеп бирсәң дә, бу инициативаны кире кагачак. Ләкин шушы акцияне уздырып, яшьләр Казандагы йоклап ятучы түрәләрне дә уята алырлар – монысына шикләнмим. Бу эшне “хыял, юк эш” дип санаучылар тарихи вакыйгаларны искә төшерә ала. Әйтик, 1985 елның апрелендә берәрсе “СССР таралачак”, “АКШта кара тәнле Президент сайланачак” дисә, аны да “язгы җиңеләйгәнгә” санарлар иде. “Ат үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен белсә, беркайчан да камыт кимәс иде”, - дигән бит бер акыл иясе. Без дә кимәс идек, үзебезнең нигә сәләтле икәнне белсәк…
PS: Массакүләм мәгълүмат чараларын күзәтүләрдән чыгып тагын бер нәтиҗә ясарга була. Нәтиҗә дә түгел, безнең журналистиканың торышын күрсәтүче факт. Акция хакында матбугат конференциясе сишәмбе көнне булса, телевидение чәршәмбегә генә “өлгерде”. Бу хакта беренче сөйләргә тиешле безнең телевидение бер көн үткәч, бу хакта бөтен Россия шаулый башлагач кына уянды. Татарның акылы төштән соң, ди. Ә менә акцияне оештыручы яшьләрнең акылы киресенчә бугай.
Татар теле РФның икенче дәүләт теле буларак танылуын яклап www.uzebez.org яисә www.belem.ru сайтларында тавыш бирергә мөмкин. Шунда ук имза җыяр өчен бланк формасын алырга була.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ.
Татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү идеясенә ничек карыйсыз?
Фәүзия БӘЙРӘМОВА, язучы:
— Татар яшьләренә бу эшләре өчен җиргә кадәр иелеп рәхмәт әйтергә кирәк! Без бу мәсьәләне инде ничә еллар күтәрәбез, һаман кәгазь язабыз, ә алар гамәлгә тотынды һәм дөрес эшләде. Татар теленең Русиядә икенче дәүләт теле булуы беренче чиратта Татарстаннан читтә яшәгән татарларга, бигрәк тә, Башкортостанда яшәүче милләттәшләребезгә кирәк.
Бу изге эштән Татарстан җитәкчеләре дә читтә калмасын иде. Бу мәсьәләдә иң беренче чиратта алар Русия түрәләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш. ТР Дәүләт Советы депутатлары РФ Дәүләт Думасына әйтсе. Бу чын мәгънәсендә телебез өчен көрәш булыр иде.
Алия САБИРОВА, “Үзебез” хәрәкәте координаторы:
— Татар теленең Русиядә дәүләт теле булуы күз алдына да китерә алмаган кешеләр милли азатлык турында хыяллана да алмый! “Бу – утопия” дип уйлаучылар – куркаклар. Казанның Бауман урамында имза җыйган вакытта урыслар арасыннан берәү дә каршы килмәде, ә менә үзебезнең татар кешеләре икеләнеп калды. Беренче чиратта татарлар үзләре коллык психологиясеннән арынырга тиеш.
Марат РАМАЗАНОВ, Уфадагы Милли Мәҗлес рәисе, профессор:
— Татарстан яшьләренә Башкортостан картлары да иярергә әзер. Бу акция яшьләр чарасы гына булып калмасын, аңа башка абруйлы оешмалар да кушылырга тиеш. Без дә имзалар җыю эшен җәелдерергә телибез.
– Югары дәрәҗәдәге урынны биләгән дәүләт кешесенең мондый формада бәяләмә бирү политкоррект түгел. Безнең бу гамәлне язгы чир белән аңлатып, Сез барлык татар халкын да рәнҗетәсез, – ди ул. – Мондый сүзләрдән соң минем дә Сезгә карата сорауларым туа. Русиядә яшәүче кешеләрнең хокукларын кыскан, РФ Конституциясенә каршы килгән законнарны кабул иткәндә, аеруча мәгарифтәге милли-төбәк компонетын алып ташлау, латин графикасын рөхсәт итмәүне ничек бәяләргә кирәк алайса? Бу депутатларның мәңге дәваланмаслык хроник язгы чире түгелме соң?! Бәлки, ниһаять, югарылыктан төшеп, реаль тормыштагы вәзгыятьне үз күзләрегез белән карарга вакыт җиткәндер?! Сез, законнар чыгаручы икән, димәк, депутат бары тик халык, үзегезнең сайлаучыларның мәнфәгатен кайгыртучы булганын аңларга тиеш. Закон кысаларына сыйган барлык иҗтимагый оешмалардан чыккан инициативаны карау, аны аңлау – Сезнең төп бурычыгыз. Әгәр дә Сез РФнең миллионлаган халыкның фикеренә колак салмыйча, дорфа итеп җавап бирәсез икән, Сезнең профессионал булуыгызда шик туа.
газета “Ирек мәйданы”
–––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––––
ДӨНЬЯ – КУЛАСА, ЯГЪНИ ТАТАР ТЕЛЕ РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ БУЛМАС ДИП КЕМ ӘЙТӘ…
Безне дә ишетерләр икән, Ходавәндә! Әллә өркетеп үк җибәрдекме үзләрен, шуңа күрә генә татар теле тирәсендәге шау-шуны бөтен Россиягә яңгыратып сөйләп яталармы? Моңарчы күпме кычкырсак та, милли аһ-зарларыбызны ишеттерергә күпме тырышсак та, колак салмыйлар иде мәскәүлеләр. Ә бу көннәрдә “Эхо Москвы” радиосы, татарлар үз телләрен Россиядә икенче дәүләт теле итмәкчеләр, дип чаң суга.
Мисалга, 15 апрельдә көнен дә, төнен дә шул хакта шауладылар. Алла Пугачева белән тигезләшә яздык ул көнне популярлыкта. Хәтта көндезге сәгатьлек туры эфирларының яртысын безләргә багышладылар. Танырга кирәк: “эхо”чылар бик профессиональ эшли. Әһәмиятлерәк бер-бер вакыйга гына булсын, сәгате-минуты белән шул теманың итен – иткә, сөяген сөяккә ботарларга тотыналар! Тыңлаучы фикеренә дә колак салалар – аларны турыдан-туры эфирга чыгарып, фикерләрен ишеттерәләр. Бу юлы да Татар яшьләре форумының һәм “Үзебез” хәрәкәтенең башлангычы хакында тәфсилле мәгълүмат биреп, аннары радио тыңлаучыларны шушы мәсьәләгә карата фикер әйтергә чакырдылар. Бигрәк тә татар кешеләренең сүзен ишетәселәре килде, һәм татарлар озак көттермәде.
Мәскәүдән Ринат исемле берәү, урыслардан да уздырып, телебезгә дәүләт статусы бирүгә кискен каршы чыкты. Янәсе, Россиядә бу гамәл актуаль түгел. “Үзегез татарча беләсезме?”– дигән сорауга, билгеле инде, юк, дип җаваплады Мәскәү татары. “Ә өйрәнергә нәрсә комачаулады?”– дип сорап караганнар иде дә, әти-әнисенә сылтады – өйрәтмәгәннәр. Хәлвәне ашап карамаган кеше ничек итеп аның тәмлеме-түгелме икәнен белсен дә, кока-кола яки газлы су гына эчеп гадәтләнгән кеше ничек итеп чишмә суының файдалырак икәнен аңлый алсын ди! Ә бу әфәнде, татар телен белмәгән башы белән, безгә үз фикерен такмакчы. Тагын бер татар шалтыратып, шулай ук шөбһәләнде: кирәкмәс иде лә, янәсе, бүтән милләтләрне дә котырту кебек килеп чыкмасын… Менә без шундый шул. Үзебезне яклаудан элек, усал үги анабызны якларга тотынабыз. Шунысы гаҗәп тә, күңелле дә булды: үзләрен татар дип тамгаламаган, димәк ки, урыс милләте вәкилләренең берничәсе бу мәсьәләгә шактый тыныч карауларын сиздерттеләр. Берсе: “Ә нигә, булсын татар теле дә дәүләт теле, күбрәк тел белгән саен үзебезгә яхшырак ич”, – кебегрәк сүз әйтте. Һәрхәлдә, без бик еш очраша торган шаукым – татарга карагруһчыл ташланулар булмады диярлек. Татарстанның, татарларның эштә дә, спортта та “впереди планеты всей” икәнен дә мактап телгә алырга онытмадылар, рәхмәт. Казанның илдә өченче башкала булып танылуын да искә төшерделәр. Журналистларның тавышында хәтта беркадәр гаҗәпләнү катыш соклану да, сискәнү дә сизелде. (Югыйсә Мәскәүнең безгә гомумән, урыс түгелләргә, өстән аска табарак, түбәнсетебрәк каравына үзебез үк күнегеп, каешланып барабыз бит инде.) Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке”сендә Финляндия татары Зыятдин ни ди әле: “Яратырлык итсен татар үзен”. Шөкер, гасырлар дәвамында татардан бүки ясаучы империягә үч итепме, әллә үзебез шундыймы – тырыш, тиктормас, уңган милләт – үзебезне гел яхшы яктан танытып киләбез бит әле! Гәрчә, аңа карап кына, татарга үзебез эшләп тапканның майлы калҗасын бирергә тормыйлар бер дә. Инде мәгарифтән, укыту стандартыннан милли компонентны алып ташлап, телсез дә итмәкчеләр. Менә яшьләребезгә афәрин: безне ишектән кусалар, тәрәзәдән керергә юл эзлиләр! Шулай гына сөйләшеп буладыр телбасарлар белән (яңа сүз уйлап таптым!). “Әһә, безне болай бетермәкче буласызмы әле? Ә без менә ничегрәк эш итәчәкбез”,– дип, баскынчыларның үзеннән дә уздырып…
Теге тапшырудан соң да тиз генә туктамады әле “Эхо Москвы” бу хакта сөйләүдән. Яңалыкларда ярты сәгать саен татар телен икенче дәүләт теле итәргә дәгъвалаучы яшьләр хакында хәбәр биреп тордылар. Ниһаять, Антон Орех исемле журналист, әлеге теманы һәммәсеннән дә яхшы белгән эксперт сыйфатында, сөйләшүгә “пичәт” басты. Әмма да әллә ни киң белемле икәне күренмәде, чөнки Ленин бабай яшендәге искечә – илнең федератив бүленеш принцибына таянып фикер йөртте. Янәсе, ул Татарстанда – татар теленә, Башкортстанда башкорт теленә дәүләт теле статусы биргән кануннарга бер дә каршы түгел (Орехтан сорап торганнар ди аны!), ләкин, бары тик һәркемгә үз республикасы кысаларында гына. Татарларның Башкортстанда башкортлардан да күбрәк, Россиянең дистәләгән төбәгендә янә бик күпләп, өстәвенә, үзенең төп тарихи җирендә яшәвен белми ахры, ул, надан. Бөтен проблема бер Татарстан белән генә чикләнсә, тел дип, милли компонент дип тавышланып та маташмас идек без, Антон әфәнде…
“Эхо Москвы”ны мин көне-төне тыңлыйм. Эфирга эләгеп булганда, фикер дә әйткәлим. Бу юлы, алып баручыларның берсе белдергәнчә, SМS телефонына да, эфир телефонына да чыгучылар “мильон” булгандыр, сүземне җиткерә алмадым. SМS-хәбәрем дә үтмәде. Мәскәүдәге коллегаларга тәкъдимем бар иде югыйсә. Болай, белер-белмәстән генә, бүрәнә аша бүре куып ятканчы, чакырыгыз эфирыгызга татар халкы, теле, тарихы буенча яхшы һәм гадел белгечләрне, бераз агартсыннар Россия тыңлаучысының каралган миен, димәкче идем. Казанны өрек, йөзем җимешләре үсә торган көньяк республикасы дип “белеп” йөрүчеләрне очратканым бар. Ә татарлар – монгол белән бер халык, Чыңгыз хан варислары – бусы инде урыс башына электән үк сеңдерелгән ялгыш. Тагын бер стереотип тарих дәреслеге аша ук, Россия балаларының баш миенә тимер белән көйдереп дигәндәй, уйдырылган уйдырма: янәсе, татарлар – Русьны яулап алып, җәбер-золымда яшәткән милләт. Унөченче гасыр картасын күз алдына китерсәк, кайда соң анда бүгенге Россия җирләре? Әйтик, хәзерге Самара, Саратов, Волгоград, Пенза, Әстерхан йә булмаса Урал, Себер, Якын вә Ерак Көнчыгыш? Нәрсә, монголлар яулаганчы ул җирләрдә урыслар яшәгәнме әллә? Аннары, көчәеп киткәч, урыс дәүләте ул җирләрне үзенә кире кайтарганмы? Алай түгел ич. Ә инде монголлар уч төбе хәтле Мәскәү, Новгород, Кострома-Суздальләрне буйсындырган икән, шундый нәни генә территорияне, ягъни аеры-чоры урыс кенәзлекләрен буйсындырмаса, гаҗәп булыр иде, шулай түгелме? Унөч ел буена баш бирмәгән Болгарны – ягъни безне, Идел төркиләрен екканны, ничек инде ул чорның көчсез Русен екмый калсын ди давылдай монголлар…
Әнә шул гап-гади, ап-ачык нәрсәне – кичә монголлар төзеп, төрле кавемне укмаштырып ясап биргән, шул исәптән, безне татар иткән бөек дәүләтнең бүген Россия икәнен танымасалар, урыс халкы (үзе дә төрле кавемнән җыештырылган халык) безнең ни эзләп, ни даулап тыпырчынуыбызны һичкайчан аңлый алмаячак, минемчә. Үзеңнең (урысның) иң зур баскынчы икәнеңне тануга караганда, тарихи анахронизм белән шөгыльләнеп, татардан һәрдаим өрәк ясавы җиңелрәк шул ул. Бүген исә урыслар, үзләре ясаган өрәктән үзләре куркып, татарларның Россиядә зур, көчле милләт буларак күренә башлавына бик тә шомланалар шикелле. Радиога шалтыратканнар, “Эхо…”ны тыңлаучылар – шактый зыялы аудитория дип беләм. Әле алай да арада, татар телен икенче дәүләт теле итсәләр, безгә аны өйрәнәсе булыр микәнни, юк-юк, кирәкми, кебегрәк өркүләр дә ишетелде. Иң соңгы абонент гомумән дә сүзләр сайлап тормады: “Мондый ахмаклыкны ишетмәс өчен генә дә кирәкми миңа татар теле!”– дип кырт кисте. Кем белә, кем белә… Бүген бөтенләй дә кул җитмәс хыял булып тоелган, ә кем өчендер – зур афәт булып күзалланган нәрсәләр дә чынга ашып куя бу дөньяда. Татар яшьләренең чөйне чөй белән сугып чыгарыр өчен генә уйлап тапкан тәкъдиме дә берзаман хыял булып тоелмый башлар әле бәлки. Дөнья куласа: бер әйләнә, бер баса, диләрме?!
ФЛЮРА НИЗАМОВА










апреля 21, 2009 at 22:53
татар телнен деулет теле булуын биш куллап яклыйм..ходай сезге ярдем бирсен..башлап йоруче яшьлерге Алланын рэхмэтэ яусын!!