Home » масс-медиа

Татар яшьләре килә!

29 июля 2008 3 views No Comment

(”Ватаным Татарстан” газетасы, 15.08.08 )

26-30 август көн­нәрендә Казан татар яшьләре башкаласына әйләнә­чәк. Чөнки Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татар яшьләре форумы бюросы III Татар яшьләре форумын нәкъ менә шушы көннәрдә үткәрер­гә җыена.

Чарага әле бер айдан артык вакыт булса да, оештыручылар инде баштанаяк эшкә чумган. Аларның төп максаты – форум делегатларын татар тарихы, мәдәнияте, татар яшьләре тормышы белән мөмкин кадәр якыннанрак таныштыру. Быел форумны оештыручылар исемлегенә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы да өстәлгән. Чарага төп матди ярдәмне Татарстан Хөкүмәте күрсәтә. Форум 500 дән артык татар яшьләрен берләштерәчәк. Шуларның 150 се БДБ ил­ләреннән, 250 се Россиянең төрле төбәкләреннән, 100 кеше – Татарстаннан. Программаны да бик җентекләп һәм кызыклы итеп төзергә тырышканнар.Форумның беренче көне, мә­сәлән, “Тел – иман ачкычы” дип атала. Бу көнне “Үзебез” хәрәкәте оештырган “Мин татарча сөйләшәм” акциясен тәкъдим итү, альтернатив музыкаль төркемнәр концерты һәм “Татар телен өйрәнүнең яңа алымнары, яшьләрне милли мәдәният кыйммәтләренә якынайту” темасына дискуссия оештырылачак. 

– Сөйләшеп утырып кына яшьләрне яңа эшләргә дәртләндереп булмый. Аларның форумнан рухланып, илһамланып китүе һәм биредә өйрәнгән ысуллар белән үзләрендә дә милли чаралар оештыруы иң мөһиме, – ди Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат-аналитика бүлеге мөдире, Татар яшьләре форумы бюросы әгъзасы Руслан Айсин. Шуңа күрә оештыручылар төп игътибарны яшьләргә технология-ләр, ягъни эшләү үрнәкләре өйрәтү, идеяләр биреп җибәрүгә юнәлдергән. Милли-иҗтимагый оешма төзү принциплары, максатларга ире­шү ысуллары белән таныштыру өчен быел мастер-класслар саны күбрәк булачак. Яшьләр белән Римзил Вәлиев, Искәндәр Гыйләҗев, Фәүзия Бәйрәмова, Илдус Әмирхан, Рафаэль Хәким кебек татарның күренекле җәмәгать, фән эшлеклеләре, журналистлар, галимнәр аралашачак.

Форумга “Мин татарча сөйлә­шәм” акциясен үткәрү буенча методик әсбап та өлгертергә җыеналар. Бу акцияне быел Омск, Ижевск, Ставрополь, Екатеринбург, Саратов, Мәскәү яшьләре үзләрендә оештырды да инде. Чараның идеясе “Үзебез” хәрәкәтенеке булса да, сценарийны үзләре төзегән, үткәрү өчен матди ярдәмне үзләре юллаган яшьләргә афәрин диясе генә кала. Алдагы форумнарда катнашучылар тырышлыгы белән Россиянең төрле төбәкләрендә 15тән артык яшьләр оешмасы барлыкка килгән. Төбәк­ләрнең бер-берсе белән элемтәләре ныгуга, төбәкара конкурслар, җыр фестивальләренең ешрак үткәрелеүнә дә форум сәбәпче. Саратов яшьләре, мәсәлән, Саратовта гөр­ләтеп Татар яшьләре көннәре үткәрә хәзер. Быел бу чараның йомгаклау концертына 500гә якын яшь егет һәм кыз җыйналган. Саратовтагы “Сарытау”, Мәскәүдәге “Кардәшлек” һәм “Аргамак” оешмалары аеруча актив эшчәнлек алып бара. Саратовта “Сарытау” яшьләр оешмасына ка­раган “Башкода” яучылык үзәге ярдәмендә 18 татар гаиләсе төзелгән.

Форум барышында Татар яшьләре форумы бюросы рәисе һәм әгъзалары сайланачак. Әлегә кадәр рәис вазыйфасын Илшат Сәетов башкарып килде. Бюро үзе Татарстан һәм башка төбәкләрдән сайланган 20 ләп кешедән тора. Ул тө­бәкләрдәге яшьләр оешмалары белән һәрдаим элемтәдә.

Форум кунакларын быел тагын бер яңалык көтә. Чара кысаларында Австралиядәге якташыбыз Зөл­фия Камалова һәм альтернатив музыкаль төркемнәр катнашында татар җыры фестивале үткәреләчәк. “Чит төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре татар җыры дигәндә әле бүген дә өлкән буын җырчыларын хәтеренә китерә. Без аларның күзаллавын үз­гәртергә, татарда альтернатив, яңа юнәлешләр барлыгын күрсәтергә талибез. Бу татар җырына үсәргә, һичшиксез, ярдәм итәчәк,” – ди Руслан Айсин.

Программада спорт көнендә танылган татар спортчылары белән очрашу, татар тарихына багышланган көндә Болгар җирендә Сабантуй үткәрү, Казан буйлап экскурсия, кунаклар катнашында гала-концерт та бар. Ә 30 август көнне форум делегатлары республика көне уңаеннан үткәрелгән чараларда катнашачак. Бу көнне шәһәр халкы кунакларга аеруча игътибарлы һәм кунакчыл булсын иде. Яшьләрнең бездән уңай тәэсирләр белән китүе, Татарстан турында нинди фикердә калуы үзебездән тора.

Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА,  (”ҮЗЕБЕЗ” хәрәкәте әгъзасы)

Бу фасыл буенча язулар

Leave a Reply