июня 04
Сегодня получили Татарскую рассылку, где написано о том, что “Узебез” является организатором лагеря “Танбатыр”.
Официально заявляем, что к языческим сборищам Рамая Юлдашева “Узебез” никакого отношения не имеет. Он без нашего ведома внес “Узебез” в список организаторов, видимо надеется на нашей популярности привлечь народ.



Как мне с улыбкой сообщили, Шарек тоже не является организатором лагеря. - Мол, уж ничего поделаешь с этим марийским хулиганом Людашевом. Мол, чем бы дитя не тешилась, лишь бы не воняла . . . Отчего такая безответственность и нигилизм на свой клуб. Почему они не опровергают свое участие
Әй, киттеләр болар Рамайны таптарга, әй оста да типкәлиләр икән…
әйтерсең “үзләре” бердә намазлыктан да төшми, “үзләренең” башларынан түбәтәй дә салганнары юк, кызларында кыска итәк кию юк икә, башларына яулык чорнаганнар. “үзләренең” бер кулларында тәсбих, икенчесендә комган. авызларыннан бер урыс сүзе чыкмый диярсең… барысы мөмин-мөселман булган икән…
кәмит тә инде…
исемегезне “свои” дип алыштырырга киңәш бирәм.
Мари кешесе, без Рамайны таптамыйбыз, анын оештырган жыенларга катнашыбыз юк дибез. Гайбэт сату безнен эш тугел, эбрэкэй сандугачлары шогеллэнсен.
Әбу Сайт, “Үзегезнең” Radik-ны укып чыгыгыз.. “лишь бы не воняла . . . ” нәрсә инде бу.. мәдәниятле кеше шулай языр идеме соң?
Рамай инде милли хәрәкәттә актив катнашып йөргәндә, “үзегезнең” күбесе әле горшокта утырып “спокойной ночи малыши” карый иделәр.
Рамай хәзердә актив эш алып бара, безне мариларны татар теленә өйрәтә, күрше милләтләр арасында чын дуслыкны ныгыта, безгә көчләнеп тагылган христиан православиягә урыслашу инструменты икәнен күзебезне ачып, борынгы динебезне, гореф-гәдәтләребезне торгызырга ярдәм итә.
ә сез марилар, чуваш ягына кармыйсыз да бит. Гасырлар буена күрше булып яшәгән халыкларны күрмисез дә, кызыксынмыйсыз да..
Рамай, сез эшләми торган эшне эшли ул.
ну ялгышкандыр инде сезне бу оештыручылар арасында күрсәтеп. бәлкем “үзегездән” кайберәүләрегез катнашабыз дигәндер әле.. Рамай шул сүзләргә ышынып, кәгәзгә төркәп имзагызны алып тормаган.
менә Юлташ Казаныгызга килеп күзләрегезгә карар әле..
Мари кешесе, син Радик белэн Узебезне не путай. Узебез исеменнэн язылганы - остэ, аста исэ телэсэ кем телэсэ нэрсэ яза, бу аларнын шэхси фикере, бездэ демократия.
Рамай татар теле олкэсендэ эш алып бара, хуплыйбыз. “Борынгы дин” дигэн менлэгэн ел элек узеннэн-узе эчереп беткэн мэжусилекне хупламыйбыз.
нигә әле безнең мари халкында үз традицион динебезне Куго Юмо, урман рухына ышануны череп беткән дисез? без көчләп тагылган православ христианлыкка калырга тиеш мени?
Рамай сезнең өчен эшләп ятмый, ул безнең өчен бик изге эш алып бара.
Менә сез Әбу Сайт чыннан да халкыбызның дине череп беткән дип уйлыйсызмыни? Бәлкем сез үзегез динле кешедер, барлык намазын да укыйсыздыр, уразасын да тотасыздыр?
Алайса Сабантуйларга да йөрисездер бит - бу мәҗүсилек түгелмени?
намаз укымасагыз, уразарны тотмасагыз (ә бәлкем сез евроислам тарафдарыдыр?) алайса Рамай мәҗүси дип көченәргә дә кирәкми.
Дин ул диварыңа шәмаил тактым да, муеныма ай тактым дигән нәрсә түгел бит.
безнен татар халкы, мари как-то пофигу пока
мин киберислам тарафдары
хэм киберантигыйбэт хэрэкэтен оештырырга хочу
“сез тегенди, сез монды”лыкка тошкэнем юк, куренеп торган эйбер турында гына фикер йортэ алам. мин концептуаль рэвештэ килешмим, кешелэрнен кунеленэ тыгылмыйм, никадэр ышанганнырын Аллахы тэгалэ генэ белэ.
Азат-Былтыр) ты чо инде гонишь э мари кешесе дип? Рамай уз эшен, без узебезнекен башкарабыз. Рамай эшлэсен, ул да бер Аллах бэндэсе)) пикет белэн ана каршылык белдереп чыкмаска вэгъдэ итэбез, курыкмагыз.
упс.. запалился… ))
Rimma, җаным, мине ничек шулай тиз таныдың? )) Синдә күрәзәчелек сыйфатлары бик көчле икән! йә навыки оперативной работы, иптәш палкувник )).
ярар, минем ирексездән бу провокациягә катнашы булганга, темагыз бик кызык тоелды. Башта Рамайга ачулы идем дә, бу үзешчәнлек, урысча әйтмешли “подстава” өчен, соңыннан башкалар (”Үзегезме” үзегез түгелме, мин кайдан аерым?) Рамайны сектанлыкта һәм башка гөнаһларда гәепли башлагач, түзмәдем - якларга тотындым. Иске дус бит, 1992 елдан бергә “Азатлык”ка йөргәндә ук дуслашкан идек.
Алдан ук әйтим куям - мин “Таңбатыр” да катнашкан да булмады, сезнең “Үзебез” дә кебек. Шәхсән үземә урын күрмим икесендә дә.
Шулай да объектив бу хәрәкәт-эшчәнлекләргә карарга тырышам.
Рамайның “мәҗүси сектанлыгына” килгәндә - бу уйлап чыгарылган миф ул.
Чынлыкта Рамайда да, “Таңбатыр”да тәңречелекнең эзе дә юк, бу татар милләтчелекнең бер күренеше генә.
Борынгы бабаларыбыз кабул иткән Ислам дине әлбәттә татарлык белән аерылмыйча бәйләнгән. Һәм Ислам да, Милләтчелектә Татарлыкка хөзмәт итә. Әммә, ачык итеп әйткәндә кайбер дин әһелләре соңгы вакытта “дин бер әйбер, милләт икенче нәрсә, диндә милләт юк, милләтчелек - зыянлы” дип сүз башладылар. Шуның белән киләшә алмыйм.
Үземне мөселман дип санасам да, мин гәрәп теленә караганда татар телен якынрак күрәм. Миңа гәрәп көйләре, җылы гәрәп җирләре - татар җырларын, туган җиремне Ватанымны, милләтемне алыштыра алмый.
Һәм мин татар бәйрәмнәрен, көйләрен, гореф-гәдәтләрен өйрәнүен, шуларга тартылуымны - мәҗүсилек тип санамыйм.
Сез Рамайны мәҗүси дип санасагыз, ахырынача барыгыз инде - Сабантуйларга да бармагыз алайса. Чөнки бу бәйрәмнең Исламга бер нинди катнашы юк.
Мин милли Ислам тарафдары. Шуның өчен Рамайга таш атарга җыенмыйм, чөнки ул минем кебек татар кешесе, һәм Татарлыкка хыянәт иткәне юк. Кемдер Татарлыкка зыян эшләсә, мин үзем беренче булып таш атармын шуңа.
икенчедән, бик борынгыдан безгә күрше булып яшәгән халыкларның милли хәрәкәтләре белән кемегезнең нык элемтәләре бар? Шул-шул. Ә Рамайның бар, чувашы белән дә, марие белән дә. Моның нинди зыяны бар? Юк, бик зур файдысы гына!! каламбур килеп чыга - Юлдаш татарларгы мари белән чувашны юлдаш итә, ә “Үзебез” үзендә бикләнеп ята. Татарлыкка киңлек кирәк, шуның өчен күрше республикалар - “зона стратегических интересов”. Алар татар халкына Метрополиянең белән керәшүдә союздаш көчләр булырга мөмкин! Татарларда шул юнәлештә кем эшли? Рамайны гына беләм. Бу лагерь оештырып мари-чуваш яшь хәрәкәтләре белән дусларча горизонталь элемтәләр урнашытырып бара.
Сезнең оешмагызга Рамайдан бу эштә үрнәк аласы иде.
Һәм соңгысы. Җәй, матур чаклар, нинди яшьләрнең тәбигәткә чыгасы килмәс? Палаткаларда бер атна яшәү, учак яныда утыру. Урысларда төрле “ролевой” уеннар булгач татарда андый ник уеннар булмасын?
Сез “Үзегез”дә шудый чаралар уздырганыгыз бармы? Йә асфальт беткән җирдә эшчәнлек туктый мы?
Минемчә оештыручылар рәтенә кермичә дә, шәхсән үзегезгә “Таңбатыр”ны карап килү зыянлы булмас иде. Әллә Исламга хыянәт итеп, динне алыштыруда куркасызмы? ))))
мин үзем Иске Казанда булганым булсам да, “Таңбатыр” да катнашканым булмады. В принципе җыенмыйм да.
Күп яздым. Сүзем шул. “Үзегезгә” уйланырлык урын табарсыз дип өметтә калам.
Милләттәшләр!
Беләмсезме, бу провокацион диалогларны күзәтүе дә әллә ничек…
Мин озак еллар, бик күп очракларда телемне тешләрем артында тотып, тыелып килдем. Һәм менә бүген шул тыелуларның кайберләрен шушында бәян итергә иде.
Бүгенге заман татарының башы әз генә дә иҗади фикер йөртергә теләми. Әллә татар башы бер полушариеле микән? Ну ничек инде шәҗәрәңдәге бер бабаңны яратырга, икенчесен, мөселман динендә булмаганы өчен, яратмаска мөмкин. Безнең кайсыбызны гына алма, һәммәбезнең фәлән гасырга кадәр бабаларыбыз “мәҗүси” булган. Ибраһим (Авраам) бабам тәти, ә аның атасы Илтуган әшәке - шулай буламы?!
Безнең халык кебек башка бер халык та үзенең үткәненә, бабаларына шулай карамый.
Менә Рамай һәм аның кебекләрне “мәҗүслектә” гаеплиләр. Зинһар туктагыз шундый надан ярлыклар тагудан. Болай диюче “мәҗүсилек” сүзенең мәгънәсен белми. Әгәр шулай диюченең мантыйгына нигезләнсәң, Ислам культурасы да “мәҗүсилек” булып чыга. Мөслимнәр Тәңре аңында булучыларны “ташка табынучылар”, дип пычрак аталар. Югыйсә, мөселманнар үзләре үк иң беренче ташка табынучылар - Кәгъбәтулланы урап әйләнүне әйтәм… Инде алга китеп әйтсәң, чынлыкта ислам дине гарәп мәҗүсилеге белән уртак семит культурасының кушылмасы бит инде ул. Тик менә кайбер татарларның менә шундый культура буенча яшиселәре килми, аларның борынгы бөек бабаларын искә алып дога кыласылары килә, чөнки татар кешесенең Әбүфәлән белән бернинди кан уртаклыгы юк. Ә менә батыр бабабыз, мәрхүм Илтуган үз оныкларының татар догасы белән скә алуларын йөзләгән еллар көтеп ята.
Шуңа күрә! Туганнар, милләттәшләр! Мәҗүсләр, ташка табынучылар дигән нахак рәнҗетүләрегездән туктагыз. Инде Рамайга да тел күтәрмәгез.
Әгәр дөньяны дөрес танып беләсегез килә икән, аңа төрле яктан карагыз. Дүрт тарафтан. Дөнья күпкырлы. Дөнья матур. Әмма бу дөньяда төрк-татарлыкның үз урыны бар һәм булырга тиеш.
“Таңбатыр”ны башта килеп күрегез. Конференция-семинарларында катнашыгыз. Күңел ачыгыз. Шуннан соң гына фикер йөртегез. Алайса әллә кайда, әллә кемнән ишеткән миф белән кеше (Рамайны) рәнҗетергә тотынгансыз. Рамай бит Рамазан аенда ураза тотучылар турында теләсә нәрсә сөйләнеп йөрми.
Акыллы булыйк, акыллы булырга өйрәник. Дураклар артыннан ахмаклык кылмыйк.
Барчабызга яхшы теләкләр телим.
Дамир.
ярар. житкен дер.”узебез” генералларыннан башка язганмын икен. мин руслан айсин хэм башка активлар белен сойлэшкен идем.Ярар,Валиулла хэзрэтэн Индулгенция]Отпущение грехов] алырмын Госман -хэзрэт пичэте белен.гафу итегез мин сезнен кеше булмаганга.сез бит “.Узебез”
Урманнардан торле исемнэрдэ язучы Рамайга.
Узебездэ генерал юк. Сина Руслан Айсин без оештытучыларга керэбез димэгэн. Э “башка активлар” кем?
“Үземне мөселман дип санасам да, мин гәрәп теленә караганда татар телен якынрак күрәм.”
“әйтерсең”, ислам дине буйынча гәрәп теленә караганда татар теле йакынрак булмаска тийеш! ислам дине турында нахак сүз сөйләмәгез. кайда нәрсә дигән? коръән китабында “гәрәпчә сөйләшегез” димәгән бит аллаһ. мәхәммәд пәйгамбәр әйткән ди, “мин гәрәп телен йаратам, чөнки ул минем телем” кебегрәк, алай булгач, аны үрнәк итеп алып, без дә үз телебезне йаратырга тийеш. тагы. “намазны гәрәпчә укыйсы” дигән сүзне аллаһ та, мөхәммәд пәйгамбәр дә әйтмәгән.
абвгдежз, беренче фикерлэрен эйбэт, лэкин ““намазны гәрәпчә укыйсы” дигән сүзне аллаһ та, мөхәммәд пәйгамбәр дә әйтмәгән” - дорес тугел. коръэн - без телэсэк тэ телэмэсэк тэ - эдэби махсус бик бай телдэ тошерелгэн, хэм шул телдэ укылырга тиеш. бу гарэп теле тугел, алар бу изге телнен гади хэм бер-беренэ охшаш булмаган диалектларда сойлэшэ. татар телнен - чын татар телнен, 20 гасырнын башына кадэр булганынын, ин калын тамырларынын берсе - нэк шул коръэн теле.
Зато Аллах болай дигән:
1. “Без пәйгамбәрне фәкать аның телен белүчеләр өчен генә җибәрәбез”. (Коръән, “Ибраһим” сүрәсе 4 аять).
2. “Шәһәрләр анасын (Мәккәне) һәм аның тирәсендәге авылларны өндәү өчен (игътибар итегез: бөтен Гарәпстанны түгел, Мәккәне һәм аның әйләнә-тирәсендәге авылларны өндәү өчен), Кыямәт турында хәбәр итү өчен без сиңа гарәп Коръәне җибәрдек”. (Коръән, Шура сүрәсе, 5 аять).
3. “Ачык язылган Коръән белән ант итеп әйтәм: без аны гарәпләр Коръәне дип яздык”.
“Коръән - гарәпләр өчен”. (Шура сүрәсе, 5аять).
4. “Без Коръәнне гарәпләр өчен законнар һәм карарлар җыентыгы теп иңдердек” (Рәгыд сүрәсе, 37 аять).
5. “Ачык язылган китап белән ант итәм, чынлыкта Коръән синең һәм синең кабиләң өчен җбәрелгән гыйлемлек”.
Шунысы кызык, кайбер Коръән тәфсирләүче-тәрҗемәчеләр (бүгенге замандагылары да) әлеге аятьләрне төшереп калдыра я бөтенләй башка якка боргалап тәрҗемә итә… Менә, Крачковскийны да ачып карагыз. Для объективного суждения.
Фердинанд, э сез узегез тэржемэ иттегез ме эллэ? сез инде точно галимнэрдэн доресрэк хэм узегезгэ кирэк якка бормыйча гына тэржемэ итэсез?
юри карадым тэржемэне, шура 5 аятьтэ “коръэн - гарэплэр очен” дигэн эйбер гел юк. бэлки, ялгышкансыздыр?
Крачковскийны карагыз, иптәш
Ну карадым (http://www.islamedu.ru/quran)
Крачковский: “И так мы внушили тебе Коран арабский”
Кулиев: “Мы внушили тебе в откровении Коран на арабском языке”
Османов: “Мы внушили тебе в откровении Коран на арабском языке”
Порохова: “Внушением тебе Мы ниспослали Коран арабский”
кайда монда “Коръэн - (тик) гарэплэр очен”? хэм икенче тапкыр сорыйм, сез узегез тэржемэ итэсез ме? алай булмаса, кайдан аласыз?
Ныгытыбрак укы, иптәш
иптэш, эгэр белэсен икэн - курсэт, белмисен икэн, акыллы сыман кыланма.
“коръэн - без телэсэк тэ телэмэсэк тэ - эдэби махсус бик бай телдэ тошерелгэн, хэм шул телдэ укылырга тиеш.”
мин намаз турында эйттем, коръэн турында тугел.
намаз белэн коръэн болгатмагыз эле. намаз составында догалар бар. аллаh “намазда коръэн укыгыз” дип эйтмэгэн. аллаh эйтмэгэн икэн, мохэммэд пэйгамбэр генэ эйткэн икэн, димэк, ул соннэт, фарыз тугел, йагъни обязательный тугел. догалар гына укырга йэки бер нэрсэ дэ укымаска була, чынлап та, жэмэгэть намазында коръэн укымыйлар, имам гына укый. э догалар алар кешенен сузе, аллаh сузе тугел, анын мэгънэсе узгэрудэн куркырга кирэк тугел, уз сузен белэн эйтэсен, аллаh нинди телдэ эйтсэн дэ анлый!
“4. “Без Коръәнне гарәпләр өчен законнар һәм карарлар җыентыгы теп иңдердек” (Рәгыд сүрәсе, 37 аять).” анда нэрсэ дигэн: “وَكَذَلِكَ أَنزَلْنَاهُ حُكْماً عَرَبِيّاً” - “хукмэн гэрэбийэн” дигэн, йэгни, “гэрэпчэ хокем итеп жибэрдек”. “гэрэплэр очен” тугел. “гэрэбэн” тугел, “лигэрэбин” тугел (нэк дорес эйтмим инде, куплек санын ничектер).
“мин намаз турында эйттем, коръэн турында тугел.”
намазда коръэн уку (кыраат) - фарыз шэригэть буенча.
менэ акыллы кешелэрнен фикерлэрен укып карагыз:
“шариат категорически отклоняет чтение в намазе перевода Корана”
“мохэммэд пэйгамбэр генэ эйткэн икэн, димэк, ул соннэт, фарыз тугел” - сез моны кайдан алдыгыз? фарызлар коръэндэ генэ язылмаган ващето.
Бу чуалчыкны гарәпләр үзләре дә ныгытып аңламый бугай. Үзләре дөньяда, дәүләтсез халыклардан кала, иң артта калган халыклардан. Үтүк тә уйлап чыгарганнары юк ислам тамырлаучы гарәпләрнең. Әнә “мәҗүсинең мәҗүсие” японнар бөтен техниканы алар уйлап тапкан… Уйлагыз, ни өчен бу шулай? Ныклап уйлагыз…
Фердинанд, сез мотоцикл белэн аркебузаны бутыйсыз. Коръэн бер якта, халык буларак гарэплэр икенче якта. Аллахы тэгалэ тик моселман булу очен я теллэре Коръэнгэ охшаш булуы очен генэ бер эйбер дэ бирми. Э менэ тырышкан вакытта (фэн+иман+хэрэкэт) моселманнар ин алдынгы халык булганнар. Тик бер мисал - исламнан алда шул ин артта калган хэм таркалган гарэплэр ислам кабул иткэч дистэлэгэн еллар эчендэ ярты доньяны яулап алганнар, хэм берничэ йоз ел фэндэ ауропаларга акыл биргэннэр. Ни очен ауропадагы беренче университетны моселманнар ачкан, ныклап уйлагыз. Хэм бер-ике булса да, донья тарихы турында китап укыгыз.
Гарәпләр ислам дине белән, шовинистларга әйләнеп, күпме негрны ислам аркылы гарәпләштергән. Әнә бит хәзер ничек негроидлашкан гарәпләрнең шактые. Әгәр татар халкы гарәпләр белән чиктәш булган булса, татарның җир йөзендә эзе дә калмас де. Урыс империализмына, христианлаштыруына, шовинизмына татар ислам белән каршы торса, гарәпләшүгә каршы торалмас иде. Чөнки дин ассимиляцияләр иде… Фикеремне аңладыгыз булса -кирәк.
Нәтиҗә буенча фикер йөртергә кирәк дип уйлыйм. Шул исәптән татарның бөек үткәне белән генә шапырынудан бүген эш чыкмый.
ууу, ничек чабып киткән фикер арбасы!!!
Рамайга товаричиский хөкем чыгарып утырганчы шулай фикерләшеп утыру әйбәт инде.
негырлар гәрәпләшүдә безнең эшебез юк. гәрәпләшсен! Бик әйбәт! безнең үзебездә эш муеннан алар турында уйлап ятырга.
безгә татар булып калырга иде. урыслашмыйча да, гәрәпләшмичә дә.
Ислам дине татарларга урыслашмаска гасырлар буе ярдәм итте. Хәзердә шулай дәвам итә, әммә соңгы вакытта “русский ислам” барлыкка килгәч, һәм күп кенә туган телен белмәгән яшь мөселманнар пәйда булгач, ислам милләтне югалтудан саклау вазыйфасын күпмедер өлештә үтәми башлый. Шулай дәвам итсә татар урынына урыс мөселманнар барлыкка киләчәк.
Әбу Сайт, гәрәп теле татар теленең иң калын тамырларның берсе була алмый. Чөнки тамыр - ул нигезендә нәрсә ятканын аңлата. Татар теле төрки телләргә керә, гәрәп-семит телләргә берничек тә керә алмый. Мең ел эчендә ислам дине тоту татар милли мәдәниятен әлбәттә баетты, хәзерге (урта гасыр һәм узган гасыр башы вакыттагы да) татар әдәби һәм сөйләм теленә гәрәп теле искиткеч зур йогынты ясады. Бу йогынты зур булса да, телебезне асылда үзгәртмәде, телебез төрки тел булып калды. Шул кергән сүзләрен ташламыйча кулланып, әдәби телебезне ярлытмаска кирәк.
Әммә гәрәп телен тамырлабызга төшерү - бу бердә дөрес түгел.
Былтыр, без бэлки бер ук эйбергэ торле исем бирэбездер. Эмма син 19 гасыр татар эдэби китапларын укып карадын мы? Э фэлсэфи китпларны? Андагы Коръэндэн килгэн эчтэлек хэм форманы йогынты гына дип атап булмый, минемчэ.
Торки телне син болгарны эйтэсенме? Хэзер чувашлар болгар телендэ сойлэшэ, ул инде эллэ кайчан безнен тел тугел. Эгэр торек телен эйтэсен икэн, аларнын 20нчэ хэтле эдэби фэнни теллэре нэкъ татар теле диеп була. Икесе дэ Коръэнгэ нигезлэнгэн, элбэттэ торек, фарси нигезлэр рэтендэ.
“Гарәпләр ислам дине белән, шовинистларга әйләнеп, күпме негрны ислам аркылы гарәпләштергән. Әнә бит хәзер ничек негроидлашкан гарәпләрнең шактые. Әгәр татар халкы гарәпләр белән чиктәш булган булса, татарның җир йөзендә эзе дә калмас де.” шулай ук шовинистлык белән исламны да бутамагыз! бәлки ул шовинистлар җәһәннәмгә кергәндер!
“Үтүк тә уйлап чыгарганнары юк ислам тамырлаучы гарәпләрнең. Әнә “мәҗүсинең мәҗүсие” японнар бөтен техниканы алар уйлап тапкан…” уйлап чыгаручанлыкны да ислам өчен димә инде! ислам гәйепле түгел! әбу сайт дөрес әйтә:
“Э менэ тырышкан вакытта (фэн+иман+хэрэкэт) моселманнар ин алдынгы халык булганнар. Тик бер мисал - исламнан алда шул ин артта калган хэм таркалган гарэплэр ислам кабул иткэч … , хэм берничэ йоз ел фэндэ ауропаларга акыл биргэннэр. Ни очен ауропадагы беренче университетны моселманнар ачкан, ныклап уйлагыз.”, мөселманлар бер заман математикада, астрономиядә бик көчле булганнар. аннары гына буталып киткәннәрдер бәлки, шунга күрә, ислам динен камил аңламаганга күрәдер алар йапоннардан артка калган, әмма, хәзерге мөселман булмаган халыклар фәннәре белән күп кенә әшәкелекләр эшлиләр.
“Фердинанд, сез мотоцикл белэн аркебузаны бутыйсыз. Коръэн бер якта, халык буларак гарэплэр икенче якта. Аллахы тэгалэ тик моселман булу очен я теллэре Коръэнгэ охшаш булуы очен генэ бер эйбер дэ бирми.” әгәр аллаһы тәгалә коръәнне француз телендә җибәргән булса иде, без аны французча өйрәнер, укыр идек. нинди дә бер телдә җибәрелергә тийеш бит инде ул! аллаһы тәгалә моның турында әйтә, алар, ди, нишләп һәр кешегә айырым китап җибәрми дип сорарлар, ди, тийеш булмаганны сорамасыннар, ди - бар бит шундый айәт? менә һәр бер телгә, һәр бер диалектка, һәр бер авыл теленә туры китереп айырым коръәннәр җибәрсен идемени инде ул?
“Эмма син 19 гасыр татар эдэби китапларын укып карадын мы?” бик кыланып, гәрәп сүзләрен “культурный”га санап йазганнардыр алар.
““мохэммэд пэйгамбэр генэ эйткэн икэн, димэк, ул соннэт, фарыз тугел” - сез моны кайдан алдыгыз? фарызлар коръэндэ генэ язылмаган ващето.” әйе.. мин йалгыштым бугай.. әмма күпчелек фарызларның фарызлыгы коръәндә әйтелгәнлеге аркасында “фарыз” дип факиһлар тарафыннан аталган, минем белүемчә, кайбер фарызлар коръәндә үк “фарыз”(”фаразна”) дип әйтелгән. ә менә “бу - фарыз” дип мөхәммәд пәйгамбәрнең әйтүе турында хәдисләр бармы икән, белмим, ишеткән йук бугай.
“намазда коръэн уку (кыраат) - фарыз шэригэть буенча.”
мин коръәннән дәлилләр эзләп карыйм әле.
39:9: “Әмма кичләрдә озын вакыт кыямдә торып, сәҗдә кылып Аллаhуга гына коллык кылган мөэмин, ул ахирәт гәзабыннан куркып Раббысының рәхмәтен өмет итәдер. …” -монда кыйам гына дигән, кыйраәт димәгән.
чынлап та бер айәт таптым әле мин намазда коръән укырга куша торган:
73:20: “إِنَّ رَبَّكَ يَعْلَمُ أَنَّكَ تَقُومُ أَدْنَى مِن ثُلُثَيِ اللَّيْلِ وَنِصْفَهُ وَثُلُثَهُ وَطَائِفَةٌ مِّنَ الَّذِينَ مَعَكَ وَاللَّهُ يُقَدِّرُ اللَّيْلَ وَالنَّهَارَ عَلِمَ أَن لَّن تُحْصُوهُ فَتَابَ عَلَيْكُمْ فَاقْرَؤُوا مَا تَيَسَّرَ مِنَ الْقُرْآن…” -”Тәхкыйк синең Раббың беләдер, әлбәттә, син төннең өчтән ике өлешеннән аз гына кимрәк торып гыйбадәт кыласың, кайвакытта төннең яртысыны торасың, вәв кайвакыт өчтән берен торасың, дәхи синең белән бергә торып бер таифә мөэминнәр гыйбадәт кылырлар. Аллаh төнне hәм көнне белеп үлчидер, Аллаh беләдер, әлбәттә, сез ул төннең барча сәгатьләрен дә ригая кылып бетерә алмассыз, сезгә җиңеләйтте ул төнне. Төнлә укыла торган намазларда кыйраәтне үзегезгә бик авыр килмәслек итеп җиңелрәк сүрәләрне укыгыз! …”,
“Воистину, твой Господь знает, что ты и часть тех, кто с тобой, простаиваете менее двух третей ночи, или половину ее, или треть ее. Аллах определяет меру дня и ночи. Он знает, что вам не сосчитать этого, и принимает ваши покаяния. Читайте же из Корана то, что необременительно для вас. …”
17:110 да коръән димәгән (”Не совершай свой намаз громко и не совершай его шепотом, а выбери среднее между этим.”).
72:19 да да сүз намазда коръән уку турында: “وَأَنَّهُ لَمَّا قَامَ عَبْدُ اللَّهِ يَدْعُوهُ كَادُوا يَكُونُونَ عَلَيْهِ لِبَداً” -”Тәхкыйк ул Аллаh колы Мухәммәд г-м аулакта намазга торып, кычкырып Коръән укыганда, Коръән тыңлау өчен аның янына килеп җеннәр бер-берсенең өстенә өелә яздылар.”, “Когда раб Аллаха встал, обращаясь с мольбой к Нему, они столпились вокруг него (джинны столпились вокруг Пророка, чтобы послушать Коран, или неверующие ополчились против него, чтобы помешать ему).”
“менэ акыллы кешелэрнен фикерлэрен укып карагыз:
“шариат категорически отклоняет чтение в намазе перевода Корана””
мин коръәнне татарча укырга була димәгән идем, догалар турында әйткән идем: “э догалар алар кешенен сузе, аллаh сузе тугел, анын мэгънэсе узгэрудэн куркырга кирэк тугел, уз сузен белэн эйтэсен, аллаh нинди телдэ эйтсэн дэ анлый!”, әмма, чынлап та, мин әйткәннәрдән “намазда үз телеңдә дога укырга йарагач, коръән тәфсирен дә укырга йарый булып чыга” дип чыгарырга мөмкин, әмма мин үзем андыйга риза түгел, кемдер камил тәрҗемә итә алмыйча тәрҗемә иткән әйберне намазда уку дөрес түгел, ә чын күңелдән дога уку - анысын аңлыйм, ул бит чын үз сүзләрең; намазда “сорау” мәгънәсендә дога бездәгечә укыганда салаваттан соң “раббәнә әтинә фиддүнйа …” һәм витр намазындагы дога, калганнары “зекер”ләр.
ул мәкалә-интервьюда йазган:
“– Некоторое время имам Абу-Ханифа допускал во время намаза вместо оригинала читать перевод Корана, чем по сути поставил между ними знак равенства. В условиях роста национального самосознания мусульманских народов, как Вы относитесь подобной перспективе в более широком масштабе?
- Уже во II веке по хиджре мусульмане пришли к согласию по поводу недопустимости чтения перевода Корана в намазе. И даже если человек не может выучить суру “аль-Фатиха” и другие молитвы на арабском языке, он должен повторять вместо них слова “Аллаху Акбар! Аль-хамду лиллях! Субханаллах!” и т.д., о чем говорится в достоверном хадисе. И это значит, что шариат категорически отклоняет чтение в намазе перевода Корана. …..”
моннан килеп чыга, әбу хәнифә дә намазда тәрҗемә укырга рөхсәт дигән фикердә булган икән. ә монда китерелгән хәдис бит ул зикерләрне бары тик гарәпчә әйтү генә дөрес дип әйтми. “аллаһы әкбәр” татарча “аллаһ бөйегрәк” була бугай, “әлхәмдүлилләһ” - “аллаһка(ны, өчен) мактау”, “сөбхәналлаһ” - монысы кыйын бугай, “аллаһ пак” шикеллерәк.
“аллаһы әкбәр” белән “сөбхәналлаһ” намазда болай да әйтелә, коръән белмәгәнлектән коръән урыныда түгел, бездәгечә укыганда (кайсы бер үзгәрешләр мөмкин бугай, мәсьәлән, бүтән төрле витр догасы, бүтән төрле салават турында укыганым бар, чынлап та, алар үзгәрергә мөмкин, чөнки ул дога, кеше сүзе; башка мәзһәбләрдә бүтәнчәлекләр бар бугай).
“әгәр аллаһы тәгалә коръәнне француз телендә җибәргән булса иде, без аны французча өйрәнер, укыр идек.” - алла бирса.
Бу фикерләрне татар милләтчесе язмаганы әллә каян күренеп тора.
Хәзер күп кенә кешеләр (эллеккеге коммунистлар, партияле интернационалистлар) Венерулла Якупов кебек, башта “милләтсез” коммунист булдылар, ә хәзер интернациональ дн идеологиясенә елыштылар. Шул идеология белән, “диндә милләт юк”, дип, катнаш никахларга да аклау табалар. Гомумән алганда, безнең бүгенге ярый мөслимнәрнең вә мөслимәләрнең идеологиясе теге бетле тунны икенче ягы белән әйләндереп киюне күз алдына китерә - коммунистик интернационализмны - ислам интернационализмына “әйләндереп киюне”.
Әлифба, сез зомби, сездә әз генә дә иҗадилык юк. Сезне дин бозганмы, әллә динне берьяклы гына аңлыйсызмы?
Сезгә фикер иреге кирәк. Сез караңгылыкка таба барасыз. Сез хөрриятне “однотонный” итеп күрәсез…
Фердинанд: “Бу фикерләрне татар милләтчесе язмаганы әллә каян күренеп тора.”
әйттем:
“мәхәммәд пәйгамбәр әйткән ди, “мин гәрәп телен йаратам, чөнки ул минем телем” кебегрәк, алай булгач, аны үрнәк итеп алып, без дә үз телебезне йаратырга тийеш.”
һәм мин сез әле генә әйткән әйберләрне, мөселманнар турында, интернационалистлар турында, (”“милләтсез” коммунист булдылар, ә хәзер интернациональ дн идеологиясенә елыштылар”, “диндә милләт юк”, дип, катнаш никахларга да аклау табалар”, “коммунистик интернационализмны - ислам интернационализмына “әйләндереп киюне””) бөтенләй әйтмәдем.
ул темага фикеремне беләсең килсә:
коръәндә аллаһы тәгалә әйтә: “мин сезне телләрегез, тән төсләрегез аерыла торган итеп ясадым” дия. шулай итеп, коръән буенча, ул шулай булырга тиешле нәрсә.
ә катнаш никахлар, минемчә рөхсәт, ләкин хәзерге машиналар заманында ул бәлки артыклангандыр.
““хукмэн гэрэбийэн” дигэн, йэгни, “гэрэпчэ хокем итеп жибэрдек”” дигән идем, ә “гәрәпчә хөкем” ничек була соң ул, чынлап та, бәлки, “гәрәп милли хөкеме”дер.
син “Зато Аллах болай дигән: ….” дип мисаллар китергән идең. киресенчә, бу диннең барча халыклар өчен булуы турында да аятьләр бар бугай, белүемчә.