(”Безнең гәҗит” газетасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе хакында)
Бөек Тукай туган көнне - 26 апрельдә Казан урамнарында татарча сөйләшүчеләр саны берничә тапкыр артачак. “Үзебез” - яңа буын хәрәкәте активистлары вәгъдә итә моны. Өч ел элек “Үзебез”ләр башлап җибәргән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел тагын да киңрәк колач алырга тиеш. 21 февральдә - Туган тел көнендә акция республика мәктәпләрендә башланып китте. Быел аңа вузлар, һөнәри училищелар, сәүдә предприятиеләре дә кушыла. Татарлар туган телләрендә сөйләшсен өчен, нинди чаралар кулланып була? “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе нинди яңалык алып килде? Бу турыда аны оештыручылар сөйли.
Казанда татарча концертлар, мәдәни кичә, презентацияләр еш үтә. Тик бу чараларның берсе дә татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны көндәлек кулланылышка кертүне максат итеп куймый. Өстәвенә, алар татар аудиториясенә исәпләнгән, ә инде телебезне милли кысалардан чыгарып, чит телле аудитория алдында пропагандалау турында моңа кадәр уйлаучы булмады кебек. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе исә нәкъ шул максатларны күздә тота.
- 26 апрельдә, белгәнебезчә, бөтен республика буенча шигырь бәйрәмнәре уза. Казанның Ирек мәйданында Тукай Һәйкәле янында зур җыен үтә, анда рәсми кешеләр, мөхтәрәм татар шагыйрьләре чыгыш ясый. Ләкин күп очракта бу нәрсәләр яшьләр өчен кызык түгел, алар катнашса да, күпчелеге вузлардан “куып” китерелгән студентлар була, - дип аңлата акциянең идея авторларыннан берсе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Илшат Сәетов. - Шуңа да без Туган тел көнендә нәкъ менә яшьләр форматына туры килә торган чаралар уздырырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Аларның урыны итеп тә яшьләр ял итә торган Бауман урамы сайланды.
- Нинди дә булса компания турында уңай имидж тудыру, аның белән кызыксындыру өчен, реклама акцияләре уздырыла, - дип аңлата Илшат. - Татар телен дә шундый ук заманча РК-технологияләр кулланып, рекламаларга кирәк. Иң беренче чиратта, бу визуализация. Ягъни татар теленең символы булган билге, тамга уйлап табу. Бу билге логотиплар ясауның барлык кануннарына нигезләнеп эшләнергә тиеш. Ягъни ул гади геометрик фигурадан ясала, безнең очракта ул түгәрәк. Икенчедән, билгенең нигезендә татар хәрефе ята. Өченчедән, яшьләргә таныш булган «смайлик» куллану. Бу логотип ачык йөзле, ягымлы, шат күңелле итеп сурәтләнә һәм кешеләрдә иң уңай хисләр генә уята.
Илшат әйтүенчә, акция нигезендә тагын бер маркетинг алымы бар - нинди дә булса вакыйганың бер урында һәм бер вакытта узуы. Бауман урамындагы акция кешеләрдә «татар теле - үзе бер вакыйга» дигән фикер калдырырга тиеш иде. Ягъни бу телдә кайдадыр качып кына түгел, ә Казан үзәгендә курыкмыйча кычкырып сөйләшәләр һәм җырлыйлар. Тагын бер технология — татар теленә аны белмәүчеләр игътибарын тарту. Акциядә катнашучылар, узган-барган кешеләргә ягымлы итеп эндәшеп, аларның татар телен белү-белмәүләре белән кызыксынды. Телне белүчеләргә «Мин татарча сөйләшәм!» дигән түштамгалар (значоклар) өләшенде. Белмәүчеләргә исә «Синең татар телендә беренче 150 сүзең» дигән кечкенә сүзлекләр тапшырылды. Аерым әйтеп китәргә, кирәк, түштамга, сүзлекләр, акцияне оештыручылар кигән футболкалар — барысы да бер стильдә, акция логотипын кулланып эшләнде.
АГЫМГА ИЯРМӘ!
- Акциянең тагын бер үзенчәлеге бар. Анда уйларга сәләтле, тормышта үз юлын табарга теләгән, агымга ияреп яшәргә теләмәгән яшьләр катнашты, - ди “Үзебез” координаторы, журналист Рәфис Җәмдихан. - Акция барышында “альтернатив” татар музыкасы, ягъни бүгенге “попса”га охшамаган татарча рок һәм рэп яңгырады. Аны «яңа агым татар музыкасы» дияргә дә була.
Акциядә музыка куллану юкка түгел, ул аудиторияне тартуның иң көчле чараларыннан берсе. Ә инде бу музыкада ниндидер тирән мәгънә дә була икән, икеләтә яхшы. Димәк, акция яшь аудиториягә, аларның да инициативалы, уйлый торган өлешенә исәпләнгән.
Башка татар чараларыннан аермалы буларак, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе халыктан чыккан, ягъни ул өстән кушканга уздырылмый. Яшьләр бу эшкә үз теләге белән алынды. Беренче акциядә эшнең иң зур өлеше галимә һәм җәмәгать эшлеклесе Резидә Сафиуллина, аның әнисе Татарстанның халык җырчысы Гөлзадә ханым тарафыннан башкарылды. 2007 елда акцияне оештыруга Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросы кушылды, ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үз өлешен кертте. Казан мэриясе түштамгаkар, футболкалар, сүзлекләр ясау, акча һәм акция алдыннан шәһәр урамнарында реклама элү өчен урыннар бирде.
АМЕРИКАЛЫЛАР ДА ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘ
Узган елда акция Татарстан Мәгариф министрлыгы ярдәме белән бөтен республика мәктәпләрендә узды. Алар арасында хәтта бәйге дә игълан ителде. Конкурста катнашучылар алдында берничә таләп куелды. Акциянең креативлыгы, ягъни аны уздыруга иҗади якын килү, уртак логотипны куллану, мөмкин кадәр зуррак аудиториягә эшләү, бу күркәм гамәл турында массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр итү. Оештыру комитетына 40ка якын сценарий килде. Нәтиҗәдә, биш җиңүче билгеләнде. Бигрәк тә Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Саба районнары акцияне уздыруга зур көч куйган булып чыкты. Шулай ук җиңүчеләр арасында Ульян яшьләре дә бар иде. Татарстаннан читтә яшәүләренә карамастан, өлкәнең әле яңа гына оешкан «Ак барс» яшьләр оешмасы, өч мәктәптән укучылар җыеп, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен уздырган. Җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән кыйммәтле бүләкләр уйнаткычлар тапшырылды.
Акциянең максаты - татар телен чит аудиториягә дә тәкъдим итү, аларны тел¬без белән кызыксынуга этәрү, дигән идек. Бауман урамындагы акциягә катнашырга районнардан килгән балалар арасында татар милләтеннән булмаганнары да күп иде. Кайбер районнар рус балаларын махсус алып килгән. Чистайдан Татьяна исемле кызның, Теләчедән әрмән малае Каренның татарча шигырь сөйләүләрен халык яратып кабул итте. Аннары сәхнәгә «Татар телен сөючеләр» клубы вәкилләре менде. Бу клуб татар телен белүче чит ил кешеләрен берләштерә. Америкадан килгән Каил һәм Натали татар телен Казан дәүләт университетында өйрәнә. Җиде ай эчендә алар телне яхшы гына сөйләшерлек итеп үзләштергән. «Безне мәктәптә өйрәтмәделәр», дип зарланырга яратучы кайбер татарларга менә шушы чит ил яшьләре үрнәк була ала.
АКЦИЯ КИҢ КОЛАЧ АЛА
«Мин татарча сөйләшәм!» бер көнлек кенә чара булмаска тиеш. Шәһәрнең көндәлек тормышына үтеп кереп, кибетләр, даруханәләрдә, транспортта кешеләрне татарча сөйләшүгә этәрергә кирәк, ди оештыручылар. Моның өчен стикерлар — ябыша торган материалдан акция логотиплары ясалды. Татарча хезмәт күрсәтә торган кибетләрдә, хастаханәләрдә, башка урыннарда әлеге логотиплар эленеп торачак.
- Кайчакта кибетченең татар кешесе икәнен күреп торсаң да, татарча эндәшергә кыймыйсың, - дип аңлата “Үзебез” координаторы Руслан Айсин. - Ул бит әле татар булса да, “Говорите по-русски” дип җавап бирергә мөмкин. Ә инде кибеттә, касса янында яисә ишегендә “Без татарча сөйләшәбез” дип язылган икән, димәк, монда туган телеңдә сорый аласың дигән сүз.
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясен оештыручылар аның Татарстаннан читтәге төбәкләрдә дә узуын тели.
Моның өчен татарлар күп җыела торган берәр чара, мәсәлән, Сабантуй бик тә кулай булыр иде. Акция уздырырга теләүчеләр, тәҗрибә уртаклашу өчен, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бюросына мөрәҗәгать итә ала.
ОЧРАШУ УРЫНЫ - БАУМАН УРАМЫ
Быел “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе масштабларын тагын да киңәйтү өчен, бәйгедә мәктәпләрдән тыш, Һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү, транспорт, дәүләт учреждениеләре һәм ведомстволары катнашачак.
- Исемнәрен татарча язган, халыкка татар телендә хезмәт күрсәткән, татар телен белүче хезмәткәрләренә өстәмә акча түләү практикасын кулланган сәүдә үзәкләре, халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар, транспорт һәм дәүләт учреждениеләре арасында рейтинг булдырылачак, - дип сөйли “Үзебез” координаторы, “Ирек мәйданы” газетасы журналисты Римма Бикмөхәммәтова. - Шулай ук “кара” исемлек тә төзеләчәк. Без эксперимент рәвешендә телефоннан булса да татарча.мөрәҗәгать итеп, кайда татарча сөйләшкәннәрен, ә кайда дорфа итеп: “Говорите по-русски” дип, җавап кайтаруларын белештек инде.
Акция 10 апрельгә кадәр барачак. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү 26 апрельдә - Габдулла Тукай туган көнендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең йомгаклау этабында булачак.
Бөтендөнья татар конгрессы киләсе биш елны Татар теле бишьеллыгы дип игълан итте. Республика күләмендә оештырылачак “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе татар телен өйрәнүгә, туган телебезнең имиджын күтәрергә, аңа ихтыяҗ үстерүгә этәргеч булыр, дип өметләнә оештыручылар.
Акциядә катнашу турында тулырак мәгълүматны мәктәпләр, һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Гөлия Фәргать кызы Мусинага (843) 292 27 74 телефоны аша шалтыратып белергә мөмкин. Сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү, транспорт, дәүләт учреждениеләре һәм ведомстволары бәйге шартларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бүлек мөдире Руслан Валерий улы Айсинга (843) 299 77 17 телефонына шалтыратып сорый ала.
Алия САБИРОВА, “Үзебез” координаторы.
Редакциядән: әлеге бик матур башлангычны, кем-кем, татар журналистикасы, татар матбугаты элеп алырга тиештер. Әлбәттә, без спонсорлар була алмыйбыз, ә менә оешмаларны “Татарча сөйләшәбез”гә кушылырга кызыксындыра алабыз. Әйтик, андый милләт җанлы оешмалар турында газеталарыбызда язып, радио, телевидение аша сөйләп… Бу аларга бушлай реклама булачак ич. Бүгенге конкуренция заманында ул бик мөһим нәрсә. Аеруча сәүдә оешмалары өчен. “Безнең гәҗит” бу эшкә әзер. Алдынгылар исемлеген, ягъни рейтингта җиңүчеләрне белергә телибез. Татарча сөйләшүче кибетләр, көнкүреш хезмәте күрсәтүчеләр һәм башка оешмалар! Бу мөмкинлектән файдаланып калыгыз!



Соңгы фикерләр