БЕЗ ТУКАЙЛЫ МИЛЛӘТ БАЛАСЫ КАЗАН УРАМНАРЫ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘ ЧТО ОБЩЕГО МЕЖДУ СЛОВАМИ «НАСЛЕДИЕ» И «ЭКОНОМИКА»? «Мозговой штурм» в рамках IX Всемирного Конгресса ОГВН
марта 18

(”Шәһри Казан” газетасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе хакында)

Казанда миллион ярым татар яши. Аның ничәсе татарча сөйләшкәнен галимнәр, татар теле белгечләре дә әйтә алмый. Мантыйк белән фикерләсәң, миллион ярым татар да туган телендә сөйләшергә тиеш кебек. Чынлыкта исә татар телендә аралашучылар Казан өчен экзотикага әйләнә бара. Ватып-җимереп булса да, русча сөйләшергә тырышабыз.
Яшь буын туган телнең мөһимлеген, кирәклеген аңлый башлады бугай. Алар «Үзебез» яңа буын хәрәкәтенә берләшеп, татар телен популярлаштыру белән шөгыльләнәләр. Теләкләре сүздә генә калмый - реаль эшләре дә бар. Мисал өчен, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе. Ул Казанның Бауман урамында ике ел рәттән, 26 апрель көнне үткәрелеп килә. «Мин татарча сөйләшәм!» дип язылган футболкалар кигән, түштамгалар таккан егетләр, кызлар Бауман урамында халыкны татарча сөйләштерә. Татар телен белүчеләргә махсус түштамгалар, ә белмәүчелөргө «Синең татарча беренче 150 сүзең» дигән буклетлар тарата. Шунда ук татар альтернатив музыкасы концерты оештырыла. Рус телле яшьләрнең буклеттан файдаланып булса да, татарча сөйләшүләрен күрү, аларның исләре китеп татарча рок, рэп тыңлауларын күзәтү шатландыра. Димәк, хәрәкәт бар!
Баумандагы акциядә катнашкан, халыкны татарча сөйләштергән Ләйсән быел да бу чарадан читтә калмаска тели. «Хәзер яшьләр арасында татар теленең популярлаша баруы сизелә. Русча сөйләшүче танышларым да «Иттифакъ», Илсөя Бөдретдинова, «Алканат»ны тыңлый. Татар теле модага керә бара», — ди ул. Чыннан да, танышым Ульяновск кызы Алсу да татар җырларын тыңлый. Әлегә татарча белмөсә дә, киләчәктә өйрәнергә тели. Татар теле дәреслеген сатып алган инде.
Сүз уңаеннан, быел акцияне тагын да киңрәк масштабларда үткәрергә телиләр. Үткән елда Татарстан мәктәпләрендә дә «Мин татарча сөйләшәм !»не үткәргәннәр. Түбән Кама укучылары, мәсәлән, супермаркетларда халыкны татарча сөйләштергәннәр. Туган тел кичәсе үткәрүче мәктәпләр дә булган. Быел исә акцияне тагын да зуррак итеп үткәрергә телиләр икән. «Үзебез» хәрәкәтенең координаторы Римма Бик-мөхәммәтова: «Быел һөнәри белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары, сәүдә үзәкләре, хезмәт күрсәтү оешмалары, кайбер ведомстволар да акциягә җәлеп ителде. Моның халык өчен дә файдасы булыр иде. Супермаркеттагы кассага «Монда татарча сөйләшәләр!» дип язылган булса, татарлар барысы да шул кассага агылыр иде», — ди.
«Мин татарча сөйләшәм !»гә 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә старт бирелде. Бу көннән акцияне үткәрүнең иң яхшы төренә бәйге игълан ителде. Ул 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне билгеләү 26 апрельдә - Тукай туган көнендә булачак. Татарча сөйләшсәң, «Мин татарча сөйләшәм! »гә син дә кил! Очрашу урыны элеккечә кала: 26 апрель, Бауман урамы.

АЛСУ МӘҖИТОВА

ГРО "Зебезү" матбугат үзәге урнаштырды \\ тема:

Фикереңне әйт!