Home » проектлар

“Мин татарча сөйләшәм!” бәйге-акциясенең нигезләмәсе

17 марта 2008 6 views 3 Comments

Оештыручылар“Үзебез” яңа буын хәрәкәте, Татар яшьләре форумы бюросы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, “Идел” яшьләр үзәге.

Гомум нигезләмә

Акция ике ел элек үткәрелә башлады. Аның инициаторлары – татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” креатив яңа буын хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтнең эш юнәлешләренең берсе татар яшьләренең шәһәр мәдәниятен өйрәнү һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтњ.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашырга чакыру.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең масштабларын тагын да киңәйтү максатыннан, әлеге чараны үткәрүнең иң яхшы төренә бәйге игълан ителә. Бәйге 21 февральдә – Туган телне саклау көнендә башлана һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Бәйгедә урта, һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары, сәүдә, көкүреш хезмәт күрсәтү, транспорт, дәүләт учреҗдениеләре һәм ведомстволары катнаша ала.

Бәйгедә катнашуныћ тљп талђплђрнећ берсе – халыкны, аеруча яшьләрне татар телендә аралашуга тартып, төрле чаралар уздыру. Оештыручылардан фантазия куллану, гадәти булмаган табышлар кљтелђ. Акцияне үткәрүгә сәүдә, көкүреш хезмәт күрсәтү объектларын да җәлеп итәргә мөмкин.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм ТР Мәгариф џђм фђн министрлыгы порталында 10 апрельгә кадәр њткәрелгән чаралар хакында язмалар дөнья күрергә тиеш. Жюри бәйгедә катнашучылар уздырган чараларны матбугатта дљнья књргђн язмалар, порталдагы мәгълүматлђрдђн чыгып бәяләячәк.

Акциянең бердәм стилен (логотип, төсләр) саклау мәҗбүри шарт булып тора. Логотип uzebez.org сайтында һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Белем” порталында урнаштырылган. Шунда ук акциянең хронологиясе алып барылачак.

Акцияне оештыручылар 10 апрельгә кадәр үткәрелгән чара турында хисап җибәрергә тиеш. Хисапта түбәндәгеләр күрсәтелергә тиеш:

- катнашучылар саны турында мәгълүмат;

- акциянең фотографияләре;

- сценарий;

- нәтиҗәләр, ничә кешене татарча сөйләшергә җәлеп итеп булды;

- акция турында җирле яки республика массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан язмалар.

Акцияне үткәрүдә креатив, гадәти булмаган идеялђр куллану ућай бђялђнђчђк.

Конкурс нәтиҗәләре һәм җиңүчеләрне бүләкләү 26 апрель Габдулла Тукай туган көнендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең йомгаклау этабында булачак. Җиңүче коллектив Казан тамашачысы алдында чыгыш ясаячак. Әлеге чара кысаларында яңа буын татар музыкасы вәкилләре, яшь шагыйрьләр һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгышлары, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе символикасы төшерелгән тњштамгалар, ябыштыргычлар, “Синең татарча беренче 150 сүзең” дип исемлђнгђн буклет-сүзлеген тарату планлаштырылган. Тњштамга һәм буклетларны акция эмблемасы төшерелгән футболка кигән оештыручылар, бәйгедә катнашучылар таратачак.

Оештыру шартлары

Бәйге-акциягә әзерлекне оештыру комитеты рәисе җитәкли. Жюрины оештыру комитеты формалаштыра.

Бәйге-акцияне оештыручыларның вазифалары:

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы:

- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Белем” порталында бәйге-акция хакында мәгълүмат урнаштыру;

- порталга килгән мәгълүматны эшкәртү;

- призлар белән тәэмин итү.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы:

- акция эмблемасы төшерелгән ябыштыргычлар әзерләү;

- сценарий язучы, режиссер, тавыш операторы, чыгыш ясаучы артистлар, алып баручыларга хезмәт хакы түләү;

- сәхнә мәйданчыгы булдыру;

- тавыш аппаратурасын арендага алу.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты:

- тњштамгалар, буклет-сүзлек, футболкалар әзерләү;

- катнашучыларга призлар, сувенирлар, дипломнар, бүләкләр әзерләү.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы:

РФ регионнары һәм чит ил татар яшьләре арасында промоутерлык эшен алып бару.

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте:

- координация эше;

- оештыру мәсьәләләре.

ТР массакүләм мәгълүмат чараларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Белем” порталында урнаштырылган мәгълүмат, үткәрелгән чара хакында хисап бәйгедә катнашу өчен гариза булып санала.

Язманың чыгу вакыты һәм урыны күрсәтелгән мәгълүматны һәм хисапны nacotdel@mail.ru, tatlider@pochta.ru электрон адресына җибәрергә.

Бәйгегә җибәрелгән материаллар рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

Юл чыгымнары бәйгедә катнашучыларның үзләре тарафыннан түләнә.

Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефон номерына шалтыратып белергә мөмкин:

Телефон\факс: (843) 292 27 74 (уку-укыту системасы учреждениеләреннән катнашучылар өчен) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Мусина Гөлия Фәргать кызы

(843) 299 77 17 (калганнар өчен) – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бүлек мөдире– Айсин Руслан Валерий улы.

Бу фасыл буенча язулар

3 Responses to ““Мин татарча сөйләшәм!” бәйге-акциясенең нигезләмәсе”

  1. 1
    фәрһад Says:

    Кәдерле Үзебез,
    Сезнен турында Азатлык радиосынын тапшыруы аркылы өйрәндем.
    Хәзер Америка Кушма Штатларынын Теннесси Генераль Ассамблеясында хокуки практика үтәм. Май аенын азагында Казаныбызга кайтам. Кайткач, татар телендә мәктәп балалары һәм студентлар өчен ассамблеялар оештыру, комитетлар эше һәм канун өлгеләрен әзерләү буенча уеннар алып бара алырмын.
    фәрһад

  2. 2
    Руслан Says:

    Бик эйбэт, Фэрхэд, авгстнын 25-30 кадэр 3нче Ботендонья татар яшьлэре форумы узачак, бэлки шунда ул тренингларны кулланып булачак, дип уйлыйм. Казанга килгэч безнен б/н элемтэгэ керсэгез иде.
    тел 2997717, 2484149 Руслан, УЗЕБЕЗ координаторы

  3. 3
    abo Says:

    Сегодня праздник, позвольте вас поздравить! Почему именно вас - можно узнать в моём блоге.

Leave a Reply