Сәлам! Браво, Асылъяр!
марта 05

(”Ватаным татарстан” газетасы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе хакында, №42, 05.03.08)

“Үзебез” хәрәкәте өченче ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм” акциясен үткәрә. Быел исә аның чикләрен тагын да киңәйтү максатыннан, әлеге чараны иң уңышлы үткәрүчеләр арасында бәйге игълан ителә. Конкурста урта, һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары, сәүдә, көнкүреш хезмәт күрсәтү, транспорт, дәүләт учреж¬дениеләре һәм ведомстволары катнаша ала. Бәйге 21 февральдә - Туган телне саклау көнендә башланып китте. Ул 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Бәйгедә катнашуның иң беренче таләбе - халыкны, аеруча яшьләрне, татар телендә аралашуга этәргеч бирә торган чара оештыру. Акцияне үткәрүгә сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларын да җәлеп итәргә мөмкин. 10 апрельгә кадәр башкарыл¬ган эш турында хисап җибәрергә кирәк. Анда катнашучылар саны ту¬рында мәгълүмат, акция урыныннан фотографияләр, сценарий һәм нәтиҗәләр күрсәтелергә тиеш. Го¬мумән, эшнең асылы ничә кешене та¬тарча сөйләшергә җәлеп итүенә карап әлеге чарага бәя биреләчәк. Эшкә иҗади якын килү аеруча отышлы. Кон¬курсның нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр¬не бүләкләү 26 апрель - Габдулла Ту¬кай туган көнендә булачак. Җиңүче коллективка Казан тамашачысы ал¬дында чыгыш ясарга мөмкинлек би¬релә. Шунда яшь буын татар музыка¬сы вәкилләре, яшь шагыйрьләр һәм мәдәният хезмәткәрләре дә чакырылган, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе символикасы төшерелгән түштамга-лар, ябыштыргычлар, “Синең татарча беренче 150 сүзең” дип исемләнгән буклет-сүзлек тарату планлаштырылган.
Татар теленең кулланыш даирәсе тар булган шартларда яшь милләт¬тәшләребезне туган телләрендә арала¬шуга чакыручы мондый акцияләрнең кирәклеге бәхәссез. Быел “Үзебез” яшь буын хәрәкәте бәйгене оештыруга Та¬тар яшьләр форумы бюросын да, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм ми¬нистрлыгы, Бөтендөнья татар конгрес¬сы, Казан муниципаль берләшмәсенең башкарма комитеты, “Идел” яшьләр үзәген дә җәлеп иткән. Метрода, трамвай-троллейбуслар-да ике телдәге белдерүләрне тыңлау кемнең генә күңеленә сары май булып ятмый икән. Күп автобуслардан аерма¬лы буларак, 74А маршрутында, салон¬ны яңгыратып, татар телендәге радиоларның берсен тыңлап барган автобус йөртүченең исемен сорамыйча, рәхмәт әйтмичә кала алмадым. Фәрит абый Мингалиев яшьләрнең хәзер татарча музыка тыңламауларын офтанып әйтеп куйды. Моннан өч-дүрт элек ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында белгечләр өчен татар теле дөресләре оештыруның шаһиты булган идем. Җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең һәммәсе шунда йөрде. Әмма җитәкче урыннарда эшләүче табиблар татарча берәр җөмлә төзеп әйтә алалар микән, монысы иңде шикләндерә. Гадәттә, ре¬дакция йомышы белән берәр оешмага шалтыратасы булса, иң элек татарча дәшәм. “Исәнмесез” дигәнгә кимендә дүрт кешенең өчесеннән: “Здравствуйте”, - дигән җавап ишетәм, һәрхәлдә, минем сәламләшүемне аңлыйлар. “Что?!” - дип җикеренмәүләренә сөе¬неп, сүзеңне русча дәвам итәсең инде. “Үзебез” хәрәкәте вәкиле Римма Бик-мөхәммәтова махсус сәүдә үзәкләренә шалтыратып, андагы татар телен бе¬лүче белгечләрне барлаган. Үзләрен хөрмәт иткән сәүдә үзәкләрендә бер¬ничә телне белүче белгечләр булуын әйтә ул. Чит илләрдән килгән турист¬ларның безнең кунакханәләрдәге инг¬лиз телен белмәүче белгечләрнең бул¬мавына аптырап киткәнен сөйләгәннәр иде. Ә менә ике дәүләт теле кабул ителгән республикада татар теленә әһәмият бирелми.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА

Р.S. Акциядә катнашу турыңда тулырак мәгълүматны мәктәпләр, һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Мусина Гөлия Фәргать кызыннан (843) 292-27-74 телефоны аша белешергә мөмкин. Сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү, транс¬порт, дәүләт учреждениеләре һәм ведомстволары бәйге шартларын Бөтендө¬нья татар конгрессы башкарма комитеты бүлек мөдире Айсин Руслан Валерий улыннан (843) 299-77-17 телефонына шалтыратып сорый ала.

Руслан Айсин урнаштырды \\ тема: ,

“МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ” исемле мәкалә буенча уже 2 фикер!

  1. RUSTAM 07.04.2008 сәгать 13:46 әйтте :

    Исэнмесез миллэтэшлэр!
    Бу бик кирэкле хэрэкэт!
    Лэкин татарлар Казандагына тугел башка тоэклэрдэ дэ бик куп!
    Мэсэлэн Уфада! Шуна курэ ботен татар яшлэрен берлэштеру очен агитацион матерриалар таратырга кирэк. Мэсэлэн футболкалар “Мин татарча сойлэшэм” , “Татарлар.ру” символлары белэн.

  2. руслан 07.04.2008 сәгать 14:38 әйтте :

    бик хуплыйбыз, эфэрин, тарата башлагыз

Фикереңне әйт!