“Татарстан яшьләре” газетасы “Ирек мәйданы” клубының милли мәгәриф турындагы утырышы хакында
Беркөнне Казанның 2 номерлы татар гимна¬зиясе директоры Камәрия Хәмидуллина бе¬лән әңгәмә барышында мәгарифтәге милли-төбәк компонентының алып ташлануы ха¬кында сүз чыкты. Күренеп тора: бик күп бор¬чулар тудырган проблема аның да йөрәгенә тигән. «Милли мәгарифне бетерү дип туры-дан-туры атап әйтмәсәләр дә, аның ахыргы максаты шул, — диде Камәрия Зиннуровна. — Русия халкын тоташ бер милләткә әверел¬дерү сәясәте ул. Милли мәгарифне төрле як¬лап чукыйлар. Мәсәлән, гимназиябездәге милли көрәш секциясен моңарчы югары ка¬тегорияле укытучы җитәкләп килде. Беркөн¬не хәбәр иттеләр — баксаң, милли көрәше¬без Мәскәүдәге спорт төрләре реестрына кермәгән икән, шуңа күрә укытучыга югары категория бирелергә тиеш түгел, имеш. Ә ка¬тегория — акча, хезмәт хакы күләме дигән сүз. Нишләтәсең, беренче категориягә төше¬реп куярга, укытучының акчасын кисәргә мәҗбүр булдык. «Бу уку елын бетерәм дә, бүтән эшләмим», — диде тренер».
«Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр кертү җәмәгатьчелектә, укытучы-укучылар, ата-аналар арасында нинди фикерләр тудырды? Милли-төбәк, мәктәп компонент¬ларын бетерү безнең туган тел, әдәбият, та¬рих дәресләренә турыдан-туры китереп су¬гуын бөтен кеше дә аңлады микән? тиздән меңнән артык татар теле белгечләре эшсез калачак, инде ничәнче тапкыр безнең бала¬ларыбызны туган телдә белем алу хокукын¬нан мәхрүм итәргә җыеналар. Тагын көрәш, ирек даулау, үзеңнең «дөя» түгеллегеңне ис¬батларга тотынырга кирәкме? Әлеге уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының конференц-залында «Милли мәгариф: аның бүгенге халәте пәм киләчәге» темасына фикер алы¬шу үтте. Бу вәзгыятьтә нишләргә? Мәктәп¬ләрдә татар телен саклап калырга мөмкин¬лек бирүче альтернатив формалар бармы? Фән-мәгариф, җәмәгать эшлеклеләре, жур¬налистлар шушы һәм башка сорауларга җа¬вап эзләде. Утырышта яңгыраган кайбер фи¬керләрне сезнең игътибарга да җиткерәбез.
Илдус ӘМИРХАНОВ, галим, “Милли мәҗлес” рәисе:
— Борынгы бабаларыбыз милли мәгарифне торгызуда дөрес юл табуга ирешкәннәр — кайчандыр Диния нәзарәте тирәсендә 4 мең мәхәллә эшләгән. Җәмгыять тормышы да, гаилә системасы да, мәгариф тә — милли тормышыбызның
һәр тармагы шушы мәхәлләләрдә кайнаган. Ул Русиянең көфер системасына берничек тә катышмыйча, үз көенә яшәгән. Шул безне саклап калган.
Инде хәзер нишләргә? Мин бер генә котылу юлын күрәм — Октябрь револю¬циясенә кадәр булган эзгә кире кайтырга, ягъни, мөф-тият, дин системасына ышыкланырга. Хәзер мең¬нән артык мәчетебез бар, ә Русия буйлап бу сан 2-3 меңгә җыела. Безнең та¬рафтан язылган милли мә¬гариф системасын шул юнәлешкә кертеп кенә җи¬бәрәсе. Йә үз кыйблабыз¬ны алып, Ислам юлыннан китәбез, йә Русия система¬сында чәбәләнеп, гимнази¬яләребез белән бергә йот¬каннарын көтеп утырабыз.
Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче:
- Бу - турыдан-туры сәяси проблема. Күптән түгел генә «Проект России» дигән китап чыкты. Анда «Россия долҗна быть самодержавным государством» дип язылган. Урысларның бик актив милли җәмәгатьчелеге тарафыннан чыгарылган икенче китап «Русская доктрина» дип атала. 850 битлек бу китапта Русиянең һәр гамәле ничек булырга тиешлеге әйтелгән. Мәгариф турында: «Мәктәптә укыту системасы бары тик урыс телендә генә алып бары¬лырга тиеш. Урыс телен начар белгән, йә камил белмәгән кешеләргә карьера юлы ябылырга тиеш. Милли культуралар фольклор дәрәҗәсендә генә булырга тиеш», - дип языл¬ган. Димәк, бүген кабул ителгән законнар шушы доктринаны тормышка ашыру юлыннан бара. Тагын бер сәяси якка игътибар итегез - милли компонентны алып ташлау турындагы законның кабул ителүе башыннан ахырына кадәр Русия Думасының сайлау кампаниясенә туры килде. Урыстан башка барлык милләтләрнең мәгариф системасын бетерүгә юнәлдерелгән законга президент «үчекләү» рәвешендә кул куйды. Ә шушы көннәрдә шыпырт кына православие нигезләрен федераль компонентка кертеп куйдылар. Димәк, мәктәпләрдә безнең балаларга православиене мәҗбүри укытачаклар. Илдус Әмирханов белән килешәм — сакланып калу өчен бүген безгә элеккечә мәчет тирәләренә тупланырга туры киләчәк. Дини генә түгел, дөньяви белемне_дә биргәннәр бит анда. Йөз проценты дип әйтмим, халкыбызның иң өлгергән өлеше, каймагы, яшьләре генә дә шул тирәдә сакланып кала алса, бу юлны кире какмаска кирәк. Шуның өчен безгә хәзер сәяси, дөньяви белемле бик көчле имамнар кирәк.
Милли мәгарифне бетерү сәяси проблемага әверелгән икән, аннан сәяси юл белән генә чыгып була. «Законга төзәтмә кертәчәкбез, Думага җибәрдек», - дип юаталар хәзер безне. Бу законны принципиаль рәвештә теләсәң дә үзгәртеп булмый. Чөнки «бетерергә» дигән нәрсәгә бер генә үзгәреш кертеп була -«бетермәскә». Яртылаш мөмкин түгел.
Дөресен генә әйткәндә, татар халкы бу законның асылын, ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңламыйча да калды. Чөнки мәгълүмат җитмәде, аны мыштым гына кабул иттеләр. Әлеге законны кабул итүчеләрне яклап, татар халкының сайлауларда 97 процент тавыш биргәненә мин ышанмыйм.
Алга таба нишләргә? Бу хәлләрне бөтен дөньяга җиткерергә кирәк. Әйтик, 7-9 апрель көннәрендә Казанда Европа Советының мәгариф һәм мәдәният комитеты халыкара семинар уздырачак. Бирегә Русиянең барлык университет вәкилләре һәм Европаның 30 университетыннан галимнәр киләчәк. Безгә милли мәгарифебезне аяныч хәлгә калдыруларын шунда күтәреп чыгарга кирәк!
Халыкара кануннар турында да онытмыйк. Әйтик, «Региональ һәм вак халыклар телләре турында» Европа хартиясе» бар. Егерме еллык бәхәстән соң былтыр көз БМО тарафыннан, ниһаять, зур көчкә ия тагын бер документ - «Төп халыкларның хокуклары турында БМО декларациясе» кабул ителде. Безнең матбугатта басылмады ул, чөнки тавыш биргәндә Русия аңа битараф калды.
Тәлгат БАРИЕВ, Татар иҗтимагый үзәге рәисе:
- Меңнән артык татар телчеләребез эшсез калырга тора. Минемчә, алар үзләренең ассоциацияләрен төзеп, урамга чыгарга тиеш. Хөкүмәтнең аларны эшсез калдырырга хакы юк. Без, татар милләтчеләре, шулай ук бергәләшеп чыгачакбыз.
Татарстанга союздаш республика статусы бирүне таләп итеп, заманында 1 млн. тавыш җыйган идек. Татар мәктәбен саклап калырга дигән 1 млн. имза җыя алмыйбызмы? Әлбәттә, җыя алабыз һәм җыярга кирәк тә! Бу барыбер бик зур көчкә ия. Кулда кочагы белән имзалы документлар булса, моны син кич утырып үзең язгансың дип әйтмиләр бит инде. Әлегә мин шундый ике юл күрәм. Җәмәгатьчелек кул кушырып, барыбер беттек инде дип утырырга тиеш түгел.
Лилия СӨНГАТУЛЛИНА.
Р.S. Милли компонентның мәктәп программасыннан чыгарылуы республика җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык тудырды. РФ Мәгариф министрлыгына, Русия Президентына хат елән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Күптән түгел генә Казанда яшәүче 500 дән артык ата-ана Русия президенты В.Путинга хат җибәрде, алар әлеге ‘ экспериментны” кичекмәстән туктатуны таләп итә. Казанның “Әл-ихлас” мәчете мәхәлләсе дә Русия президенты исеменә имзалар җыя башлады.
В.Путинга һәм президентлыкка кандидат Д. Медведевка бер төркем татар галимнәре һәм журналистлары да ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Хатның монысына 56 кеше кул куйган.
Милли-төбәк компонентын кире кайтару мәсьәләсе тиздән үзебезнең парламентта Татарстаннан сайланган Дума депутатлары катнашында каралачак.



Соңгы фикерләр