(”Үзебез” хәрәкәте координаторы Руслан Айсинның “Ирек мәйданы” газетасына интервьюсы)
Руслан Айсин Казанда туып-үскән егет. Шәһәрнең 2 нче санлы татар гимназиясендә белем алган, КДУның тарих факультетын тәмамлаган. Кечкенә чагыннан ук милли хәрәкәт эшләрендә кайнашкан Руслан һәр кеше кулыннан килгәнчә милләткә хезмәт итәргә тиеш дип саный.
“Үзебез” яшь буын хәрәкәтендәге егет-кызлардан идеяләренә, яшәү принципларына тугры кала белүе, тирән фикер йөртүе белән аерылып тора ул. Сәясәттә дә балык урынына йөзә. Урыс газета-журналларында, интернет сәхифәләрендә аналитик мәкаләләре еш басыла аның. Руслан татар кешесенең яшәүнамәсен, татар яшь лидеры мәктәбенең концепциясен булдырган егет.
— Бүген милли хәрәкәт 90 нчы еллардагы гайрәтен югалтты. Яшьләр дә күренми көрәшчеләр сафында. Бүген милли хәрәкәтне көчәйтер өчен нәрсә кирәк?
— Азатлык өчен көрәшеп үткән 90 нчы еллардан соң 15 ел вакыт узды. Бу дәвер эчендә татарлар өчен әһәмиятле вакыйгалар да, аянычлы нәтиҗәләргә китергәннәре дә булды. Милли хәрәкәт ул вакытта үз сүзен әйтә алырлык иде. Ләкин соңгы 5 ел эчендә ул үзенең булдыксызлыгын, җәмгыятькә карата йогынтысын, энергиясен һәм потенциалын югалтканын ачык күрсәтте. Кемдер көрәшнең максатына ирештек дип уйлап, милли эштән читләште. Уңайлы вәзгыятьтән файдаланып җылы урыннарга урнашып калучылар, акча туплаучылар, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар да күп булды. Кемдер өметсезлеккә бирелде, шуңа да милли көрәш юк. Милләт эше энтузиаст, пассионар кешеләр җилкәсенә генә торып калды. Мангеймның: “Көн саен азатлык өчен утка сикерергә дә әзер булган халык кына азатлыкка лаек”, — дигән сүзләре бар. Шуңа да милли азатлык, гаделлек өчен көрәшү һәрдаим булырга тиеш.
Милли көрәшкә яшьләр килмәү сәбәпләренең берсе — алдынгы, прогрессив идея булмау. Милли хәрәкәттәге абзыйлар һаман да шул бер балык башын чәйни, “Русиядән азат булыйк, татар дәүләтен төзик”, диләр. Мондый лозунглар бүгенге заман шартларына туры килми. Яшьләр моны “утопия” буларак кабул итә. Икенчедән, психологик як та бар. Милли хәрәкәтнең байрагын тоткан бабайларның һәрберсе лидер булырга омтыла, кәнәфи бүлгәли, ызгыша. Моны күргән яшьләр вакытларын буш сүз сөйләп уздырырга теләми. Ә милли көрәш уртак гамәл булырга тиеш.
— Ә бүген яшьләрне нинди идея белән туплап була?
— Мәйдан вакыты узды. Бүген яшьләр күбрәк интернетта утыра, эшне шунда алып барырга кирәк.
XX гасырның икенче яртысында Англиядә яшәгән пакистанлы Кәрим Ситдыйк илдә тормыш көткән 2 миллионга якын мөселманны берләштерү идеясе белән яна башлый. Мөселманнар күп, алар барысы да төрле телдә сөйләшүче, чит мәдәниятле кешеләр, шуңа да берләштерү авыр була. Бергәләп оешуның төп идеясе — Лондонда туган ягыннан читтә яшәгән мөселманнарның экстерриториаль дәүләтен төзү.
Тормышка ашты бу идея, алар хәтта мөселман парламентын төзүгә ирешә. Кәрим Ситдыйк вафат булганнан соң эш бераз таркалган, ләкин система буларак әле һаман да яши. Бүгенге көндә экстерриториаль мәхәллә төзү “утопия” түгел, чынбарлыкка якын, тормышка ашырырлык идея. Татарлар электән үк мәхәллә булып яшәгән, ул аны саклап калган. Экстерриториаль мәхәллә элек мәхәллә булып яшәүнең бүгенге заман таләпләренә туры килгән яңа бер ысулы гына.
— Аңлатыбрак сөйләп бир әле, Руслан. Мәсәлән, Казанда яисә татарлар күпләп яшәгән башка берәр урыс шәһәрендә мәхәллә төзүне ничек күзаллыйсың?
— Казанда ярты миллион татар яшәсә дә, җирле мәхәллә төзеп булмый. Аны тормышка ашырып карадылар, ләкин барып чыкмады. Бер җирдә генә тупланып, катлы йорттагы фатирларда татарлар гына урнаша алмый. Әйе, XX гасыр башында Казанда татарлар аерым бистә булып яшәгән, ләкин ул бетерелгән. Аны торгызу мөмкин хәл түгел. Бүген без күпкатлы йортларда яшәп, күршедә кем яшәгәнен дә белмибез. Шуңа да экстерриториаль мәхәллә турында сүз алып барырга кирәк.
Мисал өчен “Үзебез” хәрәкәтен алыйк. Безнең һәрберебез төрле җирдә яши, эшли. Ләкин фикерле яшьләр бер уртак идея тирәсендә тупланды. Милли үзенчәлекне саклау, шәһәр татар мәдәниятен тудыру теләге белән берләште. Без җыелышабыз, уртак мәсьәләләр турында сөйләшәбез, хәл итәбез, уртак бер гамәл башкарабыз да, таралашабыз. Бу — экстерриториаль мәхәлләнең бер формасы.
Милләт — ул мохит. Мохит булмаса, милләт бетә, юкка чыга. Мәхәллә мохит дигәнне аңлата. Бүген без тулы канлы милли мәхәллә булып яши алмыйбыз. Милли мәктәпләр, балалар бакчалары, уку системасы юк, мәчетләр дә урыслаша бара. Экстерриториаль мәхәллә шуларны бер системага салырга ярдәм итә ала. Бер-берсе белән аралашкан кешеләрнең әкренләп гаиләләре дә якыная башлый. Мәсәлән, алар бергәләп татар балалар бакчасының юклыгын хәл итә ала. Берәр укытучы яллап, балаларны шунда йөртергә мөмкин. Өч бүлмәле фатирда балалар бакчасын да, мәктәпне дә оештырып була.
Әлбәттә, бу мәктәп системасын алмаштыра алмый, ләкин альтернатив рәвештә якшәмбе мәктәбендә дә балаларга милли тәрбия, гыйлем бирү мөмкин. Кичке мәктәпләр дә оештырырга була. Балаларга белем бирерлек укытучыларыбыз, галимнәребез дә бар. Дин дәресләрен алып барырлык имамнарыбыз да юк түгел. Балалар теләсә нинди тәрбия ала, хәләл булмаган ризык ашый дип хафаланырга кирәкми.
Ә җирле мәхәлләләрне авылларда оештырып була. Бүген татар авыллары бик авыр хәлдә. Авылда татар укмашып тормыш көтсә дә, анда мәхәллә булып яшәү системасы югалган. Нәрсәдер мирас итеп саклана, әлбәттә, ләкин укыту, тәрбия системасы, мәчет тирәсендә йолаларны башкару юк. Авылларда элек аксакаллар шурасы булган, авыл халкы бергәләп җыеннарда төрле мәсьәләләрне уртага салып киңәшләшеп башкарган, өмәләргә бергәләп йөргән. Хәзер болар да авылларда сирәк күренеш. Буыннар бәйләнеше юк. Мәктәпне тәмамлагач, яшьләр шәһәргә китәргә тырыша. Шәһәрдә алар үз-үзләрен таба алмый интегә, чөнки биредә аларга яраклы тулы канлы мохит юк. Шәһәрдә милли система булмаганга күрә, биредә яшьләр миллилектән читләшә. Әгәр дә без мәхәллә системасын торгыза алсак, эшләр башка юнәлеш алыр иде. Урыс галимнәре бу хакта инде уйлана, алар бу системаны гамәлгә кертү өстендә эшли.
— Яшьләрнең милли үзаңы нинди дәрәҗәдә? Чыннан да, кайбер кешеләр әйтүенчә, өметсезме киләчәк?
— Өметсез шайтан гына, ди безнең халык. Дөньяда бер генә татар калган очракта да өмет чаткысы кала. Беләсеңме, казах, кыргыз, үзбәк кебек тугандаш төрки халыклар белән чагыштырганда безнең яшьләрдә милли үзаң югарырак. Бездән аермалы буларак, аларның яшьләре үз телләрен белми, интернетта бер-берсе белән урысча аралаша, фикер йөртүләре дә шулкадәр генә. Ләкин бу безгә тынычланырга да була, безнең эшләр яхшы икән дип шатланып утырырга дигән сүз түгел. Казахларның да, кыргызларның да үз дәүләтләре бар. Халык саны да күп, территорияләре дә зур, безгә караганда мөмкинлекләре дә күбрәк.
Ләкин шул ук вакытта сан буенча зур булмаган Кавказ халыклары бар. Татарларга караганда аларның милли үзаңнары бик көчле. Ана телен белмәү, сөйләшмәү дигән сорау аларда тумый. Гаиләдә туган телдә аралашалар, дини, милли бәйрәмнәр уздырыла. Гаилә культы бик көчле ул халыкларда, шуңа да бездәге һәр адым саен булган катнаш никахлар да сирәк күренеш.
Татар яшьләре арасында милли җанлы егет-кызлар бар. Андыйлар Татарстаннан читтә яшәүчеләр арасында күбрәк. Бу аңлашыла да, читтә яшәгәндә миллилек үзен ныграк сиздерә башлый.
Татар телен белү генә җитми, кешедә милли үзаң булуы да мөһим роль уйный. Бүген татарның санын түгел, ә аның сыйфатын кайгыртырга, сыйфатлы татарлар тәрбияләргә кирәк. Акыллы, фикерле 50 кеше дә дөньяның астын-өскә китерергә мөмкин.
— Бүген милли лидер дигәндә Фәүзия Бәйрәмова, Гали Акыш, Вил Мирзаянов һ.б. телгә алына. Ләкин алар барысы да өлкән буын кешеләре. Яшьләр арасында милли лидерларны тәрбияләп буламы? Татар яшь лидер мәктәбе ни белән шөгыльләнәчәк?
— Лидерларны тәрбияләү бик авыр, хәтта мөмкин түгел. Андый кеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә, лидер мохит эчендә тәрбияләнә ала. Кешене бары тик ниндидер технологияләргә өйрәтеп, аның белемен, талантын милли эшләрдә кулланырга мөмкин.
Татар яшь лидерлар мәктәбендәге уку дөньяда кулланылган методика. Аңа 30 ел элек Англиядә нигез салынган. Кем ул лидер?! Лидер — барлык потенциалын куллана белгән шәхес. Татар яшь лидер мәктәбе ул беренче чиратта технология. Максат — прогрессив яшьләрне туплап, белем, тәрбия бирү, милли үзаңнарын үстерү. Мәктәп даими рәвештә эшләячәк, биредә лекцияләр, семинарлар, практик дәресләр, тренниглар, очрашулар булачак. Бу Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында башкарылачак.
— Син булдырган чын татарның яшәүнамәсе нәрсә ул?
— Күпләрдә “Татар кешесе кем?” дигән сорау туа. Мин чын татар кешесенең нинди булырга тиеш икәнен күзалларга тырыштым. Минемчә, татарны тел, дин билгели, шуңа да татар мөселман булырга тиеш. Шул ук вакытта чын татар — җиде буынын, тарихын, мәдәниятен белгән, таныган, аның белән горурланган, гаделлек, милләтенең, диненең, гаиләсенең, җәмгыятенең мәнфәгатьләре өчен көрәшүче кеше. Әлбәттә, күпләр бу яшәүнамә идеаль кешегә генә туры килә, диләр. Килешәм. Ләкин һәр кеше камиллеккә омтылырга тиеш.
Римма Бикмөхәммәтова



Соңгы фикерләр