Үзеңне өйрәнсәң, Аллаһны өйрәнәсең
(”Үзебез” хәрәкәте координаторы Р.Кәримуллинаның “Ирек мәйданы” газетасына интервьюсы)Сишәмбе саен аның ихлас, эчкерсез елмаюы безне иртә таңнан уята. Ул — алып баручы гына түгел, “YZЕБЕZ” яңа буын хәрәкәтенең иң актив әгъзаларының берсе, ә хәзер шулай ук өр-яңа “YZЕБЕZ” дип аталган яшьләр тапшыруының баш мөхәррире дә. Аның белән инде күптәннән әңгәмә корасы килә иде. Каршы алыгыз: “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесендә чыга торган “Хәерле иртә!” тапшыруы алып баручысы Резедә КӘРИМУЛЛИНА.
— Резедә, син яңа сезонда “Хәерле иртә!”не алып бара башладың. Бу — күптән көтелгән хыялың, ирешелгән максатың, әллә кинәт килеп чыккан тәкъдимме?
— Кинәт килеп чыккан тәкъдим. “Хәерле иртә!” тапшыруының алып баручысы булырмын дип беркайчан да уйламадым һәм шул сәбәпле аны максат итеп куймадым. Дөрес, киләчәктә үз тапшыруымны ачармын дигән хыялым бар иде. Ләкин ул каядыр ерактарак булыр сыман тоела иде. Шуңа да нәкъ менә хәзер, бүген миңа “Хәерле иртә!” тапшыруын алып барырга тәкъдим ясалгач, минем өчен бу көтелмәгәнрәк килеп чыкты.
Ләкин бу дөньяда беркемгә дә ул булдыра алмаслык сынау бирелми. Сынау бирелә икән, димәк, кешенең аны үтәрлек көче да бар. Шуңа да үтәлмәгән сынаулар капчыгымны тутырмыйм әле дип, бу эшкә алынырга булдым.
— Синең кунакларың — гаять кызыклы шәхесләр. Ни өчен нәкъ менә аларны чакырасың?
— Дөрес, кунаклар чакыруга мин бик җаваплы карыйм. Тапшыруның “Кунакханә” сәхифәсе дә иң көтеп алган мизгелләремнең берседер. Тамашачыны килгән кунак белән дә тизрәк таныштырасым, аның дөньяга карашын, эчке дөньясын ачасым килә. Чөнки һәр кеше кабатланмас бер шәхес, үзе бер дөнья. Һәм әлеге дөньялар белән күбрәк танышкан саен рухи, интеллектуаль яктан байыйсың, кызыксындырган сорауларыңа җавап аласың.
Аннан бүгенге көндә шуның хәтле кызыклы, акыллы яшьләр бар, алар белән таныштырмау бөтенләй дә зур хата булыр иде, минемчә. Адәм баласына яктылыкка, чисталыкка омтылу хас һәм аны бары уңай, үрнәк булырдай мисаллар белән генә тәрбияләп була.
— Тапшыруың белән сине карый торган тамашачыга нинди фикер җиткерергә тырышасың?
— Фикерем минем күбрәк кунакханәләрдә җиткереләдер. Сөйләшү темасына һәрвакыт үз фикерем, үз позициям бар. Чакырылган кунагымның бүгенге көндә уңышка, шушы дәрәҗәгә ирешүенең сәбәбен эзлим. Тырышлыгы нәтиҗәсеме, заманында әти-әнинең баласына тиешле игътибар бирүе, мохитме, моңа барысы да керә: мәктәп, дуслар, югары уку йорты һ.б. Аннан үзем дә милләтнең киләчәгенә битараф булмаган кеше буларак, шундый ук яшьләрне чакырырга тырышам. Аларның фикере бик кадерле дип уйлыйм.
— Яратып эшләвең күренеп тора, ә эштән тыш тагын ниләр белән мавыгасың?
— Китап укырга яратам. Спектакль премьераларына, тарихи яисә берәр премиягә лаек булган кинога йөрим. Әгәр аңа Оскар яисә башка төрле бүләк бирелгән икән, димәк, ул сыйфатлы һәм анда ниндидер фикер бар. Психология, эзотерика белән кызыксынам. “Үзеңне өйрәнсәң, Аллаһны өйрәнерсең” дигән гыйбарә белән тулысынча килешәм.
Бер генә мисал китерәм — нумерология белән кызыксынган кешеләр мине тиз аңларлар. Һәр кешенең исеменә, язмышына кагылышлы үз саны бар. Һәр сан ниндидер сәләткә ия булуны, үз миссияң, көчле һәм йомшак якларың барлыгын аңлата. Җир шарында 6 миллиардтан артык кеше яши, ә саннар бит бары 9 гына. Димәк, бу дөньяда һәммәбез дә талантлы, һәммәбезнең дә ниндидер сәләте бар! Аларны өйрәнеп, бары ачу өстендә эшләргә генә кирәк. Тибет гыйбадәтханәләренең берсендә дә бит безгә тикле яшәп киткән цивилизация халкы бер формула язып калдырган: “SoHm”, ягъни “үзең үсештә бул”.
Аннан бу дөньяда үз фикердәшләреңне очрату да зур бәхет. Мин аларны “YZЕБЕZ” хәрәкәтендә таптым дип саныйм һәм шуның өчен язмышыма бик рәхмәтлемен. Руслан Айсин, Илшат Сәетов, Рәфис Җәмдихан, Резедә Сафиуллина, Алия Сабирова, Римма Бикмөхәммәтова — гаять көчле шәхесләр һәм алар белән аралашу да үзе бер бәйрәм. Дөрес, “YZЕБЕZ” хәрәкәтендә барыбыз да идеалистлар, безне милли идея берләштерә. Ләкин дөнья белән дә нәкъ менә идея идарә итә бит. Кем белә, бәлки, “YZЕБЕZ”нең проектлары да җәмгыятькә ниндидер уңай үзгәрешләр кертә алыр.
— Бөтендөнья татар конгрессының IV Корылтае көннәрендә “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында “YZЕБЕZ” дип аталган ток-шоу да дөнья күргән иде. Син аның баш мөхәррире булдың. Дәвам итәргә уйлыйсызмы?
— Ул тапшыру үзеннән-үзе килеп чыкты. Аны берничә көн эчендә әзерләп, кирәкле кунакларны эзләп табып студиягә чакырдык. Аңа реклама да ясалмады, ул хәтта тапшырулар тәртибенә дә кертелмәгән иде. Шуңа да карамастан, программа тамашачыларда зур резонанс тудырды. Моның кадәр шалтыратулар телевидение тарихында әле юк иде. Димәк, аудияториябезнең йомшак җиренә басканбыз.
Аллага шөкер, телевидение җитәкчелеге дилбегәне тулаем безнең кулга тапшырып, ничек телибез, шулай эшләргә мөмкинлек бирде. Шушы йөздән “Яңа Гасыр” телерадиокампаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтугановага рәхмәтебез чиксез. “Эшләгез! Тик берүк сыната күрмәгез!” — диде. Ышанычын акладык кебек.
Февральдән башлап “YZЕБЕZ” яңа буын әңгәмәсе даими рәвештә чыгып торачак. Анонсларны карап барыгыз, милләтнең авырткан яклары турында бәхәсләр куертырга ниятлибез. Киләсе тема, мөгаен, катнаш никахлар булыр. Русия һәм Татарстанда Гаилә елы бит. Тагын үзеннән-үзе килеп чыга!
— Татар телевидениесе, синеңчә, бүген нинди булырга тиеш?
— Тиеш әйбер күп инде ул бу дөньяда… Татар телевидениесенең бүгенге халәте киләчәген кайгырткан һәр татарны борчырга тиеш дип саныйм. Аның сыйфатлы булуы һәм халыкны мәгълүмат белән туган телендә тәэмин итеп торуы — изге бурычы. Ләкин бүгенге көндә телевидениедә эшләп, аның эчендә кайнаган кеше буларак, шуны әйтә алам: “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы тудырылган шартлар кысаларында үзенең кулыннан килгәнен барын да эшли. Ул үсеш чорында, һаман да эзләнә, яңа проектлар уйлап таба.
Ә җитди, аналитик тапшыруларга килгәндә, бүген телевидениедә яшьләр бик күп һәм алар да “Татарстан-Яңа Гасыр” белән берлектә үсә. Шуңа да тиздән, бик тиздән безнең канал да федераль каналлар рәтендә булачагына иманым камил.
— Буш вакыт төшенчәсенә ничек карыйсың? Аны ничек тутырасың?
— Буш вакытка бик уңай карыйм. Ул булса инде, мин үрлы-кырлы сикерә-сикерә сөенәм. Чөнки минем әле Югары идарә итү мәктәбендә читтән торып икенче укуым да бар. Шуңа да буш вакытны тутыру сүзе миңа бик үк туры килеп бетмәс дип уйлыйм. Ул минем үзеннән-үзе тула.
— Бүгенге көндә синең иң зур хыялың?
— Дөресен генә өйткәндә, мин — бик хыялый кеше. Шуңа да алар минем бик күп. Тормышка ашырдае белән уртаклаша алам. Кешелек җәмгыятенә, милләтебезгә файдалы булган, традицияләребезне саклап, эстафетаны үз балаларына бирә алырдай балалар тәрбияләп үстерү. Сүз дә юк, моның өчен татар мохите булуы шарт, әлегә исә бу өлкәдә эшләр әле алып барыла гына. Шуңа да бу хыялымны тормышка ашыруны үземнән — гаиләмнән башлармын.
— Эчкерсез әңгәмәң өчен рәхмәт, Резедә. Һәр эшеңдә уңышлар юлдаш булсын!
Илһам ВӘЛИЕВ










Leave a Reply