(”Үзебез” хәрәкәте координаторы Раиль Гатауллинның “Ирек мәйданы” газетасына интервьюсы)
Интернет кулланучылар арасында Раил Гатауллин исеме яхшы таныш. Башкалар “попсалы” татарча танышулар сәхифәләрен, йолдызларга багышланган интернет-сайтлар ясаганда ул татар мәгарифенә багышланган проектлар белән мәшгуль булды. Раил мәктәп укучылары өчен татар телендә информатика дәреслеген язып, аның электрон версиясен интернетка урнаштырды. Бу хезмәте өчен ул яшь галимнәр арасында уздырылган бәйгедә дә җиңеп чыкты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталаның татарча варианты тулысынча Раил башкарып чыгарган хезмәт. Татар мәгарифенә кагылышлы “Белем.ру” проектының авторы да ул. Моңарчы интернетта милли мәгарифкә багышланган сәхифәләр юк иде. Бүген исә ул башкарган сайтта укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары үзләренә кагылышлы сорауларга җавап таба ала, төрле мәсьәләләргә кагылышлы фикерләр алышалар. Раил үзенең проектлары белән “Татнет йолдызлары” бәйгесендә дә берничә номинациядә беренчекне яулаган интернетчы.
— Раил, ни өчен мәгарифкә багышланган сәхифәләр булдырырга булдың? Нәрсәгә кирәк булды ул сиңа?
— Төрле кешеләр бар. Кемдер үзе өчен генә яши, кемдер милләт дип янып-көеп йөри. Мин шулар арасында бөтерелеп йөрүче. Үзем өчен дә, халык өчен дә тырышам. Казан дәүләт педагогия университетының физика-информатика бүлеген тәмамладым. Үземне күбрәк физика белгече дип саный идем. Аннары тора-бара бу тормышта компьютер технологияләрен белергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Яңабаштан үзлегемнән барысын да өйрәндем. Мәктәптә, Казанның Авиатөзелеш районының мәгариф бүлегендә методист булып эшләгәч, миңа мәгариф өлкәсендәге проблемалар яхшы таныш. Эчемә компьютер корты кергәч, ни өчен әле безнең балалар информатика дәресен татарча өйрәнә алмый дип уйлана башладым. Аннары татар телендә беренче информатика дәреслеген яздым. Миңа кадәр Равил Һади китабы бар иде, ләкин ул чын-чынлап дәреслек итеп язылып бетмәгән. Китабымны яхшы кабул иттеләр, әлегә кадәр күп кенә районнардан дәреслекне кайдан сатып алырга була дип сорап шалтыраталар. Аның сайты да бар, шуңа читтә яшәүчеләр дә аны куллана ала.
Укытучылар, студентлар һәм мәгариф белән кызыксынучылар өчен интернетта татарча бернинди дә мәгълүмат табып булмый иде. Шуңа да бу бушлыкны тутырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. “Белем.ру” доменын сатып алып, үз проектымны булдыра башладым. Әлегә ул ахыргача эшләнеп бетмәде, менә-менә аның эше тәмамланачак һәм аның белән куллана башларга мөмкин булачак. Киләчәктә “Белем.ру”ны иң зур татар белем ресурслар үзәге итеп күз алдыма китерәм. Монда татар теле укыту гына булмаячак. Монда укытуның норматив документлар базасы да урын алачак, татар телендәге рефератлар да эленәчәк, татар теле буенча белемне күтәрер өчен сорау алулар да булуы көтелә. Кыскасы, татар мәгарифенә кагылышлы нәрсә бар, шуны табып булачак. Әлегә бу сайтның “forum.belem.ru” бүлекчәсе эшли. Бүгенге көндә биредә йөздән артык кеше теркәлгән. Күпләре укытучылар. Алар биредә татар мәгарифенә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча фикер алыша. Бик җанлы итеп бердәм дәүләт имтиханы, татар мәктәпләре язмышы турында бәхәсләр бара. Татар укытучылары өчен бүгенге көндә популяр булган блоглар да эшләдек. Укытучылар интернетта үз көндәлекләрен алып барырга мөмкин. Бу сайтны булдыруда ТР Министрлар Кабинетындагы Телләр үстерү буенча бүлек һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы зур булышлык күрсәтә.
— Бүген дистанцион уку турында күп сөйләнә. Күп кенә җирдә ул гамәлгә кереп бара. Бездә бу мөмкинме? Мәсәлән, Татарстаннан читтә яшәүче кешенең туган телен өйрәнәсе килә, ләкин мөмкинлеге юк. Интернет аша татарча белем алу кайчан да булса тормышка ашармы, әллә бу турыда татарларга сөйләшү иртәрәкме?
— Мондый проектларны булдыруда омтылышлар ясалды, ләкин алар тиешле финанс ярдәм алмагач, туктап калдылар. Бу эшнең никадәр авыр булганын аңлап, башлаган эшләренә кул селтәп, ярты юлда ташлаганнары да булды. Минемчә, Казан диагностик үзәге бу эштә зур хезмәт куйды.
Дистанцион уку буенча урысларның ясалган системасы бар. Бүген без, берничә егет, шул системага нигезләнеп, татарча версия өстендә эшлибез. Яртысыннан күбрәк өлеше башкарылды. Ул интернет аша эшлиячәк. Биредә видео-конференц элемтә оештырып булачак. Укытучы укучысы, ата-аналар укытучылар белән аралашачак. Хәтта бу ата-аналар баласының ни рәвешле укыганын да күзәтергә мөмкин итеп эшләнәчәк. Бу “Белем.ру”да урнашачак, сайтны чын-чыннан зур портал дәрәҗәсенә җиткерергә уйлыйм.
— Татар мәктәпләре әкренләп ябылып барганда, татар теле һәм әдәбияты дәресләре кысрыкланып килгәндә татар телен укыту, туган телдә белем алу тора-бара интернет челтәрендә генә калырга мөмкин түгелме, синеңчә?
— Путин туган телләр укытылырга тиеш, Русиядә милли телләр үсеше турында сөйләргә яратса да, чынбарлыкта урыс булмаган телләр кысрыклана бара. Милли магариф проблемасын безгә кемдер килеп хәл итмәячәк, әлбәттә. Татар теле беренче чиратта татарларның үзләренә кирәк. Без барлык законнарны да кулланып, үз хокукларыбызны якларга тиеш. Һичшиксез, мәктәпләребезне саклап калыр өчен тырышырга тиеш. Татар теленә укытуның интернетка гына күчеп бетүе булмас, бу кирәкми дә. Интернет мәктәптәге базалы белем бирүгә ярдәм чарасы гына булырга мөмкин. Әлбәттә, интернет кешеләрнең арасын якынайтуга корылган, ләкин компьютер әлегә күзгә-күз карап сөйләшүне алыштыра алырлык идеаль система түгел. Татар теленә интернетта өйрәнеп булачак, ләкин бу ерак киләчәктә генә көтелә.
— Раил, бүген Татарстанның үз доменын булдыру турында күп сөйләнә. Бу турыда берничә ел элек татар интернетчылары Шәймиевка хат та юллаган иде, ләкин җавабын ала алмадылар. Доменны яклаучылар булгач, аңа каршы чыгучылар да юк түгел. Татарстан бәйсез дәүләт булмагач, ул үз доменын булдыра алмый дип фикерен җиткерәләр. Татарларның үз доменын булдырырга кирәк диючеләр сафында син дә бар. Нәрсә өчен кирәк ул домен? Югыйсә “.ru” доменында да татар сайтлары менә дигән эшләп килә.
— Рунет бүген бик киң, ләкин ул татар һәм башка халыкларның сайтлары хисабына гына бай. Бүген меңәрләгән студент һәм гади кеше үз сайтларын эшли. Сәхифәне булдырган кеше аны интернетка эләсе килә. Чарасы булмагач, “.ru”га элеп куя. Әгәр дә кеше профессиональ веб-мастер дәрәҗәсенә җитә икән, ул үзенең сәхифәсе белән акча эшләргә тели. Акча эшләү өчен аның сайтына кулланучыларның керүе кирәк. Кулланучыларның саны күбрәк булсын дисә, реклама бирү мөһим. Ә реклама, гадәттә, урыс “поисковик”ларында гына эшләнә. Шуңа да татар проекты итеп башланган хезмәтләр урыс теллегә әйләнә. Татар телендәге сайтлар никадәр сыйфатлы, матур булмасын, аны халык белми икән, аны тоту, аның өчен акча түләп тору файдасыз, буш эш.
Бүгенге көндә татнет дигән төшенчә юк. Ул теориядә бар, ләкин чынбарлыкта юк. Бездә бары тик татар сайтлары һәм ресурслары бар, әмма аларның бердәм челтәре юк. Безнең хөкүмәт интернет технологияләрне кулланып, никадәр акча эшләп булачагын һәм үзеңә уңай имидж тудырырга мөмкин икәнне аңламый һәм аңларга теләми дә. 2002 елда Казанга Мәскәүдән доменнарны теркәтү уздырган оешмадан вәкилләр килгән иде. Интернет буенча уздырылган “түгәрәк өстәл”дә алар: “Әгәр сездән гариза булса, без Татарстанның доменын булдыру эшләрен башкарырга әзер”, — дип конкрет әйттеләр. Күпме акча түләргә, нинди кәгазьләр тутырырга кирәклеге хакында әйтелде. Эшне “ә” дигәнче башкарыр өчен Татарстан хөкүмәтеннән бары тик гариза гына язарга кирәк иде. Без үзебезнең сайтларны “.ta” яисә “.rt” адреслары белән терки алыр идек. Ләкин бу эшләнмәде, киресенчә, бу эшне артык сәясиләштереп, шау-шу куптардылар. Бәйсез дәүләтләр генә үз доменын теркәтә ала дигән сүз чынбарлыкка туры килми. Дәүләте булмаган милләтләр дә терки үз доменын.
2008 елда, мәсәлән, рунетта сайтларны кирилл хәрефләре белән дә терки башлаячаклар. Бер яктан бу мөмкин дә түгел кебек, ләкин теләсәң, бар нәрсәне дә башкарып була. Татарстанның домены язмышын хәл иткәндә дә качып-посып дигәндәй җыелышалар. Татар интернетчылары белми дә кала ул чакта. Өч-дүрт урыс кешесе җыела да домен язмышы турында уйлана. Аны хәл итәр өчен өстә утыручылардан чын-чынлап бу мәсьәләне аңлаган кешеләребез дә юк безнең. Шуңа да аларның татар интернетын үстерәбез дип чәпчеп сөйләүләре буш сүз булып кала. Әгәр дә безнең домен, үз серверыбыз, хат алышу, “поисковик” системалары була икән, аның базасында акча эшлибез икән, татар интернетының үсәргә мөмкинлеге булачак. Бу чын-чынлап татнетны үстерүгә бик зур адым булыр иде.
Русия хөкүмәте интернет ярдәмендә әллә ниләр эшләргә мөмкин булганын аңлый һәм аны үстерергә акча кызганмый. Бу өлкәдә конкрет адымнар ясарга кирәк. Әлбәттә, домен мәсьәләсен хәл иткәндә татар интернетчыларның да бердәмлеге кирәк, ләкин алар арасындагы таркаулык моңа бераз комачаулый. Бүген түрәләр Татарстанның доменын булдыруга каршы торса да, аның, һичшиксез, булуына ышанам. Менә бу интервьюга килгән чакта урамда каршыма егермеләп кыз-егет очрады, барысы да татарча сөйләшә, ә юлда очраган өлкәннәр — урысча. Әлеге татар яшьләре күпкә акыллырак, белемле һәм талантлы, интернет технологияләренең көчен дә яхшы аңлыйлар. Шуңа да алар хөкүмәткә килгәч, үз доменыбызның булачагына ышанам. Киләчәктә татар теленең үсәчәгенә ышанам.— Уңышлы, акча эшли торган татар сайтлары бармы? Татар сәхифәләре тематика ягыннан канәгатьләндерерлекме?
— Бүгенге көндә “Булмас.ру”да акча эшләп була, “Юлдаш” сайты уңышлы сәхифәләрдән санала, эстрада йолдызлары сайтларын да кулланучылар күп. Камиллекнең чиге юк, диләр. Әлбәттә, тематика ягыннан урыслардан калышабыз. Ләкин бу өлкәдә дә алга китеш бар дип саныйм. Гайбәт таратучы да, кием-салым тәкъдим итүче, мәзәкләрдән торган сәхифәләр, сәяси интернет-битләр дә бар.
— Раил, “Татнет йолдызлары” конкурсы турында татар интернетчылары арасында төрле фикерләр ишетергә була. Татар сәхифәләрен барлау, популярлаштыру максатыннан эшли башлаган бәйгедә соңгы елларда күбрәк урыс телле сайтлар җиңә дип тәнкыйть сүзен ишетергә мөмкин.
— Елдан-ел татар тематикасына багышланган сайтларның саны күбәя бара. “Татнет йолдызлары” бәйгесе татар телендәге, татарлар турындагы, Татарстанга багышланган сайтларны барлау, аларның сыйфаты өстендә эш алып бару, санын арттыру буенча эш алып бара. Бу халыкара дәрәҗәсендәге уздырылган бәйге, анда килде-китте сайтлар куелмый, җиренә җиткереп башкарылган, интернетта эшләп килүче сайтлар гына карала. Жюри гадел дип уйлыйм. Минем бары тик бу уңайдан “Татмедиа” бәйгегә карата мөнәсәбәтен үзгәрергә тиеш дип саныйм. “Татнет йолдызлары” халыкара исемен йөртә икән, аны оештыру, уздыру да шул дәрәҗәдә булырга тиеш. Әгәр дә җиңүчегә өч тиенлек бүләк тапшырыла икән, кешеләрне татар сайтларын эшләргә, сыйфатын күтәрү өстендә эшләүгә кызыксындырып булмый. Ә татар сайтларының призлы урыннар аз алуын мин бары тик аларның сан ягыннан урыс теллеләрдән калышуыннан күрәм.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА



Соңгы фикерләр