Мөэмин татарның яшәүнамәсе
Мөэмин татар
1. Мөэмин мөселман.. Аның эчке халәте - ихлас күңелдән бер Аллага хезмәт итү, бер Аңа гына иман китерү. Ислам кануннары нигезендә хак мөселманча яши.
2. Илен, җирен, иманын сатмый. Халкына хыянәт итми. Үз-үзен аямыйча аның хокуклары өчен көрәшә. Кыю һәм туры. Хыянәт һәм хаинлекне гафу кылмый.
3. Туган телен яхшы белә. Беркемгә дә аның рухын һәм шәкелен бозарга ирек куймый. Телне шәхеснең сыйфат күрсәткече, халыкның рухи һәм милли нигезе дип саный.
4. Халкының тарихи хатере сакчысы. Аның бөек рухи мирасы белән гоурлана, булган тарихи данын күтәрү өчен бар нәрсәне эшләргә тырыша.
5. Милли һәм кан кардәшләренә лаеклы үрнәк булып тора. Кыю һәм эзлекле рәвештә үзенең фикерләрен яклый. Беркемгә дә аларның асылын бозарга ирек куймый.
6. Төп яшәү кыйммәте - Алла биргән ирек дип саный. “Иреккә һәм бәхеткә бары тик шул лаек, кем һәрдаим алар өчен җиһадта тора”, дигән шигарьне тота.
7. Берәү каршында да тезләнми, беркемгә дә тәлинкә тотмый. Бары тик үз халкына хезмәт итә, бары тик аңа гына итәгать итә.
8. Шәхсән үзе сайлаган имамга гына буйсына. Үзенә көчләп тагылган, яки ирексез булган хәкимнәрне кире кага. Үз өстеннән Алладан башка беркемнең дә хакимлеген танымый.
9. Югары әхлаки сыйфатларга ия. Күңел пакълеге, рухи сафлыгы белән аерылып тора.
10. Ваклыктан, хөсетлектән, көнчелектән, тәкәбберлектән, яраклашу, сатылу кебек яман сыйфатлардан азат. Нәфесенә хуҗа, тәнкыйтькә түземле һәм киңәшкә игътибарлы.
11. Акылын камлләштерә, уй-фикерләрен, тәнен-җәсаден, күңелен һәм рухын пакъләндереп тора. Яман гадәтләрдән арына. Белем һәм илһам көчен таный.
12. Динсез хакимиятьнең рухи йомышчысы булган рәсми динне танымаган Әһле китап кешеләрен үзенең дин кардәшләре һәм бербөтен мөэмин миләт вәкилләре итеп саный.
13. Халкының, түрек һәм ислам дөньясының бердәмлегенә омтыла. Алласызларны һәм потларга табынучыларны үзенең милләттәшләре һәм дин кардәшләре итеп санамый.
14. Нык һәм төзек гаилә төзи. Балаларын милли рухта тәрбияли.
15. Инсанлы һәм мәрхәмәтле. Фәкыйрьләргә, ятимнәргә һәм гарипләргә ярдәм итә.
16. Социаль гаделлек таләпләрен яклый. Теләсә нинди изүләргә, көчләүләргә каршы тора.
17. Гаделлек өчен көрәштә ныклык һәм сыгылмаучанлык күрсәтә. Ялган, мыскыл итү, мөнафикълык кебек бозык гамәлләрне фаш итә. Кан һәм дин кардәшләренә карата йомшак күңелле, итәгатьле һәм түземле. Тәүбәдә ихлас, гафу кылулада миһербанлы.
18. Тарихи ватанының, кендек җиренең пәрвәре. Кушып та, бәхет эзләп тә, кеше җиренә керми, кеше малына кул сузмый. “Күрше хакы Тәңре хакы” дип саный.
19. Үзен, гаиләсен, халкын, динен, Ватанын кимсетүче, түбәнлеккә төшерүче бернинди дә гаепләүне, гамәлләрне якламый, әлеге изге кыйммәттләрне пычратырга ирек куймый.
20. Бары тик хәләл эшләрне генә башкара, хәләл ризык кына ашый.
21. Табигый җирлеген саклый, тирә-юньне чисталыкта тота.
22. Үзе яшәгән җирлектә татар исем-атамаларын саклый, искеләрен торгыза, бозыкларын төзәтә, югалганнарын кайтара.
23. Торган җирендә татар мәхәлләләре корып яши.
24. Үз шәҗәрәсен һич кимендә җиде буынга кадәр белә.
25. Туганнары белән даими аралаша. Тереләрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белә.










июля 25, 2008 at 20:57
“татарча мөселманча форум” дигән бер “пройект” бар, кереп чыгыгызчы. теркәлеп, йазып… адресы: http://89.232.85.48/tmf/viewforum.php?f=4
августа 26, 2008 at 17:03
“татарча мөселманча форум” бүтән адреска һәм бүтән хостингка күчте:
http://tmf.org.ru/