На смерть Исхака хазрата Лотфуллина. Настоящего сына татарского народа Мөэмин татарның яшәүнамәсе
Ноя 02

Татар теле турында соңгы елларда еш сөйләшәбез. Имеш ул дәүләт теле дә, аны кулланырга тиешләр. Кайбер пессимистлар, гомумшән, аның киләчәге бармы, юкмы дип баш ваталар. Ләкин, чынлап әйткәндә, бу мәгънәсез сөйләшү. Татар теленең язмышы безнең кулда. Hич тә бу сүзем белән, ата-аналарның балаларын татарча өйрәтмәүләре турында, татар мәктәпләренең соңгы вакытта популяр булмаганы турында да сөйлисем килми. Барына шөкер итик. Эш шунда ки, соңгы 15 елда шактый татар мәктәпләре, гимназия-лицейлары ачылды. Мәсәлән, Казанда гына да, ел саен мәктәпләрдән 15 меңнән артык татар телен өйрәнгән балалар тәмамлап чыга. Ә шул ук вакытта Казанда татарча сөйләшкән яшьләр юк. Булса да, шул авыл җиреннән килгән гади татар балалары. Алары да беренче яки икенче курсларда укучы, әлегә урысча өйрәнеп җитмәгән яшьләр. Өйрәнгәч, урысчага күчәчәкләр. Монысы, без телибезме-теләмибезме, тормыш факты. Дөрес, хөрмәтле укучылар, сезнең Казанда яки башка шәhәрдә укучы балаларыгыз, туган авылга кайткач, татарчага күчәләр. Ләкин, авылдан автобуска утырып киткәч үк, алар урысчага күчә. Нигездә бу шулай. Ә бит татар теле Татарстанда дәүләт теле санала. Радиосы эшли, телевидениесе күрсәтә, татарча җаның телегән (хәтта порнография булган) гәзитләр чыга. Татар әдипләре татарча яза, Салават белән Хәния Фәрхи җырлап тора. Ә яшьләр авылдан чыгып, беренче очраган машинага утыргач ук, урысча сөйләшә башлый. Ник соң бу татар теленең, дәүләт ничек генә тырышып караса да, зыялылар күпме генә чаң какса да, дәрәҗәсе юк? Мин аның җавабын әйтә алам. Чөнки ул – тапталмаган тел. Телне таптарга кирәк. Шулай балмаган очракта җирле телләрнең яшәве шикле. Таптаган очракта, тел исән калачак һәм моңа дөньяда мисаллар күп.

Ясалма тел эсперанто гына түгел

Бераз гына дөньяда телләр үсеше артыннан күзтеп баручылар беләдер, дөняда табигый рәвештә генә барлыкка килгән телләрдән тыш, ясалма телләр дә бар. Шуның мисалы- эсперанто. Бу бер. Икенчедән, инде соңгы араларда Русия сәясәтчеләре теленнән төшмәгән тагын бер мисал бар. Ул да булса яhүдләр. Аларның теле моннан фәлән гасыр элек юкка чыккан!!! Ә телләрен яңадан китаплардан өйрәнеп гамәлгә керттеләр. Бүгенге көндә ул Исраил дәүләтендә дәүләт теле булып санала. Бөтен дөньядан бу дәүләткә тупланган яhүдләр кайчандыр юкка чыккан телләрен өйрәнәләр. Өйрәнмәсләр - аларга Исраил дәүләтендә ватандашлык бирелми. Фәлән гасыр элек юкка чыккан телне бүген яңадан аякка бастыру - ул яңа тел уйлап чыгаруга тиң. Менә хәзер юкка чыккан болгар телен торгызып кара син!!! Hәм яһүдләр элек юкка чыккан телләрен бүгенге заманга яраклаштырып өйрәнәләр, ягъни яңа сүзләрне уйлап табә гына торалар. Ярар, соңгы вакытта безне гомумән яhүдләргә сокландырырга өйрәттеләр. Ну нишлисең инде, сокланырлык бит. Ләкин, дөнья телләре үсешендәге яңа тенденцияләр моның белән генә тәмамланмый. Мисалга, инглиз телен алыйк. Бөтен дөньяны чүп үләне кебек басып киткән бу тел дә бит Ходайдан иңдерелгән бер бүләк түгел. Инглиз теленең дөньякүләм таралышына тарихи сәбәпләрдән тыш тагын бер аңлатма бар. Ул да булса, инглиз теленең бүгенге көн hәм фән hәм сәяәст, гомумән яшәешнең төрле өлкәләренә кагылган мәсәләләргә терминнар, аңлатмалар таба алырлык мөмкинлек булуында. Ягъни тел үсә. Ярар, татар теленең үсеше өчен, инглиз теленә карата булган тарихи сәбәпләр дә, гөрләп үскән hәм инглизчә сөйләшкән илләр дә юк. Татар теленең үсеп китә алмавында, кем бераз уйлап караганы бар – аңлар, башка тарихи вакыйгалар, сәяси вакыйгалар сәбәп булып торды. Ул да булса, үз тарихи дәүләте юкка чыгу, хөкүмәт тарафыннан кысрыклану. Казанда, совет чорында бердән-бер ярым-йорты татар мәктәбе генә калу моңа ачык мисал. Ләкин, украиннарның хәле дә бездән артык түгел иде. Союздаш статуска ия булсалар да, урыс теленә якынлыклары аларны да телсез калдыра язды. Торгыздылар хәзер алар туган телләрен. Хәзер алар бәйсез дәүләт анысы. Ләкин без дә бит Минтимер Шәймиевның “Булдырабыз!” дигән сүзенә ышанып яшәүчеләр. Шулай булгач, украиннардан да үрнәк алып булдыра алабыз. Менә өч мисал халыкны үрнәккә китердем, ә нинди сабак алырга кирәклеген әйтмәдем. Хәзер анысына да күчәм.

Казан яшьләре ни өчен татарча сөйләшми?

Чынлап та, ел саен ике дистә меңгә якын бала Казан мәктәпләрен тәмамлап чыга. Рәсми түрәләр безне исә, Татарстанда 99 процент мәктәпләрдә татар теле укытыла дип ышандыра. Без ышанабыз –ышануын да, ләкин, шушы мәктәпләрдә татар теле укыту арткан саен, татар телле укучылар кими бара шикелле бит әле. Язучыларның чыккан китаплары тираҗы ел саен кими, 2 мең тираҗ белән басылганннары да китап кибетләрендә тузан җыеп ята. Татар матбугаты, шулай ук, гомуми тираҗын арттырганы юк. Сиксәненче елларда аның гомуми укучысы фәлән миллион белән исәпләнсә, хәзер фәлән йөз мең белән генә. Мәктәпләрдә татар теле укытылгач, аның китап-гәзитен дә уку артырга тиештер бит инде?! Ник соң мондый каршылык килеп чыга?

Кайбер тикшерүчеләр, мәктәпләрдә татар теле нигездә иске методика белән укытыла, шуңа күрә аны җүнләп өйрәнмиләр диләр. Хаклык бар анысы. Тагын бер мәсәлә, нигездә туган телне укытучылар авылдан килеп, югары уку йортында биш ел белем алганнан соң шәhәрдә калган яшьләр. Аның уку йортындагы мөхит тә шул авыл мәктәбе мөхитеннән ерак китмәгән. Ә бит шәhәр яшьләре хәзер туганда ук прорфессор булып туганнар. Гафу итегез, ун яшеннән кампитер артында утырган, интернет аша бөтен дөнья белән элемтә дә торган шәhәр мәктәп баласына, тулай торакта гомер кичергән татар теле укытучысы ничек тә тиң тора алмый. Мәктәп баласы өчен ул колхозник кына. Укытучы аша укучыда фәнгә хөрмәт арта. Димәк, татар теленә хөрмәтсезлек укытучыдан ук башлана. Бу бер. Методика җүнле түгел- монысы ике. Өченче сәбәп - шәhәр шартларында тәрбияләнгән балага, татар телендә укырлык әдәбият булмау. Теләсәгез ни диегез, минем үз туксаным –туксан, авылда туып-үскән, үз телләре белән әйткәндә, чишмә чылтырауларын, сандугач тавышларын тыңлап илhамланган язучыларның әсәрләре шәhәр баласына туры килми. Гәрчә ул әсәрдә әллә нинди кешелеклелек мәсләләре күтәрелгән булса да. Чөнки, шәhәр баласына чишмә белән сандугач тавышы түгел, ә трамвай тавышы якынрак, ул аның мөхите. Ә язучыларыбыз моны hич аңларга теләми, яисә, аңлый алмый. Соңгысы дөреслеккә күбрәк туры килә бугай, аңласа ул язучы, язар иде. Аңа бит, шәhәрдә торып авыл турында язып яту якынрак. Шәhәр баласы, Пауло де Коэлье, Виктор Пелевин, Ричард Бахны укый. Соңгы арада бигрәк тә. Матбугат белән дә шулай. Ну безнең шәhәр яшьләре өчен, ягъни алар зәвыгенә туры килерлек бер яшьләр матбугаты бармы? Журнал мисалга? “Идел” кебек, кырыктан узган “яшь язучылар” чыгарган әдәби журналы санамаганда? Берара гәзит киосклары яныннан узып карагыз әле, урыс телендә нинди генә гәзит-журнал юк. Җаның теләгәнне аласың да укыйсың.

Татар теленең шәhәр җирендә тагын ни өчен үсеп китәлмгәнгә мисаллар кирәкме? Ярар, соңгы вакытта җырларны да, җырчыларны бик еш сүгәләр. Имеш мәгънәсез алар. Менә сүгеп торалар hәм хаклы рәвештә, ләкин аңа карап кына алга китеш юк. Киресенчә, татарча җүнләп белмәгәннәр хәзер татарча җырлап акча эшләргә керештеләр. Шәhәр яшләренә җыр тыңлаганда, анысы җырчының татарча белү-белмәве шуның хәтле генә кирәк. Җүнле музыка, җүнле тавыш кирәк. Hәм тематика. Гел авыл турында җырлап, авыл күрмәгән баланы аптыратып та, татар сәнгатен яраттырып та булмый. Шулай ук, синтезаторда яздырылган, премитив, өч нотадан торган җырлар белән дә, алдап булмый. Чөнки, аның зәвыге бар. Аның, 30-40 канал телевидение, дистәләгән радио тыңларлык мөмкинлеге бар. Ул чагыштырып карый ала, hәм сыйфатлысын тыңлый. Ярар, татар музыкасы сәнгатендә, шул исәптән без фәкыйрегезнең шактый тырышлыгы аркасында да, татар музыкасында яңарыш башланды. Татарча рок, хип-хоп, дҗаз ише юнәлешәрдә эш башланды hәм шәhәр яшьләре моны рәхәтләнеп кабул иткәненә дискларның сатылулары мисал булып тора. Моннан тыш, Казанда узган тамашалар да моны ачык күрсәтә. Шул ук вакытта, авыл яшьләренә мондый әйберләр караңгы. Беренчедән, җанлы музыка ул, ә авыл баласының зәвыген өч ноталы сыйфатсыз фонаграммалар белән бозганнар инде. Икенчедән, темасы авыл урамнары, каеннар hәм сандугачлар түгел.

Менә тагын бер мисал булды. Татар телендәге ТВ га кагылып узыйк. Бер ТНВ каналындагы атнага бер чыга торган ярты сәгатьлек “Яшьләр тукталышы” белән татар теленә мәхәббәт уятып булмый. Менә ул тапшыру коллективына hәм Илфат Фәйзрахмановка ТНВның ярты вакытын бирсәң – эш пешәр. Чөнки, зәвыклы, белемле hәм татарча белгән шәhәр яшләре һәм татарча балалар тәрбияләгән Илфат абый ул.

Ярар, болары җитеп торыр да, тагын, әле моңа кадәр беркем дә күтәрмәгән, әмма гаять бер мөhим мәсәләгә күчик.
Тел тапталырга тиеш

Соңгы вакытта кайбер татар матбугаты битләрендә берничә язма чыкты. Эчтәлеге шуннан гыйбәрәт: янәсе, татар телен аңлап булмаслык хәлгә җиткереп киләләр. Торган саен яңа сүзләр керә тора, дөресрәге иске сүзләрне яңадан кайтаралар. Фәндә бу неогализмнар дип атала. Моңа хәтле рәхәтләнеп кенә культура дип йөргән идек, хәзер ул мәдәнияткә әйләнде. Политика – сәясәткә, республика – җөмhүрияткә, экономика – икътисадка hәм башкалар. Кара халык аңламый янәсе. Бигрәк тә бу мәсләдә “Азатлык” радиосы тырыша. Прага белән Казанда урнашкан “Азатлык” редакцияләре, Америка акчасына эшләүче журналистлар телгә яңа сүз өсти генә торалар. Инде кандидат дигән сүз нәмзәт икән, Грузия – Гөрҗистан, Греция – Юнаныстан h.б. моның белән кайбер укучылар килешми. Ә мин шәхсән, бу эшне бик хуплыйм. Кирәк, алга таба да шулай дәвам итсен иде. Дәүләтнең бу очракта да гаебе бар. Чөнки, татар теленең терминолгиясен эшләү буенча бармакка бармак белән сукканы юк. Терминология комиссияләре дә берничә, ә уртак бер эш күренми әле. Дәүләт Советы үзенчә татар сүзләре өсти, чөнки аның үз комиссиясе, галимнәрнең бер өлеше Тел институты тирәсенә берләшеп бер терминология комиссиясе оештырдылар. Хөкүмәт каршында тагын бер комиссия эшли. Дәүләт моны берләштерергә тиеш. Hәм ул комиссия урыстан кергән сүзләргә алмаш табып кына түгел, яңа заман сүзләренә дә татарча терминология эшләргә тиеш. Монысы, рәсми татар теле өчен. Ә монда яшьләрнең нинди катнашы бар дисезме? Турыдан туры. Чөнки, бу комиссияләр, әллә ни майтармасалар да, телнең үсеше өчен тырышалар. Чөнки, тел үсештән туктап тормаска тиеш. Ә үсеш өчен тагын бер нәрсә җитми. Монысы яшьләр теле. Сленг, жаргон диләр моны. Чөнки, нинди генә матур булмасын әдәби тел, менә язучылар, бу язманы укыгач нинди генә матур , шәhәр яшьләре зәвыгенә ятышлы әсәр язмасыннар – ул рәсми әдәби тел. Китап теле. Ә сөйләм теле башка. Ул урыста да шулай, инглиздә дә, кытайда да. Украиннар үз телләренең ясалма яшьләр телен булдыру өстендә максатчан эш алып баралар. Урыс теле инде тулысынча сленга кайтып калды дияргә була. Аларда бу ясалма рәвештә түгел, ә табигый рәвештә бара. Менә урыс телле яшьләрнең инетернет кулланучылары, рәсми интернет терминологиядән тыш, үзләренең подонок дип аталган телләрен булдырдылар. Яшьләр шулай итеп үз телләрен тудыралар. Бу начармы? Тел фәненең классик нигезләренә ябышып ятучы урыс галимнәре өчен бу дөнья бетүгә бәрәбәр. Ә урыс теленең көн-күреш арбасыннан төшеп калмавы өчен – бу сленг дигәне үлемсезлек ширбәтенә тиң. Инглиз теле сленг аркасында үсеп килә, чөнки сленгтан алынган сүзләр аркасында телдә яңа терминнар барлыкка килә. Сленг, гомумиләштереп әйткәндә – ул яшьләрнең шәhәр сөйләме. Ә ул татарда юк, булган бетерелгән. Менә, Казанда татар бистәсенндә үз сленгларының бер мисалы. Бу тел 20 гасырның илленче елларына хәтле кулланылган хәтта.

Кайтып киләм, малай, караңгыда, каршыга бер рәтче очрады. Чаппах теңәр кыптымән, кәңкәйде. Җәбенә кердем, пәнҗөкиедә юк иде, текесен ал да тай!

Тәрҗемә итсәк болай була:
Кайтып киләм, малай, караңгыда, каршыга бер талаучы очрады. Кададым тегеңә пычак белән, егылды. Кесәсенә кердем, бер тиен акчасы да юк иде, сәгатен алып качтым.

Татар галимнәре менә шушы сленгны өйрәнү урынына, гомерләрен татар теленең фәлән диалектының фәлән подгруппасындагы фәлән сөйләмен өйрәнүгә багышладылар. Ә аяк астларында яткан шәhәр сөйләменә игътибар итүче дә булмады. Диалект өйрәнү соңрак кире яктан китереп бәрде. Бер аваз аермасы булган диалектлардан аерым милләтләр ясадылар. Гомер буе бер-берсен тел белән генә түгел, күз карашы белән аңлаган татарның бер төркеме башкорт, бер өлеше ногайбәк булды. 2002 елда, шул исәптән татар галимнәре бүлгәләгән диалектлардан тагын да күбрәк милләт ясамакчы булдылар. Мишәр, керәшен татары - керәшен, Себер татарыларын - себерле, Әстерхан якларындагы милләттәшләрне - әстерханлылар дип, җәмгысе 17 яңа милләт итеп теркәргә тырыштылар.
Ярар, үткән эшкә –салават. Безнең бит әле узганны сүгеп кенә түгел, милләт буларак киләчккә карап та яшисебез бар. Шуңа күрә без, Казанда берничә татар яше аерым бер комиссия төзеде. Бу комиссия татар шәhәр сөйләмен өйрәнү, аны тулыландыру, гомумән hәм дөресен әйткәндә сленг булдыру белән шөгелләнә. Башта шунысын әйтергә кирәк: аста китерелгән үрнәкләр интенетта www.if-squad.com сәхифәсендә тупланып бара. Hәм шунысы кызыклы, ул сүзләр инде Казанда туып-үскән татар телле яшьләр арасында кулланыш та таба башлады. Кайбер татар галимнәре дә бу юнәлеш белән кызыксыну белдерде. Дөрес, сезнең игътибарга тәкъдим ителгән сүзлек – ул кыска варианты. Менә сезгә шул сленгтан кайбер мисаллар.

Бу сүзлек, беренче чиратта, татар яшьләренең үз телләре белән кызыксынуын арттырыр өчен төзелде. Чөнки аны булдыруда бөтен теләгән кеше дә катнаша ала. Әгәр дә синең яңа сүз өстәргә, үз фикереңне җиткерергә теләгең булса, www.if-squad.com сәхифәсенә рәхим ит!

А
аркылы – урыс кешесе
авазбаш, кычкрафон - микрофон
акбаш –аракы
акыргыч – колонкалар
алты хатын - бер базар – шоу-шу
арба – такси, тачка, машина
ат үтерергә - тәмәке тартырга (курить)

ә
әфлисүн – 1)ата-ана хисабына яшәүче бай бала, мажорик, 2)кондуктор

б
бабай – Минтимер Шарипыч
бөке – юллардагы пробка
боткалану – күп уку
буклау – сүгү, пычракка
бугизгеч – 1) джип, 2) гриндерсы (ботинкалар)

г
гәп – сленг
газга китеру – возбуждать

д
думбак – барабан (Кытай татарлары) → думбакчы – барабанда уйнаучы
дивар остасы – графитчик
ж/җ
җанлы аваз, тере яңгыраш – живой звук
и/й
йөзпот(лы) – стопудово, “чынлыкта да шулай” дигәнне аңлата
йөзекләнергә – өйләну
йыртык – пофигист, бернигә исе китмәүче кеше

к
кават – фахишәләрне сатучы, шулар хисабына яшәүче, сутенер,
кадак – прикол, көлкеле хәл
кәбестә – «зелень», җүнле акча
кәтмән - герла, тёлка
кисәк – 1) мең сум 2) чиктән тыш хөрмәтсез кеше
китулек – махмыр чыгу, айну
коймак - диск
көйләштерү – аранжировка ясау
көпшә – 1) пистолет 2) орган
көчек – яшь кеше, “маңка малай”, салага
кумА – не гони
куып житәргә – аңлап алу, “врубиться, понять”
күкир - инопланетянин
күнбаш (күтбаш) – такырбаш, скинхед
күркә – депутат
кыскыч – куллар, кул биреп исәнләшү (Мә! Тот кыскычны, булдыргансың!)

л
лутый –зәңгәр (©Утыз Имәни кулланган сүз)

м
маймылны савырга – кече йомыш белән бәдрәфкә бару
малйөрткеч – автобус, ПАЗик
манарасыз – башын, акылын җуйган, азынган
манчырга - 1) кыйнау2) ниндидер гамәл кылу3) колбасить
мәшек – репетиция ( “мәш килү” килү сүзеннән)
мәрткә китү – хыялланып йөреп чынбарлыкны кабул итмәү
микраж – микрорайон
мокыт –салмак фикерләүче кеше
мөгезле – троллейбус
мунча кертү – орышу
мунчала – бандитлар арасында канлы сугыш, кыйнашу

н
нөсхәләү – копировать итү, кучеру
о
очарга - кыз белән җенси мөнәсәбәткә керү
очык – 1)наркоман, 2)хыялый
оя – өй, йорт, фахишханә-притон

п
пәрванә - фәхишә, путана
пышанак, кәҗә тоягы – кукиш

с
салдыру –фахишәләрне сатып алу
сарык ташырга – бизнес белән шөгелләнү
сәдәф –дару төймәсе
сәмәй, көмешкә - самогон
сәхифә - сайт
себерелгән –сөйләшенде, килешенде дигәнне аңлата
сөйрәнергә –өстерәлеп йөрү, бушка вакыт уздыру
сугылу –кемгә булса да кунакка кереп чыгу
сызарга – сиздермичә качырга
сыралану – күп итеп сыра эчү

т
таба – танцпол: “Кызган Таба”
тавык - кыз
тавык куалау – кызлар озату
тәхет – 1) унитаз 2) әйбәт (“Хәлләр тәхет(яхшы)ме, ләхет(начар)ме?”)
тегелү – күп эш башкару (Бу эш белән тегелдем инде бүген)
тегермәнчеләр килә! – котычкыч хәл була
текә, кәттә, куту (себер тат.) – клынчык, крутой
тукран – сүз җиткерүче, стукач
туңбаш – отморозок
туслану, тозлану – тусоваться, клубиться (күп кеше җыелган җирдә, тирләп-пешеп ял итү, мәсәлән дискотекада)

у
ук кадарга – берәр мәсьәләне криминал юл белән хәл итәр өчен очрашу, забить стрелку
утын – акча, “агач” акча – рубльләр
утырым, юынтык – артта калган, кирәксез (“бу утырым җыр”)
Уфага киту –запой белән эчү
уяну – берәр нәрсәне кинәт аңлап алу

ф
фарылар – күзләр

ч
чакмак, яндыргыч, яндыргалка - зажигалка
чебен – жид, яhүд
чеби – чибәр кыз, цыпа (тёлка)
чичән – импровизатор, фристайлер
чичмән –зур гәүдәле кеше, амбал
чүп, зәңгәршәл – милиционер, омон

ш
шакмакбаш – программист, админ
шалкан – баш
шишпәт - (шесть пять) җүләр, дурачок
шуышырга - берәр кайда барырга

ы
ыргытулык – вәгдә биреп тә, сүздә тормау, кидалово

э
энәләу–төрттерү, подкалывать

я
янфон, кәрәз – сотовый телефон
ярылырга – артыгын сөйләп ташлау
Казандагы Яңа бистә гәбенең берничә сүзе:
рәтче – карак, ворюга, бандит
кыпты – пычак
теңәр – тегеңә
мән – белән
җәп – кесә
пәнҗөки–акча (фарсы теленнән)
теке – сәгать
җантимер – жандарм, милиционер
мандра – ипи
мандра савыты – авыз
куян – бер капчык он
койма санаучы – исерек
капчык – мең сум акчаны аңлата
багана – йөз сум акчаны аңлата

Әбу Сайт урнаштырды \\ тема: ,

Фикереңне әйт!