Сорау ачык калды17 ел буена Татар милли хәрәкәте 15 октябрь көнне 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу чарасы Хатер матәме уздырып килә. Беренче елларда, милли күтәрелеш чорында әлеге Матәм чарасы күңелендә азрак милли җаны булган һәр татарны битараф калдырмый иде. Татар илен, татар җирен, иманын, рухын саклап калыр өчен, татар үз дәүләте белән яшәсен дип каннарын түккән, җаннарын койган газиз бабаларыбызның рухына дога кылырга, аларны искә алырга Ирек мәйданына ел саен халык саны сирәгәя бара.
Ни кызганыч, татар баласы үзенең тук тормышына гына алданып, милли горурлыгын җуя бара. Инде шуңа килеп җиттек, ата-бабалар рухына дога кылырыга килү дә оялырлык гамәлгә әйләнеп кала башлады. Хәтер көнендә Матәм чарасына чыкмауны кайбер зыялылар оештыручыларга бәйләде, кайберләре таралып барган милли хәрәкәткә сылтады, берәүләре татар проблемалары инде хәл ителде дигән булып, корсак вә бәдән тормышы белән кәнәгатьләнде.
Шулай итеп, 15 ел вакыт узып китте…
Татарның хәтере бармы?
Бүгенге татар кешесе өчен “хәтер” төшенчәсе нидән гыйбәрәт?
Бу сорауларны ачыклау өчен Рамазан аеның соңгы кичендә 11 октябрдә “УЗЕБЕЗ” хэрэкэте Шәрекъ клубында яшьләр (күбесе студентлар, татарның киләчәге), җәмәгать вәкилләре, галимнәр һ.б. белэн бергә эңгәмә-бәхәс үздырды.
Гомүмән әйткәндә, кызык, хәттә парадоксаль фикерләр яңгырады…
Кызыксынган бәндәләргә әйтеп китәбез: чарадан репортаж алдагы көннәрдә. Тик эксклюзив мәгълүмәт.



Соңгы фикерләр