Татар яшьләре Казанга килә В Казани состоялся митинг памяти жертв взятия города Иваном Грозным
Окт 06

Ташлар басты безне, ташлар басты…

Биш гасыр ташлардан изелсәң

 

Әйтү ләззәт икән чәчрәп чыгып,

 

Әйтү ләззәт икән: «Без исән!»

 

Айдар Хәлим

Хөрмәтле милләттәш!

Ел саен 15 октябрь көнне Татар милли хәрәкәте, 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу йөзеннән матәм чарасы уздыра.

Хәтер көне – ул дәүләтчелеген, димәк Татар илен һәм җирен, иманын, рухын саклап калу өчен каннарын түккән газиз бабаларыбызны искә алу!

Хәтер көне – безнең исән булуыбыз, иманлы татар булып калуыбыз өчен шәһит киткән бабаларыбыз рухына дога кылу.

Хәтер көне – милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, тәүбә итү, татарлыкның әле исән икәнен күрсәтү.

«Үзебез» яңа буын хәрәкәте, башка милли оешмалар белән берлектә, Сезне милләттәшләребез белән бер сафта матәм чарасында булырга чакыра.

Татар язмышының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге Сезнең, безнең кулларда. Сезне, башка зыялылар, милләттәшләр белән беррәттән, 2006 елның 15 октябрендә иртәнге сәгать 10да ирек мәйданында көтәбез.

«Үзебез» яңа буын яшьләр хәрәкәте

Әбу Сайт урнаштырды \\ тема:

Фикереңне әйт!