Татар яшьләре Казанга килә
2006 елның 25-31 август көннәрне “Байтик” лагеренда Татар яшьләре көннәре узачак. Бу турыда Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы пресс-хезмәте дә билгеләп үтә.Әлеге фестивальгә Самара, Чиләбе, Волгоград, Новосибирск, Оренбург, Пенза, Төмән, Саратов шәһәрләреннән, Башкортстан һәм Марий-Эл республикаларыннан делегатлар килү көтелә.
Татар яшьләре көннәрендә психологик тренинглар, танышу кичәләре, төрле оешма вәкилләре белән аралашу, Казан шәһәре һәм Габдулла Тукайның туган ягы Арча ягына экскурсияләр оештырылу, Г.Камал театры артистлары чыгышын карау һәм алар белән волейбол уйнау күздә тотыла. Шулай ук татар яшьләре язучылар, шагыйрьләр, татар эстрадасы йолдызлары белән дә түгәрәк өстәлләр янында очраша алачак. Яшьләр арасында иң яхшы Корьән укучы табылачак, Сабантуй уеннарында иң яхшылар билгеләнәчәк, татар халкы һәм ислам тарихын иң яхшы белүче ачыкланачак.










Leave a Reply