ТАТАР ТЕЛЕ ЯЗМЫШЫ ХАКЫНДА СӨЙЛӘШҮ
Казанда гына ел саен төрле мәктәпләрдән, урта белем бирү йортларыннан 16 меңгә якын бала татар телен өйрәнеп чыга. Шуңа карамастан, Казанда татар телендә сөйләшүчеләр әллә ни артмый. Татар яшьләренең күпчелеге туган телен белми, белергә омтылмый да. Ни өчен? Нәрсә эшләргә кирәк? 22 февральда Татарстан журналистлар союзы бинасында “Үзебез” Яңа буын хәрәкәте оештырган чираттагы татар матбугат клубы утырышы шул мәсъәләне ачыклауга багышланган иде.Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы закон кабул ителгәнгә 14 ел узды, ике ел элек бу законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында тагын бер закон кабул ителде. Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыру дәүләт Программасы бар.
Бу өлкәдә нинди казанышларыбыз бар? Татар теле чын мәгънәдә соңы 10-15 ел эчендә дәүләт теле була алдымы?
“Үзебез” яңа буын хәрәкәте оештырган чираттагы матбугат клубы утырышында шул сорауларга җавап эзләделәр.
Әлеге матбугат клубы утырышында “Үзебез” Яңа буын хәрәкәте вәкилләре белән бергә Казан дәүләт университеты профессорлары Флера Сафиуллина, Илдар Низамов, ТР Министрлар кабинеты Дәүләт телләрен гамәлгә ашыру комитеты хезмәткәре Фирая Шәйхиева, “Татар-наме” фонды җитәкчесе Равил Сабиров, “Кеше хокуклары” адвокат оешмасы җитәкчесе Назыйм Сафин, “Мәгариф” ассоциациясе әгъзасы Гөлфәния Җәләлова, “Ватаным Татарстан” газетасыннан Лилия Нурмөхәммәтова, “Татар иле” газетасыннан Миләүшә Низаметдин, “Татарские края” газетасыннан Фәридә Гибадуллина, “Татарстан” журналыннан Алия Сабирова, “Молодежь Татарстана” газетасыннан Илшат Саетов, “Идел” журналының баш мөхәррир урынбасары Рузия Сафиуллина, КДУ пресс-клуб җитәкчесе Руслан Айсин, психолог Мәлик Сабирҗар, КДУ журналистика факультеты студентлары, яшь галимнәр катнашты.
Сөйләшүне әлеге утырышның алып баручысы ТФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты өлкән хезмәткәре Резедә Сафиуллина башлап җибәрде:
“Сан ягыннан карасак, татар теле үсешен чагылдыручы үзгәрешләр шактый. Азмы-күпме татар мәктәпләре ачылды, рус мәктәпләрдә көн саен диярлек татар теле дәресе керә, балалар бакчаларында татар группалары ачылды, татар телендә матбугат чаралары күбәйде, китаплар, сүзлекләр елдан ел басылып торалар. Милли телне урта һәм югары белем өлкәсенә кертү буенча Татарстан барлык башка республикаларга караганда иң алда. Шулай ук республикабыз Россияда милли азчылык телендә техник белем алу мөмкинчелеген тудырган бердән бер регион. Әгәрдә инде без тел законы һәм программа реализациясе барышы турында отчетларга күз салсак, эш бөтенләй ал да гөл: «за последние годы существенно раздвинулись рамки публичного использования татарского языка, в том числе в деятельности органов государственной власти и управления»; «большая работа проведена по обеспечению обязательного использования государственных языков в оформлении улиц, населенных пунктов, дорожных указателей, названий предприятий и организаций, географических названий».
Әлбәттә, уңай якка булган үзгәрешләрне санап китәрлек. Ләкин шулай булуга карамастан еш кына башка төрле фикерләр дә яңгырый. Асылда Татарстанда рус яки рустелле мәдәният өстенлек итә. Чын мәгънәдә яхшы сыйфатлы икетеллек Татарстанда узган ун ел эчендә урнашмады. Кай-берәүләр 15 ел ул бигерәк кыска вакыт диләр. Ләкин шулай ук бу өлкәгә карата хөкүмәт сәясәтенең эзлексезлеген, икеләнүчәнлеген дә әйтеп үтәргә кирәк. Соңгы вакытларда Татарстан хөкүмәте тарафыннан татар теле статусын ныгыту өчен бернинди диярлек ныклы чаралар күрелми, дигән фикер еш очрый. Шәһәр администрацияләре органнарында һәм муниципаль учереждениеләрдә, төрле сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларда, эш итү теле буларак, урыс теле генә кулланыла. ТР мәгариф министры приказы буенча РОНОларда милли эшләр буенча урынбасарлар вазифаларын бетерделәр. Татар авылларында балалар саны җитми дип татар мәктәпләре ябыла.
Казанда булган татар мәктәп-гимназияларына керсәк, тәнәфестә укучыларның да, укытучыларның да рус телендә сөйләшәләр, балалар бакчаларына килсәк, татар сүзе җисеменә караганда күбрәк исеменә генә туры килә. Телевидениядән безгә милли татар киемнәрен киеп татарча җырлаган, биегән, шигырь сөйләгән балаларны күрсәтәләр күрсәтүен. Депутатларыбыз, БТК җитәкчеләре, язучыларыбыз, зялыларыбыз шундый очрашуларга барып кәефләре бик күтәренке булып калалар. Ләкин ул ялтыравыклы фантик эчке хәләткә тулаем туры килә микән?
Мин үзем төпчек малаебызны татар төркеменә садикка биреп караган идем. Олы яшьтәге нянечка чып-чиста татарча сөйләшә торган татар апасы иде. Без аның белән икебез татарча сөйләшеп алабыз да, ул балаларга борылып мөрәҗагәт иткәндә шундук үзе сизмәстәй рус теленә күчә иде. Ике олы баламны да татар мәктәбенә биреп карамакчы идем, бар хезмәткәрләр рус телен куллануын күреп, ул фикеремнән баш тарттым. Балаларыбызга татар телен бары тик гаиләдә генә өйрәтеп калсак, алар аны әле азмы-күпме белеп калачаклар дип юатабыз үзебезне. Ләкин татар телен кулланырга ихтияҗ булмаса, тел кулланыштан китә, зәгыйфләнә.
“Тел тарихы – ул халык тарихы. Иҗтимагый-тарихи вакыйгалар, җәмгыяттәге үзгәрешләр телгә дә һәм аның үсешенә дә билгеле бер күләмдә йогынты ясыйлар”. Бу аксиоманы Вахит абый Хаковның “Тел – тарих көзгесе” дигән китабында яктырткан иде. Вахит абыйның тагын бер цитатасын китерәсем килә: “тел аралашу, аңлашу коралы гына түгел, ул халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы чара да. Анда халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә ачык чагыла. Шуңа күрә тел хәзинәсен үзләштерү генә җитми, аны гамәли яктан куллана белү һәм тел күнекмәләренә ия булу да бик әһәмиятле”.
Тел гамәли яктан куллануда булсын өчен аңа ихтияҗ булдырырга кирәк. Менә монда инде гайлә көче дә, хәттә җәмагатчелек көче дә җитми бугай. Хичшиксез, телебезнең киләчәген булдыру өчен Татарстан Хөкүмәте татар телен яклау һәм үстерү өчен хәлиткеч чаралар күрергә тиеш!
Законнарга кайтыйк. “ШК” 29нчы санынды (18.02.2006) Рәис Әхмәтша “Нәтиҗәсез талпыну” дигән мәкаләсендә “Әйтегез әле: законның үтәлешен кемнең һәм кайчан тикшергәне бар?”, дигән сорау куя, соравын төгәлләп, “Аны кем тикшерергә тиеш соң?” соң ди.
Үкенечкә каршы, шәхсән мин әлеге Закон, аңа кертелгән өстәмәләр, Программа белән танышыр өчен Татарстанның официаль серверына кереп тә теләгемә ирешә алмадым. Документлар сайттан да ачылмый, компьютерыма күчергәч тә аларны ачып булмады. Ләкин мин кай-бер докуменларны башка сайтта таптым. Ул татарларга каршы юнәлдерелгән бер сайт. Бу сайтның исемен татарчага тәрҗемә итсәк “Нет татарам” булып чыга. Сайтта урнаштырылган мәгълүматка күз салыйк.
“Этот сайт создан группой родителей казанских школьников для координации усилий тех, кто желает изменить положение, сложившееся с преподаванием татарского языка в Республике Татарстан. Наша конечная цель — добиться того, чтобы татарский язык изучался в школах республики по желанию, а не в обязательном порядке, как в настоящее время. Для этого необходимо изменение законов, регламентирующих изучение государственных языков в республике, в частности, статьи 6 Закона республики Татарстан “Об образовании” и статьи 10 Закона “О языках”. Заставить татарстанские власти сделать это можно только одним способом — совместными усилиями обращаться с частными и коллективными заявлениями, жалобами и исками по поводу нарушения ваших конституционных прав в адрес Президента РФ, Министерства Образования РФ и др. органов, которые могли бы повлиять на законодательные власти Татарстана и, в конечном итоге, на разрешение этой наболевшей проблемы”.
Әлеге сайтта судка, РФ Генераль прокуроратурасына, Мәгариф министрлыгына, һәм башка дәүләт оешмаларына язу өчен гариза формалары китерелгән, татар телен республика мәктәпләренә кертүгә каршы барган көрәшнең төрле этаплары күрсәтелә, бу эшне алып баручылар фидакарь затлар буларак сүрәтләнә.
Татарлар, татар теле мәнфагатләрен яклаган шундый ук кыйммәтле консультатив төстә булган мәгълуматлар урнаштырылган сайт миңа мәгълүм түгел.
Моннан бер-ничә ел элек Казан “Эфир” телерадиокомпаниясе “Город” тапшыруында оештырган телефоннан интерактив сорау алу вакытында 67 % шалтыратучылар мәктәптә татар теле теләк буенча өйрәнелергә тиеш дип тавыш биргәннәр, 16 % - татар телен укыту хәле хәзергечә калсын дигән фикердә, 17 % - татар телен өйрәнү сәгатләрен тагын да арттырырга кирәк дигәннәр. Тулаем сорау алуда ике йөзгә якын кеше катнашкан.
Бу опрос вакытында татарлар программаны карамаганнар микән? Караган булсаларда, безнең халык шуның кадәр битараф микән? Безнең төп проблемабыз бәлки шундадыр?
Икенче иң зур бәләбез – ул инде бүгенге көнгә кадәр бездә дәүләт телләрен куллануны регламентлаштыручы норматив-хокуки нигез булмавы. Бу фикерне Ким Миннуллин да 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм республикада башка телләрне өйрәнү һәм үстерү буеча дәүләт Программасы” кабул ителгәндә бер әнгәмәсендә әйткән иде. Ул программаны эшкәртүчеләр фикеренчә чираттагы адым буларак ТР халыклары телләрен үстерү департаментын булдыру кирәк дигән иде. Бу оешма телне стандартлаштыру, сертификацияләү һәм тәрҗемә итү хезмәтен эченә алырга тиеш иде. Яңа программадага кертелгән канцелярия эшләрен башкару бүлеген революцион дип бәяләп була. Мөңга кадәр татар теле күбрәк гуманитар һәм фәнни өлкәдә кулланыш тапса, яңа программа буенча татар теленә министерство, ведомство, оешма, предприятиеләрнең бар норматив актларын да тәрҗемә итү каралган. Ләкин кагәз массасының күбәюенә чик куяр өчен программаны булдыручылар икенче дәүләт теленә тәрҗемә ителергә тиешле документация категорияләренә аерым сайланыш (отбор) кертергә тәкъдим итәләр. Шулай ук программаның аерым бүлеге татар теленә карата пиар – уңай караш булдыруга юнәлтелгән иде. Үз үзенә көч кую, тырышлык җәлеп итүне безнең рухи яктан көчсезләнгән җәмгыятебез хоку вә ирек бозу дип кабул итә. Татар теленә мәхәббәтне телгә багышланган телевизион тапшырулар, татар һәм рус классикларынның тәрҗемәләрен бастыру, ике телдә баручы массакүләм чаралары аша тәрбияләргә ниятлиләр иде. Программа кабул ителгәннән соң ике ел узды. Әлеге күрсәтелгән эшләрнең кайсысы тормышка ашты? Һәм яңадан иң алда яңыраган төп сорауга әйләнеп катабыз. Татар телен куллануга бүгенге көндә ихтияҗ арттымы? Бүгенге көндә карьера ясау өчен татар телен белү зарурияты бармы?”
Татар телен үстерү, өйрәтү нияте белән төзелгән “Татар-наме” фонды җитәкчесе Равил Сабировның сүзләре әлеге сорауга җавап буларак яңгырады:
“Татар теленә бүгенге көндә ихтияҗ бик зур, - диде ул, - бу сүзләремә узебез булдырган татар теле курслары эшчәнлеге дәлил була ала. Без мәглуматны игълан, интернет аша таратабыз. Аудио-курсларны булдырдык, көненә иң кимендә бер данә сатып алына. Ләкин үзенчәлек шунда – күбрәк Калининград, Мәскәүдән, Пенза, Перьмнан һәм башка Татарстаннан чит төбәкләрдән килеп алалар, алардан рәхмәт хатлары килә. Курсларга укырга килүчеләр арасында да күбрәк Урта Азиядан, Россияның башка төбәкләрдән кайтучылар. Ихтияҗ бик зур. Татар теле курслары буенча – укучылар саны җитә. Хәттә бар теләүчеләрне без группага сыйдырып бетерә алмыйбыз. Халык чират торып көтергә, күбрәк түләргә дә әзер. Нәтиҗәләр бар. Бер айда кешеләр сөйләшерлек дәрәҗәдә татар телен үзләштереп белем алалар да үзлегеннән дәвам итәләр. Гөмүмән алганда, соңгы вакытларда урамда матур гына татарча сөйләшүче яшләр күбәйде. Тел өйрәнүне өстән көчләп законнар аша кертү бәлки дөрес тә түгелдер. Менә мәктәпләрдә тел кертелде кертелүен, ә аннан качып безгә киләләр. Яхшы методикалы укытучылар аз. Әни-әтиләр мәктәптәге методиканы кулай күрми. Безгә килеп үзләре өйрәнеп аннары балаларына татар телен өйрәтәләр.
Методикагыз нидән гыйбәрәт, дигән сорауга кыска, гади гына җавап кайтарып булмый. Нигезендә инде фигылне дөрес куллану, сүзләр өйрәнүдән башлыйбыз.
Татар телен өйрәнү курсларына йөрүчеләрнең мотивацияләрен бер төрлде генә аңлатып булмый. Кемнедер эштән җитәкчеләре җибәрә, күбесе Казанда яшәгән кеше татарча белергә тиеш, дип киләләр. Кай-бер олы яштәгеләр үзләре өйрәнеп балаларына җиткерергә дип йөриләр. Шәхси мотивлар да бар. Мәсәлән татарга кияүгә чыккан рус хатын-кызлары килә, каенаналары белән сөйләшер өчен татар теле кирәктер
Һәр бер мәдәният үзенең дәирәсендә, мохитында үссә, бар донья мәдәнияте баерак кына булыр иде. Минемчә, татар теле хәзер үсештә. Апас районын, Арча, Балтачны алсак, алар шәһәрләнеп киләләр. Татар шәхәр культурасы үсеп килә. Менә күрерсез, бер мең елдан соң бөтен татар кешесе татарча сөйләшәчәк”.
Илдар Низамовның “Бу изге эш шәхси инициатива белән башландыма? Хөкүмәт ярдәме булдымы? Тел комитеты, мәгариф министрлыгы белән берәр мөнәсәбәт бармы?”, дигән соравына Фирая Шәйхиева: “Монда бернинди мөнәсәбәт кирәкмидер могаен”, дип сөйләшүне дәвам итте: “Без шундыйрак берничә курслар беләбез, соңгы вакытларда “Татарский язык” дигән игланнар бик күбәйде. Минем белгәнемчә, 15ләп җирдә татар теле укыталар. Безнең дәүләт программасында язылган: татар теле курсларын дәүләт хезмәткәрләренә кертү белән беррәттән хозрасчет курслары булырга тиеш. Мин андый курсларны барлый башладым, ләкин без аларны контрольда тота алмыйбыз? Дәүләт карамагында булган курсларга бәйле мәгълуматны мин сезгә җиткерә алам. Алар барлык министрлыкларда, дәүләт структураларында эшләп килә, ел саен 1100-1200 кеше укытыла. Шуның белән беррәттән сезнең кебек фидакар кешеләр укыта икән, бу бик яхшы күренеш.
“Казанда татар телен онытканнар дигән фикер белән мин беркайчанда килешмим., дип дәвам итте сөйләшүне Фирая ханым, - Казанда үскән безнен буын хәрчакта татар телен кулландык, татар театрына бардык, татар китапларын укыдык. Без шуны да онытмаска тиеш – ничәмә ничә еллар буе татар мәктәпләре ябылды, балалар рус мәктәпләренә күчәргә мәҗбүр булды, татар теленнән аерылырга мәҗбүр булганнарны гаепләп була мени. Казанның бер буыны юкка чыккан бит. Рус мәдәниятенә карата алтмышынчы елдагылар – “шестидесятники” дигән күренеш булса, бездә башкачарак, милли үзаңны, милли сәясәтне юкка чыгару булды.
Мин озак еллар буе мәгариф системасында эшләгән, татар мәктәпләрен булдыруда, татар телен укытуны кертүдә үз өлешемне керткән кеше. Эшләнгән эшебезне дә без без инкяр итмичә, булган казанышларыбызны югалтмыйча, булганнан файдаланып эшләргә тиешбез. Титул телен чын дәрес буларак кетү бездән башка әле бер республикада да юк иде.
Бүгенге яшь татар теле укытучыларын алсак – алар барысыда авылдан килгән кызлар. Без аларның дәрәҗәсен күтәрү өчен бик күп эш эшләдек, аларны шундый хөрмәт белән мәктәп директорларына тәкъдим итә идек. Собеседованиедан соң ул балалар турында мәктәп директоры: “Аларның бит биш ел институтта уку дәверендә бер тапкыр да татар театрына, музейларга барганныры юк, китап укыгыннары юк. Балаларга болар ни өйрәтә алыр соң?”, диюләрен ишетү бик гарләндерә иде. Хәзер шартлар шундый. Бу мәсәләне сөйләшкәндә без җирлектән аерылмаска тиеш. Дәүләтнең социаль сәясәте булырга тиеш, укытучыларның хезмәт хакына яшәп булмый, хәттә без тырышып-тырышып булдырган 15 % өстәмә түләү хакы мәсъәләне уңай хәл итә алмый. Укытучының үз белемен күтәрү, үз өстеннән эшләү шартлары булырга тиеш. Шуңа күрә мин дәүләт чараларыннан тыш булган менә шундый коммерция курсларын контрольда тота алмавымнан борчылмыйм, шатланам гына.
Ихтияҗ мәсъәләсенә кайтсак, сез телевидениеда урнаштырылган “бегущая строка”га игтибар итегез, анда еш кына “требуется специалист со знанием татарского языка” дигән игълан еш очрый. Минем балам миңа татар телен өйрәткәнемә бик рәхмәтле, ул эшкә урнашкан фирмада татар телен инглиз теле белән беррәттән белү шарт иде”.
Сөйләшүгә психолог Мәлик Сабирҗан кушылды:
“Бездә кая барма, милли мәсәләләргә бәйле сүз булса, ул гел мәгариф темасы тирәсендә генә әйләнә. Мин үзем психолог буларак сәләмәтлек саклау өлкәсендә эшлим. Татар телен бөтен өлкәләрнең тармакларында булдыру мәсәләсе белән йөрим. Бүген татар телендә эшләүче төрле яклы специалистлар бармы? Мин эчтәлеге белән психология өлкәсенә бәйле бер текст белән аңа рецензия яздыру өчен әллә-ничә кешене әйләнеп чыктым, бу эшне башкаручыны тапмадым, димәк бездә психология өлкәсендә татар телле белгечләр юк. Казанда соңгы елда дистәдән артык психология үзәкләре ачылды. Татар телендә эшләүче берәү дә юк. Эшләргә теләгән кешеләргә татар телле белгечләр юк. Татар теле кухняда, “курилка”да, ял итү урыннарында гына кулланылы, эш урынында татар теле юк. Бездә бит татар телендә “эш урыны” дигән төшенчә дә юк. Без “учреждение” дибез, татарчага өйләндерсәк, ничек була соң ул. Оешма дисәк, туры килми, һавада асылынып калган бер нәрсә булып кала. Учреждение инде ул үз адресы, телефоны, факсы, реквизитлары булган оешма. Менә мин татар теленә шундый төшенчә кертергә тәкдим итәм. Эш төшенчәдә генә түгел. Татар теле язмышы турында сүз алып барганда без уку-укыту мәсәләсенә генә әйләнеп кайтмыйча, киңрәк карарга тиешбез. Кеше институт бетерә дә узе кебек кешеләрне укыта. Борҗадагы тиен кебек. Татар язмышы, татар теле язмышы ул мәгариф системасы белән төрелгән, без һаман гувернерлар әзерләү мәсәләсен генә хәл итәбез. Гуманитар университетын педагогия университетына бәйләп яңадан шул боҗрадагы тиен кебек булдык”.
Гөлфәния Җәләлова:
“Бездә кайсы дәүләт учреждениеларына килеп кермәсәк тә татарча мөрәжагәт иткәч, хәттә татарлар да татарча җавап бирми. Телгә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәе. Мин үзем татар гимназиясенә эшләгәндә күрдем, анда телгә өйрәтмиләр, грамматика өйрәтәләр. “Балаларга шигырләр өйрәтергә, сүз байлыгын булдырырга кирәк”, - дигән сүземә, - “безне программа буенча эшләвебезне тикшерәләр” -, диләр. Димәк, безнең мәктәпләребездә бар эш тикшерүчеләргә ярар өчен генә корылган булып чыга.
Шәһәр Советы карары буенча 2003-2007 еллар дәверендә ел саен Казанда икешәр татар мәктәбе яки гимназиясе ачылырга тиешиде. 2001 елда ахыргы 20нче гимназия ачылганнан соң бүгенге көнгә кадәр бер генә татар мәктәбе ачылганы юк. Ел саен икешәр рус гимнгазиясе ачыла, христиан дин вәкиле (священник) килеп изгеләндреп китә (освящает). Бер генә татар ата-ана,- “мин баламны чукындырган мәктәпка алып килмим”,- димәде.
Татарстанның 17 район үзәгенә бер татар мәктәбе дә юк. Арчада 5 мәктәптән берсе генә татар мәктәбе, Кукмарада да шулай, Теләче районында бердән бер татар мәктәбе. Үзебезгә ихтирам йөзеннән карамасак, безгә ихтирам булмаячак. Сонгы ел эчендә бернинди үзгәреш юк. “Я не нуждаюсь в вашем языке” диләр. Мәктәпләрне энтокультурный дип ачарга кирәк.
Татар радиосын тынласак, җыр да җыр. Диктор алып барганда кулланган телгә игътибар итсәгез: “Тарпшырабыз шундый-шундый җырчы башкаруында шундый-шундый җыр”. Гел хәбәрне алга кую бара. Телевизорданда без тел өйрәтә алмыйбыз мени. Татар телендә хайваннар доньясы, аң-белемне үстерүче тапшырулар булса, аларны карамаслар иде мени? Шуларны булдырырга тиешле”.
Илшат Саетов: “Сез тиеш дигән әйберләр дәүләт акчасына булырга тиешме?”
Гөлфәния Җәләлова: “Әлбәттә, ТНВ каналында көн саен 3-4 филм күрсәтәләр, аны бит акчага сатып алалар, шул ук акчаны татар телен үстерүгә тотсалар иде”.
Илшат Саетов: “Телевизион аудиториясе ул каналны нәкъ шул фильмнар өчен генә карый да инде.”
Руслан Айсин: “Хоккейны татар телендә алып бара башласалар, барысы да караячак иде.”
Фирая Шәйхиева: “Проектта булган телевизион тапшыруларны күтәреп китәргә специалистлар юк дип аларны тормышка ашырмыйлар.”
Рафис Җәмдихан: “Безнең бөтен сөйләшүебез мәгнәсез булып кала. Чагыштырып карасак, без 90нчы еллардан соң алга баралмаслык дәрәҗәгә җиттек. Тел комитетында телләр үстерү программасы - ул телне бетерү программасы. Бу “остаточный принцип” буенча төзелгән нәрсә. Дәүләтнең телне үстерү буенча чын мәгънәдә концептуаль программасы юк, аның конкрет баскычлары юк: ихтияҗ тудыру, кино, милли телевидение булдыру юк. Толерантнось дип алданып, без - татарлар түзәбез инде дигән булабыз. Телләр турында законны бозган очракта нигә җываплыкка чакырмыйлар. Ул закон инде ничәмә-ничә еллар эшкәртелә дә эшкәртелә. Бездә кино булуы да ул бит дәүләтнең казанышы түгел, ә шәхси инициатива нәтиҗәсе. Нигә донья әдәбияте татар теленә тәрҗемә ителми? Нигә соң мин татар баласы Фрейд, Хайдеггер, Поло Коэльо, Мураками, Ричард Бах әсәрләрен татар телендә укый алмыйм? Концепция төзегәндә нигә җәмәгатчелеккә мөрәҗагат итеп аларның фикерләре исәпкә алынмый? “Мәгариф” ассоциациясе тәкъдимнәрен юкка чыгардылар. Милли мәҗлес күпме концепциялар чыгарды, нигә кулланмыйбыз?”
Назыйм Сафин: “Бездә хокук мәсъәләләренә тиешле дәрәҗәдә игътибар юк. Милләт – ул дәүләт төзелешенең төп субъекты. Тел – милләтнең төп күрсәткече. Мәгариф ирекле дәүләт төзелеше юлында төп адым. Бу хакыйкәтләрне беркем дә бәхәскә алмый. Тик моны хокукый нигездә төпле эшләүчеләр юк. Мин инде күптән тел дигән категорияга юридик төшенчә бирергә кирәк, дигән фикерне алга сөрдем. РФ Конституциясе туган телне сакларга, үстерергә бар мөмкинчелекне тә бирә. Без үзебез аны кулланмыйбыз. 26 статьяга күз салсагыз, анда икенче пунктта болай диелгән: “Каждый имеет право на пользование родным языком, на свободный выбор языка общения, воспитания, обучения и творчества”. 68нче Статьяны алыйк: “Конституция РФ гарантирует развитие родного языка”. Рус теле белән татар теле арасында тигезлек куеп булмый. Бездә Россия һәм Татарстан конституцияләре тупас бозыла. Кем гаепле? Кемне җавапка тартканнары бар? Татар вузы, аспиратурасы, докторатурасы өчен хокукый нигез бармы? Мәгариф һәм фән министрлыгы бу өлкәдә ни эшләгән? Шул ук 68 статьяда язылган: “Республики вправе устанавливать свои государственные языки. В органах государственной власти, органах местного самоуправления, государственных учреждениях республик эти языки употребляются наряду с государственным языком РФ”. Телне белгәннәрне һәм белергә теләгәннәрне үстерү төп юнәлешләрнең берсе булырга тиеш. Тел белергә ялыну, мәҗбүр итү ул тискәре йогынты бирә. Базар мөнәсәбәтләреннән чыгып экономик чараларны кулланырга кирәк.
Россия Конституциясендә шул ук 26 статьяның беренче пунктында шундый сүзләр бар: “Каждый вправе определять и указывать свою национальную принадлежность. Никто не может быть принужден к определению и указанию своей национальной принадлежности”. Гамәлдә кеше үз милләтен ничек раслый ала? Паспортта андый графа юк хәзер. Суд аша милләтне раслап буламы?
Шул ук Россия конституциясендә Татарстан суверен дәүләт буларак танылган. Халыкара канун нигезләрендә дә Татарстан беркая мөрәҗагать итмәгән!
Мәктәпләргә туган телне кертү мәсъәләсенә килгәндә, Башкортсан безгә караганда ун тапкыр көчлерәк. Без Нәҗибә Сафина белән бергәләп 50-ләп район үттек, РОНОларны судка биреп, татар телен кертеп, “госинспекция языка” дигән тәкъдим белән күпме йөрдек, ике машина туздырдык шул эшләр белән. Президент указын, Югары Суд карарын Европа суды аша гамәлдән чыгара алдык.”
Флера Сафиуллина:
“Бүгенге заманда без татар теленең доньякүләм масштабта үскәнен сизәбез. Чит илләрдән килгән кешеләр тырыша-тырыша бер-ике ай эчендә татар телен өйрәнеп, сөйләшеп китәләр. Безнең татар телен укыту кафедрасына 12 ел, без инде шауктый тәҗрибә тупладык. Без Татарстанны позитив яктан таныту эшен алып барабыз. Телебездә булган рухи байлыгыбызны тапшырырга тырышабыз. Татар халкы үзенең иң кадерле юлдашы итеп туган телен сайлагын. 120-дән артык телгә багышланган шигырь бүтән бер халыкта да юк. Моның сәбәбе телен югалту куркынычыннандадыр. Ләкин хәзер халыкка иман керде, бу телгә дә тәэсир итәчәк”.
Сөйләшү бик кызу барды. Матбугат клубы утырышында яңгыраган барлык фикерләрне дә бу басма кысаларына сыйдырып булмый. Ләкин барыбызга да бер нәрсә ачыктан ачык. Законнарга гына теркәп телне үстереп булмый. Туган телебез безнең актив яклавыбызга мохтаҗ. Димәк, милли үзаңыбызның мөһим өлеше булган телебезне саклау һəм кулланышка кайтаруны без максат итеп куярга тиеш. Телне саклауда хәлиткеч чараларны бүгенге көндә булдырырмасак иң кыйммәтле вакытны югалтып калабыз, телебезнең киләчәге фаҗигале булачак.
Очрашуда яңгыраган тәкъдимнәрнең бер-ничәсен сезнең игътибарга җиткерәбез.
- татар телен белмəгəн яшьлəр өчен татар теле буенча əзерлек курсларын булдыру;
- татар лицей-гимназиялəрдə дəреслəрне милли телдə алып барырга, тәнәфесләрдә татарча сөйләшүгә ирешү;
- татар гаилəлəрендə татар телендə сөйлəшүне максат итеп кую;
- урамнардагы татарча язулардагы хаталарны тиз көндə бетерү, татар телен, татар миллəтен кимсетə торган күңел кайтаргыч мыскыллы тəрҗемəлəргə юл куймауны сорап, җəмəгатьчелек исеменнəн хакимияткə хат юлларга;
- Татарстан халыклары теллəре турында Закон нигзендə шигарьлəрне, чакыруларны, игълан белдерүлəрнең татар телендə дə язылуын талəп итеп предприятие җитəкчелəренə җəмəгатьчелек исеменнəн хатлар юлларга һəм аларның үтəлүенə ирешергә;
- радио, телевидениеда дикторлар өчен тел сөйләме буенча курслар булдыру;
- хөкүмәт учреждениеларына эшкә урнашканда татар телен белүне таләп итеп куелырга тиеш;
- шәһәр урамнарында татар телендә сөйләшергә өндәүче игъланнан куерга: “А ты знаешь свой родной язык?” “Какой язык ты сможешь оставить своим детям?”, “Син үзеңнең ана телеңне беләсеңме?” “Үз балаларыңа нинди тел калдырачаксың?”;
- 26 апрель - сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция үткәрергә.
- телевидениеда татар теле мәсъәләләренә багышланган тапшыру булдырырга.
Бүгенге көндә фәнни нигезгә, бигерәк тә хокукый нигезгә таянып эш алып барырга кирәк. Тел саклау Программасының реализацияләү механизмы, җаваплылар, үтәүчеләр исемлеге күрсәтелергә, контрольда тотылырга тиеш Иҗтимагый оешмалар, дәүләт һәм Татарстана Хөкүмәте киң җәмәгатчелек белән берлектә бүгенге көндә татар телен яклау һәм үстерү концепциясен булдырырга тиеш. Димәк, әлеге сөйләшүебез моның белән тәмамланмады, креатив рухта аны дәвам итәргә сезне дә чакырабыз.
Резедә Сафиуллина,
Филология фәннәре кандидаты, ТФА Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты өлкән хезмәткәре










Leave a Reply