Кадерле дуслар!
Татар матбугат клубы утырышларының темаларына үзгәрешләр керүе турында белдерәбез.
29 мартта узачак матбугат клубы утырышы темасы “Тукай һәм татар авторлары әсәрләре инглиз телендә”. Сөйләшүдә яктырталачак мәсъәләләр: татар авторларын иглиз теленә тәрҗемә итү, “Сәлам! – Hello! – Привет!” студент газетасын һәм “Интел-Сити” инглиз телле татар студентлары клубын тәкъдир итү, Англияда укып, эшләп кайткан яшьләр белән танышу.
17.00 сәг. ТР Журналистлар берлегендә (Тельман ур, 24) иркен аралашу, 17.30 очрашуның рәсми өлеше башланачак.
Шулай ук Сезне матбугат клубының алда булачак утырышларына да чакырабыз.
Уртак максатларыбызның туры килүенә ышанып, Сезне шулай ук башка темаларны яктырткан матбугат клубы утырышларына да чакырабыз:
5 апрель – Мәктәптә дин дәресе
12 апрель – Татарлар һәм глобализация
Матбугат клубының утырыш темаларына үзгәрешләр керергә мөмкин. Бу хакта тулырак мәгълуматны uzebez.org сайтында карый аласыз.
Матбугат клубы утырышларында күтәрелгән проблемалар күпләрдә кызыксыну уятыр һәм, уртак тырышлык нәтиҗәсендә, аларны хәл итү механизмнарын табарга ярдәм итәр дип ышанабыз.



Соңгы фикерләр