Алсу Хәсәнова,“Ватаным Татарстан”
Казанда “Үзебез” дип аталган милли татар яңа буын хәрәкәте барлыкка килде. Моны яңа татар яшьләренең күтәрелеше дип кабул итәргә кирәктер. Бу хәрәкәтнең төп нигезен бүгенге матбугатта каләм тибрәтүче егет-кызлар, ягъни журналистлар тәшкил итә. Әлеге хәрәкәт август аенда ук баш калкыткан иде. Шәхсән мин моны ниндидер буш сүз сөйләү, стенага борчак ату, дип әйтә алмыйм. Безгә мондый яшьләр хәрәкәте күптән кирәк иде дигән нәтиҗәгә килде анда катнашкан журналистлар, җырчылар. Ул сөйләшүдә Австралиядән килгән җырчыбыз Зөлфия Камалова да катнашты. Кытайдан, Мәскәүдән, Башкортстаннан да кунаклар бар иде. Күптән түгел Журналистлар берлегендә узган “Яңа буын һәм матбугат” темасына уздырылган “түгәрәк өстәл”гә дә ул кунакларның кайберләре килгән иде. Димәк, “Үзебез” хәрәкәтенең барлыкка килүенә яшь буын битараф түгел.
Яшьләр татар матбугатын ник укымый?
Бу сорауны бүген еш бирәләр. “Түгәрәк өстәл” дә үз эшен нәкъ менә шул сорауга җавап эзләүдән башлады. Хәзерге көндә яшьләре түгел, олыларының да күбесе укымый башлады матбугатны. Оясында ни күрсә, очканында шул була, диләр бит. Гаиләдә бала һәрнәрсәне әти-әнисеннән күреп үсә. Бөтенләй татар матбугатын укымый, дип әйтү, бәлки, дөрес тә булмас. Бүген аларның санын санап та бетерерлек түгел. Күбесе “гайбәт сөйләүче”, “җиңел холыклы” газеталар рәтендә йөри. “Идел” журналы баш мөхәррир урынбасары Рузия Сафиуллина бүгенге газета-журналларның тиражлары кимү сәбәпләрен журналистларның күтәрелгән темаларында сай йөзүләре белән аңлатып китте. Алай дип әйтмәс идем, аның сәбәбе нәкъ менә укучыбызның “җиңел холыклы” газеталарга тартылуы белән бәйледер. Бәлки укучыбызны шундый газеталарга реклама ясап, трактор, сыер вәгъдә итеп, үзебез өйрәтеп бетергәнбездер?! Алар җитди темаларга язылган газеталардан читләшә бара.
Укучы ник матбугатка тартылмый соң? Әнә “түгәрәк өстәл”дә татар теленең чынында дәүләт теле булып кабул ителмәвен дә сәбәп итеп куйдылар.
Журналистикага килүчеләр…
Казан дәүләт университетының журналистика факультетында наданнарны укытып чыгаралар. Анда журналистлар әзерләп чыгармыйлар, дигән фикер әйтте бер журналист. Журналистика факультеты мөгаллиме Мөршидә Җиһан әлеге сүзгә чәчрәп чыкты: “Тиеннәргә кем килеп укытыр икән”, – ди ул. Белем дәрәҗәсенә килгәндә, бәлки монда берникадәр хаклык бардыр. Әмма журналистларны әзерләп чыгармыйлар, дигән фикер белән килешә алмыйм. Чөнки укыганда жанрларны өйрәнеп кенә журналист булып китә алмыйсың. Журналистика бит ул сәхнә кебек. Җырлый белүчеләр һәммәсе дә җырчы булырга теләп сәхнәгә ыргыла. Әмма бервакыттан соң алар үзеннән-үзе иләктән иләнеп кала. Журналистикада да шулай ук, сәләтсезләр үзләре сайланыштан соң юкка чыга.
Бүген журналистика факультетында укучы студент татар матбугатына килергә атлыгып тора дип уйлыйсызмы? Күбесе телевидение экранында нурлы йөзен күрсәтергә хыяллана.
Күптән түгел Мөршидә Җиһан татар матбугаты хакында махсус анкета тутырткан. Барлыгы журналистика факультетында укучы 52 студент катнашкан, әнә шуларның 6 сы гына татар матбугатын укый булып чыккан. “Бүген татар матбугаты бармы?” дигән сорауга 18 кеше “юк” дип җавап биргән. Үтереп, ясин чыгарып куючылары да бар икән араларында. Әнә бер егет: “Укымыйм, нәрсәгә кирәк ул миңа, интернет белән кызыксынам”, – дигән. Алсу Заһидуллина исемле кыз: “Картайгач, эш булмаганлыктан укырбыз әле”, – дип язган. Татар матбугаты русныкыннан нәрсәсе белән аерыла, дигән сорауга берәү: “Татар телендә язылуы белән. Ха-ха-ха… Шутка!” – дип язып куйган. Бу студентларлардан журналист чыгасына кем генә ышаныр икән, белмим. Бар бит ул вакыт уздырып, ыштан туздырып йөрүчеләр.
“Яшьләр өчен кызыклы, башка мәдәниятләр белән ярыша алырлык шәһәр культурасын булдыру кирәк. Без яшьләргә “Татар булу, татарча сөйләшү, татар музыкасын тыңлау – кәттә” дигән фикерне салырга тиешбез. Кешегә фикер, уй салуның ысуллары әллә кайчан эшләнгән, ул PR-технологияләрдән бөтен дөнья файдалана, без, татарлар да аларны милли үсеш максатында файдаланырга тиешбез”, – дигән фикер әйтте “Үзебез” хәрәкәте лидерларының берсе Резедә Сафиуллина.
Күчерелмә матбугат безгә нәрсәгә?
“Татар матбугаты безгә нәрсә тәкъдим итә соң? Әйтик, балалар журналында бер үк темалар – песием, әтием турында. Татар баласын кызыксындырган башка тема юкмы әллә?” – ди “Татарские Новости” газетасын чыгаручы редактор Алия Сабирова. Аның фикеренчә, күпләр татар журналларына тартылмый икән. Туганы “Cosmopolitan” алдыруны кулайрак күрә. “Сөембикә”дән күпкә кызыграк икән. Алия ханым әйтүенчә, безнең татар журналлары әнә шундыйлардан үрнәк алырга тиеш булып чыкты.
Икенче бер журналист студентлар арасында журналлардагы темалар төрлелеге буенча тест уздырганы турында әйтеп китте. Укучылар исә, киресенчә, “Сөембикә”дәге тема төрлелегенә басым ясаганнар.
Кемнәндер күчерү, кемгәдер охшарга тырышу безнең матбугатның үз йөзе буламы икән соң ул? Бүген һәркайсыбыз кемгәдер охшарга, ярарга тырыша. Эстрада да Европа алымнары күчерә, газеталарның да күбесе Россия газеталарын чүпләп, Максим Галкин, Алла Пугачева хакында яза. Әйтерсең, үзебез арасыннан газета битләренә язарлык кешеләр калмаган. Әгәр татар телле журналистлар безнекенә караганда, Мәскәүдә, Петербургта чыга торган матбугатны мактап утырса, хәтта аны туганына рекламаласа, яшь буынны газета укымауда гаепләүнең берәр мәгънәсе бар икән, дип уйламыйм мин.
“Түгәрәк өстәл”дә яшь журналистларны тәҗрибәсезлектә, наданлыкта гаепләделәр. Рәхәтләнеп сүктеләр. “Шәхесләр турындагы әңгәмәләр җиде буын бабасын санаудан узмый, тизлек җитми, җитди темалар күтәрмиләр, темалар “Бауман урамы” белән генә чикләнә һ.б.” Нигә әле татар матбугатының җитешсез якларын яшь журналистларга гына сылтап калдыралар?! Тәҗрибәле журналистлардан берәү дә гаеп эзләми. Әле генә студент урындыгыннан матбугатка килеп кергән каләм тибрәтүчегә кем булышырга атлыгып тора?! “Без яшь вакытта чиләндек бит, әйдә ул да татысын баба шупасын”, – дип кенә җибәрәбез. Биюченең итәге бии-бии кыскара, биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, ди бит халык. Бездә коллективка килеп кергән кергән яшь журналистның күбесен сулагай кулын селтәп каршы алалар. “Түгәрәк өстәл”дә бер журналист: “Кайнаган казаннан берсе өскә күтәрелсә, аны өстерәп төшерәләр”, – ди. Аның сүзләрендә берникадәр хаклык бар. Дөрес, яшьләрне мактап торырга да кирәкмидер, әмма һаман-һаман башына басып торганны кем ярата?
Журналистларга бүген өстәмә белем җитми, аларның каләмнәрен чарларга кирәк, дигән фикерләр дә җиткерелде. Анысы хөкүмәт җитәкчелегенә төрттерелгән сүзләр иде. Элек бит журналистларга чит илләргә чыгу мөмкинлекләре дә булган. Бүген аны сагынып сөйләргә генә кала. Ә моны журналистлар үзләре генә хәл итә алмый. “Үзебез” хәрәкәтен хөкүмәт җитәкчеләре күрми торып, аның тиешле нәтиҗәсе булырмы икән? “Түгәрәк өстәл”дә аларның сүзләре дә кирәк. Бу фикерләшү сүз боткасы булып кына калмасын иде. Хәрәкәт икән, әйдә алга таба тәгәрәсен.



Соңгы фикерләр