Татар җыры язмышы
Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Гөлзадә” иҗат студиясе белән берлектә 2006 елның 25 гыйнварында 17.00 сәг. Татарстан Журналистлар берлегендә (Тельмана ур, 24) “Татар җыры язмышы” дигән темага татар матбугат клубының чираттагы утырышын үткәрә.“Үзебез” хәрәкәте һәр анта саен журналистлар һәм экспертлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашуында Татарстан журналистлар йортында төрле темаларга татар матбугат клубы (пресс-клуб) үткәрә. Моңарчы матбугат клубының “Альтернатив яшьләр субкультурасы”, “Татар бренды” утырышлары, “Гөлзадә” иҗат студиясе белән берлектә альтернатив татар музыкасын тәкъдир итү кичәләре уздырылды.
Чираттагы матбугат клубының утырышы татар җырының үткәне, бүгенге хәләте һәм киләчәге хакында барачак, бүгенге көндә киләчәк буынның үзаңын үстерүдә татар җыр сәнатенең роле һәм җыр сәнгатенең абруен күтәрү мәсъәләләре алгы планга куела.
Очрашуда танылган сәнгать эшлеклеләре, күренекле җырчылар, музыка белгечләре, талантлы яшьләр, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак.
Шәһәр татар мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрү өлкәсендәге уртак максатларыбызның туры килүенә ышанып, Сезне шулай ук башка темаларны яктырткан матбугат клубы утырышларына да чакырабыз:
25 январь – Татар җыры язмышы
1 февраль – Сәхнә имиджы
8 февраль – Татар бренды
15 февраль – Милләт һәм экологик мохит
22 февраль – Казанның милли йөзе
1 март – Татар теле язмышы
Милли мәгариф мәсьәләләре, Ислам һәм татар доньясы һ.б.
Матбугат клубы утырышларында күтәрелгән проблемалар күпләрдә кызыксыну уятыр һәм, уртак тырышлык нәтиҗәсендә, аларны хәл итү механизмнарын табарга ярдәм итәр дип ышанабыз.
“Үзебез” яңа буын хәрәкәте матбугат үзәге
“Гөлзадә” иҗат студиясе
Элемтә өчен телефон: (843) 2367168, 8-9033077856










Leave a Reply