Резолюция круглого стола “Новое поколение и пресса” “YЗЕБЕЗ” - ДВИЖЕНИЕ НОВОГО ПОКОЛЕНИЯ
Янв 01

Татар халкы алдында бүген бик зур проблемалар тора – таркаулык, ассимиляция, рухи яктан көчсезләнү. Бу татар яшьләренең күпчелеге туган телен, татар тарихын, мәдәниятен белмәвендә, аны белергә омтылмавында чагыла.Заманында гомүмтатар тарихында милләтебезгә хас булган югары дәрәҗәдәге шәһәр мәдәнияте дәүләтчелекне югалту белән күптән инде юкка чыккан, ул бары тик тарихи чыганакларда, халык хәтерендә генә чагылыш таба.

Бүгенге көнгә кадәр татар рухы, татар мәдәнияты авылда һәм авылдан чыккан кешеләр мохитында гына сакланган. Ул мохит инде үзе дә юкка чыгып бара. Яңа вәзгыять безнең алда яңа максатлар куя. Татар милләтенең мегаполис шартларында исән калуын кайгырту кирәк. Югыйсә милләт тормышы бүгенге юнәлеш буенча баруын дәвам итсә инде 60-70 елдан авыл бетәчәк, шәһәргә күчереп өлгермәсә татар мәдәнияте дә бетәчәк. Димәк, без кискен рәвештә бу фаҗигане булдырмау юлларын эзләргә тиешбез.

Татар яшьләре өчен заман таләпләренә яраклашкан уртак милли идея, берләштерүче идея кирәк.

Шул яңа концепцияне булдыру һәм тормышка ашыру нияте белән татар яшьләр оешмалары берлеге рәвешендә яңа хәрәкәт барлыкка килде. Без аны “Үзебез”, ягъни “Яңа буын хәрәкәте” дип атадык.

Төп максат – бүгенге заманда, глобальләшү шартларында татарлар булып үз йөзебезне саклап калу. Татар яшьләре өчен үзләрен куп милләтләр арасында тигез хокуклы итеп сизү, күп культуралар арасында үз культурабыз өчен горурлык хисен булдыру зарури.

Без сәяси максатлар куймыйбыз. Милли бәйсезлек бүген дәүләт чикләре белән түгел, кешенең рухи бәйсезлеге белән билгеләнә.

Сайлап алу момкинлеге биреп кенә кешедә рухи азатлык тәрбияләп була. Аның өчен сайлап алырлык альтернатива булдырырга кирәк. Милләтнең киләчәген мирасыбызны, милли мәдәниятне, телне саклау ысулларын булдырып, сыйфат дәрәҗәсен яңа заман шартларына туры китереп хәрәкәт итсәк кенә максатыбызга ирешә алачакбыз.

Яшьләрдә татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнергә теләк тудыру ысулы буларак яңа, альтернатив милли культура булдыру кирәк, без аны яңа татар яшьләр мэдэнияте дип атыйбыз.

Бу культура традицияларны инкяр итү түгел, ә аларны дәвам итү, аларның тагын да тирәнрәк катламнарын табу, халыкка җиткәрүдән гыйбәрәт. Иске белем янага куылуы үзе ук яңа була.

Без яңа культураны яшь кешенең табигый узенчәлекләрен истә тотып эзләргә тиеш. Яшьләр гел яңага омтыла, аларнын, башкалардан аерылып торасы килә. Алар ни белән кызыксынса, анда яңалык та һәм татарлык та хөкем сөрергә тиеш. Ә яшьләрне мәҗбүриләп аларга кызыксыз әдәбият, шигърият, матбугат, телевидение, сәнгать белән мавыктыру мөмкин тугел.

Максатка ирешү механизмнары:
- эзләнү, мәгълүмат туплау;
- инициатив төркем белән даими рәвештә очрашулар оештыру;
- тәҗрибәле кешеләрдән фикер сорашу, төбәкләрдән фикер җыю, яшьләр фикерен туплау;
- башка милләтләрнен тәҗрибәсен файдалану;
- татар мәдәниятен шәһәрләштерү өчен альтернатив музыка, прогрессив әдәбият булдыру;
- татар мәдәнияте белән заманча кеше арасында тәңгәллек тойгысун уяту, ягъни “татар булу кәттә (круто), татарлык – ул заманча (модно)” дигән фикер тудыру;
- реаль файда китеруе ачык куренеп торган чаралар тәкъдим итү;
- презентацияләр (тәкъдир итү кичәләре) уткәру;
- фикер алышу һәм иҗтимагый резонанс тудыру нияте белән түгәрәк өстәлләр оештыру;
- “Яна татар мэдэнияте” идеясен тарату;
- яңа туган мәдәниятне пиарлаштыру, ягъни аңа реклама ясау;
- бу эшкә татар яшьлэре оешмаларын тарту (масса күләм чаралар аша, шәхсән элемтәләр аша һ.б.)
- массакүләм чараларын эффектив корал буларак файдаланып, күренекле шәхесләребезгә реклама, пиар ясау;
- татар мәдәниятенә рус телендә реклама ясау;
- рус телле татар яшьләрен тарту максаты белән алар укый торган, карый торган, тыңлый торган мәгълүмат чараларына чыгу;
- ислам дине татар миллэтенең аерылгысыз факторы, татар халкының әлегә кадәр сакланын калуында исламның роле биниһая зур, димәк, дин әһелләре белән тигез элемтәдә булу;
- башка милләт вәкилләрен дә шушы хәрәкәт белән хезмәттәшлек итәргә чакыру.

Әбу Сайт урнаштырды \\ тема:

Фикереңне әйт!