Дек 15
“Интертат”Бүген татар яшьләрненең “Үзебез” яңа буын хәрәкәте татарча рок музыкасы турында фикер алышу үткәрә. Казанның ТР Журналистлар берлеге бинасында әлеге хәрәкәтнең Матбугат клубы эшли башлаячак. Беренче очрашу “Татарча рок музыка: миф яки чынбарлыкмы?” дигән темага багышланачак. 16.00 сәгатьтә башланачак очрашуда рок-җырчы Илсөя Бәдретдинова белән Илфак Шиһапов һәм төрле музыка белгечләре катнашыр дип көтелә.



Соңгы фикерләр